Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Чын кеше булырга омтылам
9.06.2021

Чын кеше булырга омтылам

Менә ямьле җәйләр җитте. Әле кайчан гына кулыма чәчәк тотып мәктәпкә килгән идем. Инде егет булып өлгергәнне үзем дә сизми калганмын. Әйе, вакыт дигәннәре бик тиз уза икән шул. Бүген менә шул балачакка борылып карадым. Ә хәтердә матур мизгелләр уелып калынган. Иң элек апам Нарат башлангыч мәктәбенә киткәндә, аңа карап, көнләшеп калуым күз алдыма килеп бас­ты. Кечкенә чактан ук укырга яраттым. Белем иленә керергә, аның матурлыгына, байлыгына сокланырга өйрәтүче Сәрия Әнвәр кызы булды (кызганыч, безнең арада юк инде ул). Мәктәптә барысы 8 укучы идек һәм бакча балалары. Без кечкенә сабыйларга кызыклы дәресләр, концертлар оеш­тыра идек. Бераздан соң мәктәбебезгә Үтәгән авылыннан Илсур Тулбаев килде. Ул безгә укытучы да, якын дус та, иптәш тә булды. Илсур абый безне җырлап-биергә генә түгел, кул эшләренә дә өйрәтте. Спорт ярышларын истә калырлык итеп оештыра иде. Үткән чаралар турында Алия Арсланова җитәкчелегендә стена газетасына язып бардык. Әйе, мәктәбебез матур, якты, чис­та, күңелле, укырга барлык мөмкинлекләре дә бар. Чисталык сагында Рузилә апа Мусина торса, тәмле ашларны Гөлчәчәк апа Хуҗина пешерде. Ләкин еллар узу белән, үсеп буйга җиттек, 5 нче сыйныфны Девятерня мәктәбендә дәвам иттек.
Классыбызда — 1 кыз, 6 егет. Авыр чакларда да, җиңел чакларда да без бергә булдык. Олы тормышка аяк басарга ярдәм иткән Девятерня мәктәбе укытучыларына, сыйныф җитәкчесе Әлфинур Даутовага рәхмәтебез чиксез. Әлеге мәктәптә укытучылар югары белемле, дәресләрне кызыклы итеп, аңлаешлы итеп оештыралар. Бигрәк тә миңа конкурсларда катнашу ошый иде. Алия апа җитәкчелегендә төрле театрлар куеп, җиңүләр яуладык. Спорт ярышларында актив булдым. Кечкенәдән үк математика, рус теле, татар теле һәм башка фәннәрне үз иттем. Тормыш юлында ул фәннәрнең барысы да кирәкле икәнен аңлый идем. Мин ата-аналар җыелышын сөенеп көтә идем. Ни өчен дигәндә, әтиемнең укытучылардан минем турында яхшы сүзләр ишетеп кайтуы зур сөенеч иде. Инде менә 9 нчы сыйныфны тәмамладым. Моның белән генә белем алуымны туктатырмын диеп уйламыйм. Киләчәктә дә укып, чын кеше булырга сүз бирәм. Әти-әниемнең, укытучыларымның йөзенә кызыллык китермәскә тырышырмын.

Илназ Гәрәев, Девятерня авылы.