Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


2.09.2016

Чын укытучы

Соңгы вакытта сөйләм телебездә “фидакарь” сүзе бик сирәк кулланыла башлады. Күрәсең, тормышыбызда үз-үзен аямау­чы, үз эшенә чын күңелдән бирелгәннәр кимидер. Ижау шәһәре 6нчы гимназиясенең математика укытучысы, Россия Федерациясе Халык мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Хаҗия Миңнерахман кызы Хөсәенова — шул сирәк кешеләрнең берсе. Ул беренче көннән үк укытучылар коллективының, әти-әниләрнең зур хөрмәтен казанган, укучыларның яраткан укытучысы. Яңа уку елы алдыннан аның белән әңгәмә кордык.
Үзегезнең хезмәт юлыгыз белән таныштырып китегез әле.
— Алабуга дәүләт педагика институтын тәмам­лагач, 1979 елны юллама белән Саба районына билгеләнгән идем.Тик әни авыру булгач, үз авылыма кайтырга рөхсәт сорадым. Ул вакытларда авыл балалары тыныч, гади иде. Беренче елны ук балалар белән бик тиз уртак тел табып, җиңел генә эшләп киттем. Тормышка чыгып, Ижау шәһәренә килгәч, мәктәптә эшләү авыр булыр дип, җитен эшкәртү оешмасына баш инженер булып урнаштым. Беренче балабыз Илгиз тугач, бакчага юллама алу өчен, тәрбияче булып эшләдем. Тик мин мәктәпне сагына идем. Ике балабыз да мәктәпкә киткәч, 38нче мәктәпкә эш сорап килдем. Ул вакытта әлеге мәктәптә укыту эшләре буенча мөдир булып эшләгән Лилия Петровна: “Кичке 38нче мәктәпкә математика укытучысы кирәк”, — диде. Анда 4 ел эшләгәч, 6нчы гимназия ачылды. Мин бик теләп шунда эшкә киттем.
— Элекке буын һәм бүгенге буын балалары. Сезгә кайсысы белән эшләү җиңелрәк бирелде?
— Эшли башлаган елларда укучылар белән эшләү күпкә җиңелрәк иде, чөнки ул заманда әти-әниләрнең укытучыларга карата хөрмәте зур булды. Алар балаларыннан да шул хөрмәтне таләп иттеләр. Хәзер ата-аналар укытучыларга хезмәт күрсәтүче персоналлар кебек карыйлар.
Укытучының яраткан укучысы буламы?
— Мин барлык укучыларны да тигез яраттым, әмма математиканы яхшы белгән, шулай ук тырышкан укучыларны ныграк якынрак итәсең. Баланы яхшы укуы өчен генә түгел, аның кешелеклеге өчен дә яратасың бит.
— Сезнеңчә, яшь укытучылар элекке буын укытучыларыннан нык аерылып торалармы?
— Монда аерма күрмим. Мин үзем бик яхшы укытучыларда укыдым. Аларның хезмәтенә карап, укытучы һөнәренә гашыйк булдым. Үзебез дә мәктәпкә эшкә килгәч, тырышып эшләдек. Яшь укытучыларга да эш нәтиҗәсен күрсәтү өчен тырышырга кирәк. Акча заманы дисәк тә, укытучы мәктәптә акча өчен генә эшли алмый, аның өчен беренче таләп булып балаларны ярату, фәнен яхшы белү тора.
Бүгенге мәгарифтәге үзгәрешләргә, аеруча БДИга карашыгыз?
— Хәзер укытучыларның күбрәк вакыты язу-сызу белән үтә. Елдан-ел программалар, китап авторлары үзгәреп тора. Укучыларны да дәрестән соң олимпиадаларга, төрле интеллектуаль уеннарда катнаштыру өчен әзерләргә кирәк. Ә БДИга килгәндә, ул елдан-ел катлаулана бара. Математикадан имтиханны ике дәрәҗәгә бүлү яхшырак, дип уйлыйм, чөнки әлеге фән барлык укучыларга да бер төрле бирелми, югары уку йортына кергәндә дә барлык укучыларга да кирәкми. Быел база дәрәҗәсе бик җиңел булды. Гимназиянең 18 чыгарылыш укучысының берсе генә “3”легә, берсе “4”легә тапшырды. Ә калганнары барысы да “5”легә яздылар. Икенче елга математикадан имтиханны ике дәрәҗәгә аермаска, катлаулы вариантын гына калдырырга дигән сүзләр йөри. Бу кайбер укучыларга аттестатсыз калу куркынычы уята. БДИның шунысы яхшы: укучыга бер тапкыр гына имтихан тотарга кирәк. Тырышып югары баллар җыйса, югары уку йортына укырга керү өчен аңа махсус имтихан тотасы юк.
Сезнең өчен гимназия нинди уку йорты ул?
— “Гимназия” сүзе үзе үк укучыларга таләп югарырак булачакны әйтеп тора. Шуңа күрә бирегә укырга теләге зур булган укучылар киләләр. Әти-әниләре дә аларның белемле, тәртипле булулары белән кызыксынучан булалар. Хәзер оныкларыбыз үсеп килә. Без дә аларны гимназиягә бирербез дип торабыз.
Укытучының үз балаларын тәрбияләргә вакыты аз кала, диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме? Балаларны тәрбияләүдә иң үтемле алымыгыз бармы?
— Чынлыкта да, эшләгәндә балаларга вакыт аз кала. Улым Илгиз бик мөстәкыйль булды. Алай да, аның өй эшләрен тикшерергә вакыт таптым. Иң яхшы алым — баланы аңлау һәм аңлату. Эшкә өйрәтәсең икән, аңа кычкырмый гына аңлатырга кирәк. Балаларыбыз хәзер үзләре әти-әниләр. Дөрес, яшьләр үзләренчә эшләргә тырышалар, ләкин килеп чыкмаса, барыбер безнең белән киңәшләшәләр. Иң мөһиме — үзеңнең фикереңне яшьләргә көчләп такмаска, сабыр булырга кирәк. Безнең фикер безнең заманга, яшьләрнеке хәзерге заманга яраклы булуын онытырга ярамый.
Кызыгызның да, улыгызның хәләл җефетләре татар милләтеннән булганга бик сөенәсездер.
— Әлбәттә, киленебезне кызыбыз кебек, киявебезне улыбыз кебек кабул иттек. Оныкларыбыз татарча белеп үсәләр.
— Әби тәрбиясе балалар өчен бик файдалы, диләр.
— Оныклар өчен генә түгел, әби-ба­байларга да бик файдалы. Оныклар безне үзләренең энергияләре белән тулыландыралар. Яшь чакта “Эш” — дип, дөнья куып, үзебезнең балаларның үскәнен күрми дә калдык. Хәзер бала тәрбияләүнең тәмен белеп, аларны рәхәтләнеп сөеп, кыланмышларына сөенеп яшибез. Шуңа күрә алар безгә бик “тәмле” дә.

P.S. Хаҗия Миңнерахман кызы ике улымны да укытты. Икесе дә яраттылар аны, “Чын укытучы Хаҗия Хөсәенова кебек була”, — диләр иде алар. Быел математикадан имтиханның профиль дәрәҗәсенә укучыларны әзерләү укытучыга йөкләнмәсә дә, ул чыгарылыш укучыларына кул селтәмәде, киресенчә: “Мин мәктәпкә иртәнге сигезенче яртыга киләм. Сорауларыгыз булса, килегез”, — дип, ел буе чыгарылыш укучыларына түләүсез консультацияләр оештырды. Менә нинди була фидакарь укытучы!

Рилия Закирова.