Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Чыршы бәйрәме балаларны җыйды
18.12.2014

Чыршы бәйрәме балаларны җыйды

051-117 декабрьдә “Спартак” халык иҗаты йортында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан балалар өчен татарча Чыршы бәйрәме узды.

Бәйрәмдә Ижау шәһәре балалар бакчаларының милли төркемнәрендә, мәктәпләрдәге татар сыйныфларында укучы 150 бала катнашты. Бәйрәмнең төп кунаклары Яр Чаллы драма театры артистлары иде. Алар “Ак яфрак” дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм фойедагы чыршы янында дәвам итте. Балалар Кыш бабай белән Кар кызы әзерләгән уеннарда катнаштылар, осталыкларын күрсәттеләр. Шунысы сөенечле: нәниләр туган телдә иркен аралашалар. Аларның татар телендә шигырьләр сөйләве, җырлар башкаруы шуңа дәлил булды.
Балалар өчен татарча Чыршы бәйрәмен үткәрү күптәннән килә торган гадәт. “Республикада милли хәрәкәт башлангач, ТИҮге рәисе Мәсгуд Гаратуев җитәкчелегендә Чыршы бәйрәме “Ижмаш” мәдәният йортында зурлап үткәрелә иде. Кызганычка каршы, соңгы елларда әлеге традиция сүлпәнләнде. Бүгенге бәйрәм — бу эшне яңартуда беренче адымыбыз. Киләчәктә ерактан артистлар чакырып түгел, ә үз көчебез белән бәйрәм оештыра алачагыбызга шигебез юк”, — диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова. 55нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рәмзилә Ганиева да шул ук фикерне хуплады. “Бәйрәмгә балалар алдан ук шигырьләр ятлап, костюмнар әзерләп килсәләр, күпкә файдалырак, кызык­лырак. Тулаем алганда артистларның чыгышы, бәйрәм программасы бик ошады. Бу — татар телен өйрәнүче балаларга кызыксындыру, аларга канат өстәүгә тиң булса, икенчедән аларга зур бүләк”, — диде.
“Татарча әкият, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уеннары һәм һәр балага Кыш бабайның күчтәнәче өчен оеш­тыручыларга зур рәхмәт. Бу бәйрәм балалары әзерлек төркеменә йөрүче әти-әниләр өчен әһәмиятле. Бүгеннән соң аларда балаларын татар сыйныфына яздыру теләге тугандыр”, — дип өстәде 116нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Рәсилә Гатауллина.
Киләчәктә татарча узган Чыршы бәйрәме республиканың барлык шәһәр-авылларында яшәүче телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнүдә актив булган балаларны да җыяр, дип ышанасы килә.

Эльвира Хуҗина.