Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


31.03.2012

Чын дуслар

— Дуслык бармы икән ул?

— Бар, дустым, бар. Мине менә чын дустың, дип саный аласың, ник дигәндә, син миңа тәнкыйть күзлеге аша карамыйсың, нинди кимчелекләргә ия булсам да, барысын да ничек бар, шулай кабул итәсең. Аннан соң син бик гади кеше, борыныңны югары күтәреп, кеше күрмәс дәрәҗәгә җитеп йөрмисең, мин сине шуңа күрә үз иттем.

— Дуслык таянычы кирәк булганда, син дә миңа мөрәҗәгать итә аласың, дус. Әмма минем сиңа ялган дуслык турында сөйлисем килә. Әгәр вакытыңны юкка алам, дип уйламасаң, тыңла.

— Сөйлә әйдә, игътибар белән тыңлыйм.

— Безнең авыл бик матур дүрт тау арасында урнашкан. Исеме дә Чәркү – дүрт тау дигәнне аңлата. Табигатебез шулкадәр гүзәл ки, бездә кунак булып киткән кешеләрдән еш кына мондый сүзләр ишетергә туры килә: «Әгәр дә Җирдә җәннәт булса, ул, һичшиксез, сез торган урын булыр иде. Арагызда намаз укымаучы кешеләрнең юклыгы моңа дәлил. Аллаһыга шөкер итегез, җирдәге җәннәттә яшәгәнлегегезгә сөенеп, рәхмәтле булырга онытмагыз”. Авыл халкы күп булса да (ун меңнән артык кеше), бер-беребезне танып, тату яшибез.

Яхшы гомер итә идек. Аш пешерү бүлмәсендә шикәр комы – биш, төрле-төрле оннар – ун-унбиш капчыктан да ким тормады. Бездә көн дә бәйрәм, көн дә дуслар, кунак­лар күп иде. Кем килсә дә, шат идек, берәүгә дә кырын карамадык.

Мал-туарларыбыз шактый иде, атна саен сарык сую гадәткә кергән. Безнең сарыклар сезнең сарыклар түгел инде – ике кул белән дә күтәреп булмый. Симерсәләр, арт саннарын да тота алмыйлар – табуретка куярга туры килә.

Җәен абрикос-персик уңышларын җыеп киптергәч, Мәскәүгә, Казанга һ.б. калаларга сәүдә белән килә идек. Шулай итеп бер елны абыйны беренче дулкындагы уңыш белән Мәскәүгә озаттык. Берничә йөк машинасы товар сатып, йөз меңгә якын акча белән (совет заманында бик зур акча!) гадәттәгечә кайтып килә иде. Әмма мөселманнарга хас булмаган бер кимчелеге аркасында, ул өйгә буш кул белән кайтып керде. Абыем Душанбега иртән очасы самолётны көтеп тормаган, кичкесе белән үк Ташкентка юл тоткан. Шунда уңышлы сәүдә хөрмәтенә аракы эчкән, «иптәшләр» тапкан, аннары теле дә чишелгән. Очкычтагы үзбәкләр аның зур суммага ия булуын белгәч, бугазына пычак терәп талаганнар. Ул елны әти, миңа кәләш табып, туй ясыйсы иткән иде, ләкин мәҗлескә дигән акчаның юклыгын белгәч, өйләнмәскә булдым, бу хакта әтигә хәбәр иттем. Ул исә: «Андый хәлләр була инде, юкка кайгырма, Аллаһ ярдәм итәр», — дип юатты, бурычка кереп булса да, күрәсең, миңа һәм игез туганыма (берьюлы ике никах!) туй мәҗлесе оештырды. Халык бәйрәм итте, ә минем күңелдә никтер бәйрәм хисе юк иде, шомлы уйлар миемне бораулады…

Туйдан соң запаста торган капчык-капчык өрек-күрәгәләрне, йөзем җимешләрен һ.б.ларны машиналарга төяп, абый белән юлга кузгалдык. Өйдә ашарга бер җимеш калмады, бакчада – соң өлгерә торган сортлар гына. Юлда абый үткән юлы ничек кайтканлыгы турында сөйләде. Шатлыклы туйдан исерүе аркасында мәхрүм калуыбызны шунда гына белдем. Абый миннән гафу үтенде, аракыга битараф булмавы серен берәүгә дә сөйләмәскә кушты, «бүтән эчмәм», — дип ант итте…

Син, дустым, безне эчә торган халык, дип бәяли күрмә, чынлыкта хәрәмгә нәфрәт белән карыйбыз без. Авылыбызда берничә мәртәбә спиртлы эчемлек сату нокталары ачып маташканнар иде, шул кибетләрне һәм хуҗаларының йортларын «алтын әтәч» ялагач, сатучылар күренми. Милиция ут төртүчеләрне ачыкларга тырышса да, сер сатучы булмагач, таба алмады. Гомумән, җинаятьләр кылынмагач, милициябез дә юк иде, хәзер генә авыл уртасына ныгытма төзеп, ОМОН кертеп тутырдылар, балаларыбызны көчләп армиягә җибәрә башладылар.

Алдагы елны унсигез тулгач, мине армиягә алдылар. «Ике ел төрмәдә утырасыңмы, әллә ике ел хезмәт итәсеңме?» – дип, сайлау тәкъдим ителгәч, кулга автомат алырга мәҗбүр булдым.

— Син, Хөсәен-дус, темадан читкә китмәдеңме икән?

— Әйе, дустым, чынлап та бераз онытылып киткәнмен, гафу итәрсең инде.

Юлга чыгып китүдә тукталган идем, әйеме? Мәскәү астындагы бер калада зур супермаркет директоры белән сөйләшеп, товарларыбызны шул кибеткә тапшырырга булдык. Яхшы кибет, зур, бай: биредә дефицитның эзе дә юк. Килешенгән бәядән ике як та канәгать калды. Кибет йөкчеләре машиналарны кичке биштә бушатырга керештеләр, кояш баеганчы товарның әле яртысы да бушатылып бетмәгән иде. «Караңгы төшкәч, акчалы булырбыз да кайтыр юлга кузгалырбыз», — дип уйласак та, тиз генә китәргә насыйп итмәде Аллаһ. «Әйдәгез, егетләр, иртәгә сәгать унда кибеткә килегез, ул вакытка эш беткән булыр, шунда исәпләшербез», — дип тәкъдим ясадылар. Без киңәштек тә кунакханәдә төн уздырырга булдык.

Сөйләшенгән вакытка сөйләшенгән урынга акчаларыбызны алырга килдек, ләкин гаҗәп хәлгә тарыдык: кибеттә бер генә сату әйбере дә калмаган, өстәлләр, суыткыч ише бөтен җиһаз да каядыр юкка чыккан. Буп-буш бина эчендә картонга «Пыяла шешә кабул итү ноктасы» дип язылган игълан янында бер карчык утыра. «Кибет хуҗалары кайда?» – дип сорыйбыз. «Белмим», — ди. «Товарлар, акчалар кайда?» – дип кыза башладык. «Белмим», — ди. Ул әбине үтереп ташлардай булдык. «Син монда кайдан килеп чыктың?! Ник берни дә белмисең?! Белеп яшерәсең, кабәхат!» – дип ябырылабыз моңа. «Белмим, мине төн уртасында уятып, «Үтерәбез, йортыңа ут төртәбез!» – дип янап, шушында китереп утырттылар», — дип елады әби. «Бу карчык алдашмый», — дигән нәтиҗәгә килдек. Товарларны олактырган бәндәләрнең эзенә генә төшә алмадык.

Буш кесә белән янә авылга кайтырга туры килде. Кыен хәлдән чыгар өчен күрше-күләннән, туганнардан бурычка өрек-күрәгәләр җыйдык, булган бөтен малларны кайсысын чалып, кайсын тере килеш сатып бетердек, соңгы уңышларны да капчыкларга киптереп салдык. Авылыбызга бер чечен кешесе килгән иде. Аның зур фургонлы КамАЗы бар. Авылдашларның йөкләрен инде берничә җәй Россия калаларына җиткереп, ышаныч аклаган шофёр иде ул. Аның белән килешеп, КамАЗын товарлар белән тутырдык та Мәскәү астындагы бер шәһәргә озаттык. Аны каршылар өчен самолётта Мәскәүгә очтык.

Бер ай вакыт үтте, шофёрыбыз юк та юк. Ике, өч ай узды. «Чечен безне я алдаган, я үзен үтереп талаганнар», — дигән нәтиҗәгә килеп калдык. Шулай да «милициядән хәбәр булмасмы», дип, ярты ел көттек, ләкин нәтиҗәсез: КамАЗ эзсез югалды.

Ярты ел буе тик утырдык, дип уйлыйсыңмы? Юк! Чеченны көткән арада Краснодардан Мәскәүгә ике йөк машинасы кишер китерттек. Нәтиҗәсе буларак абый белән өстәлдә өелеп торган кәгазь акчаларны төне буе санавыбыз истә калган. Ун меңнән артык совет акчасы хуҗасы булган идек. Мин шуларның бер өлешен читкә этеп куйдым. «Монысы бурычлар кайтару өчен булыр», — дидем. Абый ризалашмады. «Бу акчага мөмкин кадәр күбрәк кишер алырбыз, йөз мең итәрбез без моны», — диде. «Абый, сәүдә гел уңышлы гына бармый, азартка биреләсең, вакытында туктый белергә кирәк», — дидем, ләкин ул үзенчә итәргә булды.

Алган кишерләребезне узган вакыттагыча ике көн эчендә сатып алучыга җиткереп булмады. Атна буена сузылган көзге эсселек, юлдагы озын-озак тикшерүләр, бөкеләр товарыбызны боткага әйләндереп харап иттеләр. Тулы бер кәрван йөкләрдән берничә капчыклык кына кишер калган иде. Аны тапшырган өчен акча шофёрларга түләргә дә җитмәде. Шулай итеп, ун мең сум акча да юкка чыкты.

Шуннан соң абыйны бөтенләй күргәнем юк. «Ленинградта очраткан идем, ләх исерек», — дигән кебек хәбәрләр генә ирешеп тора. Кишер вакыйгасыннан соң мин авыл­га кайтырга да оялдым, ә абый бурычка сабакташларыннан кемнән өч, кемнән ун капчык товар алып китәргә җөрьәт иткән. Шуннан бирле авылга кайтканы юк аның, исән икәнлеген генә белеп торабыз. Бурычларга килгәндә, алар Хәсән белән минем өскә калды, әле дә түләп бетерә алган юк. Исәп хәзерге миллионнарга китте инде, хәер, ярты миллион сум табып таратсам, авылдашлар калган бурычларны онытырга әзер. Ләкин биш йөз меңе дә безнең өчен зур акча шул әле.

Мин Мәскәүдә чагында кызым туган. Аңа инде тугыз яшь, ә мин аны юньле-башлы күргәнем дә юк. Бер кайтканда бишектә генә иде әле, икенчесендә йөгереп йөри, инде менә өченче класста укый. Кечкенә кызыма исә күчтәнәч, бүләкләр гел тәтеде. Анысы минем күз алдымда үсте, шуңадырмы, аны күбрәк яратам төсле. Аның каравы, олысы – мөстәкыйль. Миңа үпкәсе булса да, ятсынмый, барыбер “әти” ди, хәлемә керә…

— Тукта әле, дустым, янә читкә китмәдеңме икән? Чын дуслык турында сөйли башлаган идең кебек.

— Гафу ит инде, гафу ит, искә төшә дә онытылып китәм, ачуланма, дус.

Нәрсәдә тукталган идем әле?

— Кишер вакыйгасыннан соң авылга кайтмадым, оялдым, дидең.

— Әйе, кызым тууы турында сөенче алсам да, кайтырга теләк барлыкка килмәде. Дөресрәге, авылыма ашкыну хисе бар иде, әмма буш кайтырга теләмәдем.

Вак-төяк сату белән мәшгуль идем, бер ноктадан икенчесенә товар китертү белән дә шөгыльләндем. Кайда 200, кайда 400-500 сум керем була иде. Акчаларны ышанычлы бер банкка сала бардым. Шактый зур сумма җыелгач, авылга кайтып килмәкче булдым. Акчаны алырга дип, банкка кергән идем, «Оешма банкротлыкка чыкты, бер ни дә кайтара алмыйбыз, гафу итегез», — диделәр. Ярсудан нәрсә эшләсәм дә, кайда мөрәҗәгать итсәм дә, уңай нәтиҗәгә ирешә алмадым. «Әллә гаиләбез каһәрләнгән инде», — дигән уйдан озак котыла алмадым. Бүгенге көндә исә, Советлар Союзы таркалгач, Рәсәй паспорты булмаган кешеләрне кешегә дә санамыйлар, хәләл көч белән эшләп тапкан акчаны милиция дә, гаишник та, миграция хезмәте инспекторы да җәзасыз калачагын белеп, тартып алырга гына тора, инде ничә мәртәбә акчаны авылга җибәрә алмыйча калдым. Бөтен документларым да тәртиптә булуга карамастан, бер милиция полковнигы паспортымны түш кесәсенә салды да, «Кирәк булса, әйдә, минем арттан бар», — диде. Кабинетында нинди продуктлар алып килергә кирәклеген язып бирде. Аңа ияреп йөргән таяклы яшь пеләш малай: «Сезнең белән әнә ничек эш итәргә була икән», — дигән кебек карап утырды. Паспортымны кайтарыр өчен, биш йөз сумлык әйбер алып, шантаж шартын үтәргә туры килде.

Мин сиңа ялган дуслык турында сөйләмәкче идем бит әле, әйеме? Банк исәбенә салмаган соңгы табышым белән туган якка кайтып төштем. «Мин синең дустың», — дип әйтергә яратучылар сырып алды. Кем бурыч кайтарганны көтә, кем бәйрәмгә, бушлай шашлыкка өметләнә, бар да «мин баеп кайттым», дип уйлый. Буш кайтуымны белгәч, кайгыларны уртаклашучы да, юатучы да, киңәш бирүче дә булмады. «Син мине сыйлый идең, хәзер мин сине», — дип, шашлыкка чакыручы да юк иде. Дуслыкның ялган икәнлеген шунда гына ачыкладым. Күпме яшәп тә, тормышымда чын дус булмаганлыгын шунда аңладым. «Мөгаен, ул бөтенләй юктыр», — дигән нәтиҗәгә килдем. Хәер, чын дуслык шулай да бар икән ул. Чын дуслар да бар икән. Мин моңа синең мисалыңда инандым. Син чын дус икәнсең, дус. Сине минем зур бурычларым куркытмый; киңәш сорасам, ярдәмсез калдырмыйсың; кыенлык туса, хәл итәргә булышасың; намаз вакыты җитсә, искә төшерәсең; сабырлыкка өндисең; «Мөэмин мөэминнең дусты» дигән Корьән аятенә дәлил икән син. «Дуслык – ялган икән ул» дигән ялгыш нәтиҗәдән котылырга син ярдәм иттең, шуның өчен рәхмәт сиңа, дус.