Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Чын матурлык кая китте?
19.01.2017

Чын матурлык кая китте?

Ничә яшь булуына карамастан, һәр кыз бала да матур булырга тели. Без яшүсмер чакта әти-әниләр бизәнүдән тыя иделәр. “Табигый матурлыгыгызны әрәм итмәгез. Хәзердән үк бизәнсәгез, җыерчыклар да иртә чыгар”, — дип куркыта иде мине әни.
Бүгенге кызларга карап шаккатам. 12-15 яшьлек кызлар өлкәннәрдән уздырып бизәнә, битләренә кат-кат төрле кремнар, кершән, күзгә сөрмә тарталар да, күз алдында берничә яшькә картаеп куялар. Табигый матурлыкны өстен куючылар да кими бара. Керфекләр, кашлар, иреннәр, чәчләр — барысы да ясалма. Кыз бала үзенең матурлыгын яшьтән сак­ларга тиеш дип уйлыйм. Мода артыннан куам, журналдагы модельләргә охшарга тырышам дип, үз белдеклелегең белән бизәнү дөрес түгел, минемчә. Бәлки газета аша яшь кызларны бизәнү серләренә төшендерерсез?

Эльвира Хәкимова, Ижау шәһәре.

Әлеге хатка Ижау шәһәре визажистларының берсе — Илүзә Нәбиуллина җавап бирде.

Илүзә Нәбиуллина: “Кызлар һәр көнне матур булырга тиеш!”

“Мин үз эшемне бик яратам. Кызларның бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәр көнне матур булуларын телим. 2016 елның гыйнвар аенда Наталья Ихсанованың «Make-Up Studio» студиясендә профессиональ макияж ясау курсын тәмамладым. Бүгенге көндә дә төрле остаханәләргә, семинарларга йөрим. Күптән түгел генә «Viva» исемле матурлык студиясе ачтым. Күп төрле макияжлар ясыйм, кызлар өчен бизәнү буенча шәхси дәресләр үткәрәм. Киләчәктә Казан шәһәрендә бизәнү буенча белемемне күтәрергә исәп.
Матур, зәвыклы һәм дөрес итеп бизәнү — ул үзе бер сәнгать. Татар кызлары борынгыдан ук купшы киенү белән беррәттән, затлы итеп бизәнә дә белгәннәр.
1. Инде берничә сезон җиңелчә генә бизәнү мода да. Макияж ясар алдыннан бит тиресе чиста булырга тиеш. Кызлар бит тиресендәге ниндидер кимчелекләрне яшерү өчен бик күп күләмдә косметика кулланалар. Бит тиресе косметика кулланыр алдыннан дымлы булган очракта гына аңа пудра һәм тональ крем матур төшәчәк. Шуңа күрә үзеңнең сәламәтлегеңне, бит тиресен һәрвакыт тәрбияләп торырга кирәк. Һәр кешенең бит тиресе үзгә, шуңа күрә үзеңнең бит тиресенә туры килә алырдай косметика сайлый белергә кирәк.
2. Макияж ясар алдыннан иренгә бальзам сөртергә кирәк, бальзам сөрткәч, ирен йомшара һәм аңа соңыннан иннек сөртүе җайлы булачак.
3. Әгәр дә косметиканы күп куллансагыз, иң кыйбатлысы һәм сыйфатлысы да сезгә килешмәскә мөмкин. Калын итеп тональ крем сөртү киңәш ителми, чөнки бит тиресе сулый алмаячак.
4. Сөрмә акмасын өчен кремны күз, керфекләр тирәсенә сөртмәгез.
5. Кашлар матур, табигый булсын өчен щетка белән тарарга һәм аларга төссез гель сөртергә кирәк.
6. Йоклар алдыннан биттәге косметиканы юып, көне буе җыелган тузаннан, пычрактан чистартырга кирәк.
7. Һәрвакыт бизәнгәндә кулланган инструментларны, кисточкаларны чиста тотарга кирәк. Бу бит тиресен төрле микроблардан сакларга ярдәм итә.
8. Бит тиресе өчен иң яхшы табигый косметика — бакчада үскән яшелчәләр һәм җиләк-җимеш. Аларны кыш өчен туңдыргычка да куеп сак­лап була. Түтәлдәге 2-3 җиләкне, яшелчәне алып, битегезгә маска ясарга иренмәгез. Ромашка, юкә чәчәге, бака яфрагы, бөтнек төнәтмәсе белән тирегезне юасыз икән, ул сезгә рәхмәтле булачак.
9. Кызларга бит тиресен тәрбияләү, бизәнү өчен хәзерге вакытта популяр булган интернет челтәрендәге “Үзең өчен макияж” дигән курска мөрәҗә­гать итәргә кушар идем. Биредә сез бит тиресен тәрбияләү, бизәнү серләренә төшенә аласыз.
ШУНЫ ОНЫТМАГЫЗ: Хатын-кызның чиста, эчкерсез күңеле аның эчке дөньясының матурлыгын күрсәтсә, киеме белән йөзе тышкы дөньясын ачып бирә. Хатын-кызлар өчен бу аеруча мөһим. Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен гүзәллеге хатын-кыз булуда. Өсте-өстенә бизәнгән йөзләребез астында посып ятучы эчке матурлык безгә кирәк һәм кадерле. Матур булыгыз!”