Чыклы иртә эзеннән (хикәя)
Таң белән уяну кайда рәхәт? Ерак офык артыннан кызыл күмәч кебек кызарып чыккан кояш мич каршында бик тиз эрегән сары май төсле күз алдында бөтен күркәмлеге белән кайда җәелә? Йомшак хәтфәдәй чыклы чирәмгә яланаяк басу белән, һәр күзәнәккә җәйге иртәнең җиңелчә салкыны кайда үтеп керә дә, бөтен тәнне калтыратып ала? Кайда, кайда? Җавап бала чактан ук шундый таныш, шундый үз… үз һәм үзеңнеке. Авылда!
Авылда гына таңны каршы алырлык иртә торып, өй ишегеннән чыгуга чыклы келәмгә басып, синнән дә иртәрәк уянырга өлгергән тиктормас кошчыкларның колак очыңа гына кунгандай бик якын булып чут-чут, фийт-фийт дип сайрауларын ишетергә, ишегалдында әбиең күңел җылысын биреп үстергән гөл-чәчәкләргә йөзең белән иелеп кенә күкрәк тутырып хуш исне үз итәргә була.
Мин, күп дигәндә җәйнең берничә атнасын гына авылда үткәрә ала торган шәһәр кызы, моны ачыктан-ачык сизәм, тоям. Авылда яшәүче берәү моны шулай ук кабул итә микән яисә аның өчен бу мин әйтеп, аңлатып бетерә алмаслык гүзәллек – гадәти тирәлек, искитәрлек бер нәрсәсе булмаган яшәү мохите микән? Монысын мин белмим.
Менә бүгенге таңым да шушы илаһи бөтенлек, кеше һәм табигать арасында, бәлки, һәрвакытта да була алмый торган бер гармония йогынтысы астында үтә. Тубыкка кадәр төшкән аксыл җиңел шифон күлмәгемне бераз күтәрә төшеп, ишегалдын яланаяк гизәм. Әле аяк басмаган, әле чыгы кибеп өлгермәгән чирәмчекләрне сайлый-сайлый басам, аяк астына карап атлыйм да атлыйм. Кайсыгыз белә: моны шәһәр җирендә күңелне юмалап кына булса да шушындый ук рәхәтлеккә ышандырып була торган берәр нәрсәгә алмаштырып буламы? Әйе, дисезме? Зинһар, чыклы авыл таңын үзегезнеке итеп карагыз…
Иртәнге чык тиз юкка чыга шул. Бик тиз. Кояш чыдап булмас дәрәҗәдә кыздыра башлый да, өстеңдә җиңелчә күлмәк дип тормыйча, эсселек синең бөтен тәнеңне камап алып яна башлыйсың. Мин басып торган мунча ышыгына да үтеп керә башлаган әрсез кояш нурларының кыздыруына бирешмәскә теләп, өйалды баскычына таба йөгерәм. Һай! Кояшта яткан баскыч такталары да мичтәге коймак табасы кебек кызып өлгергән. Күбәләктәй бер аяк очыннан икенчесенә талпына-талпына, ярым очып, өйгә кереп китәм.
Менә кояштан кайда качып була, ләбаса! Агач өйдә. Салкынча, рәхәт!
Кечкенә өйнең бер почмагына кереп оялаган караватта һич нигә исе китмичә, җылы юрганын муенына ук китереп ябынган, озын сары чәчләрен мендәргә җәеп салып, сеңлем йоклап ята. Өйгә килеп кергән талгын җиңеллек белән мин аның янына килеп яттым. Әле ярый әби өйдә юк! Күршеләрдә. Юкса: “Җилтерәтмә баланы, йокласын! Тими бит ул сиңа! Нигә син аңа тиясең?” – дип сискәндереп кычкырып куяр иде. Эх, әби! Аның, ягъни 14 яшьлек баланың, уянуы минем килеп ятуымнанмы, әллә синең шактый ачулы каты тавышыңнан микән? Монысы бәхәсле әле. Ишетәсеңме: бәхәсле! Кызганыч, бәхәскә кереп булмый, әби, син күршеләрдә! Шаяртам ла, юктан да кызып китәргә яшүсмер түгел бит инде мин! Кызганычтыр, ләкин түгел, инде яшүсмер түгел!..
Торып, өстәл почмагында боегып утырган яшел чәйнекне чыжлатып җибәрдем. Чәйнекнең тышына ясалган матур кызыл бөрлегәннәргә карап, тәрәзә янындагы артлы урындыкта утырам. Чәйнекнең яшеллеге яшеллекмени? Тәрәзә артындагы яшел манзарага җитәме соң? Тәрәзәдән карагач, елмаясы килә. Кыш көннәрендә хатирәләр җылысында җанланган бу табигый сурәт һаман шул, тик һәр күз ташлаганда, аның яшерен, хәтта серле гүзәллекләре ныграк ачыла, күңелгә тирәнрәк уелып кала, бу сурәткә яңадан-яңа төсләр өстәлә, ул камилләшә бара.
Әнә теге әллә ни ерак түгел караңгы яшел урман кыегында башка агачлардан күпкә югарыга үрмәләгән усакны бер елны яңгырлы көндә шушылай тәрәзәдән карап торганда, яшен суккан иде. Мин шул яшен сугуны күреп калдым да икенче елны агач яфрак ярмас, корыр дип уйлап йөрдем. Шулай да бер елдан игътибар итәргә онытмадым: агачым яфрак ярган, өр-яңадан яшәргән иде.
Ә менә бу яңгырдан каралып саргайган капкалы буш йорт һаман шул килеш: аның тәрәзә алларын куе кычыткан белән биек шомырт агачы каплап киткән. Бу йортның коймаларына терәлеп үк, безнең өйнең каршысында ук утырган күрше Гөлмәрьям әбинең йорты гына үзгәреш кичергән: балалары өй түбәсен калай белән япканнар, капканың уңган зәңгәр төсе яңартылган, аңа агачтан бизәк итеп ак чәчәкләр ясалган. Капка: “Кермичә узып китмәгез, кереп чыгыгыз!” – дигән сыман киерелеп ачылган, шау чәчәккә күмелгән ишегалды күренеп тора.
Мин, кайнап чыгып, парланып гөрләп утырган яшел чәйнегемне сүндердем. Өстәлгә таба борылып, бер генә күзен ачып караган сеңлемә эндәштем:
— Тор әйдә, хөрәсәнләнеп ятма! Суга барасы бар.
Ул канәгатьсез генә нидер мыгырданды да юрганын башына каплап борылып ятты. Шаккаткыч: күпме йокларга була?!
Мич янына тезелеп куелган җирдән чинаяк белән чәй кашыгы алып килеп, яңадан тәрәзә төбенә килеп утырдым. Кечкенә чәйнектән хуш исле җәйге үләннәр, яфраклар исе аңкыткан чәй ымсындырып куйды, чинаягымның төбенә әлеге табигать төнәтмәсен, шуның өстенә кайнап чыккан чәйнегемнән чишмә суын агыздым да бер йотым ясадым. Әәһ! Күзләреңне йомып рәхәтләнерлек!
Тәрәзә артында хөкем сөргән табигый саңгырау тынлыкны бозган кискен тавышка күзләрем тәрәзәгә текәлде. Күрше егете Дамир матаен кабызган икән. Ә мин аның биредә икәнен белми дә идем… Ул да шәһәр егете! Ул да таш кала кешесе!
Дамир, матаен капка төбенә алып чыгып, һәрвакыттагыча аңарда казына башлады. Кызык: бабасыннан калган бу мотоциклга ничә ел микән, ә ел да кайтып кабызсаң, кайбер нәрсәләрен рәтләп куйсаң (кайсыларын – миңа билгесез!), өй – күл – урман, урман – күл – өй арасын ярсуың басылганчыга кадәр урарга егәре җитә әле аның! Матай үзе чыдаммы, әллә Дамир үзе рәтен беләме – берәр сере бардыр инде…
Дамирның матай тирәли әйләнүен күзәтәм, ә үземнең уйларым үткәннәрдә. Минем үткәннәрем дип сөйләрлек сүз бар микән ул? Гадәттә, 70 – 75 яшьлек әби-бабайларның “ә безнең яшьлектә…” дип башлап китүен еш ишетергә туры килә. Безнең буын өчен бу заманнар кайдадыр томан артында, инде ничәмә-ничә кат кар белән капланып, ничәмә-ничә тапкыр яшь үлән басып киткән тормыш борылышларын күзаллау да шактый кыен. Үземнең егерме еллык тормышымның узган көннәренә карата мин “минем яшьлектә” дип әйтә алмыйм алуын, шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә үзем өчен дә ят булып яңгыраган “үткәннәрем” дип кенә бәяли алам.
Үткәннәремнең мизгелләр такыясы әнә шул күрше егете Дамир, күрше кызы Алсинә, түбән оч егете Таһир… тагын әллә никадәр үземнән берничә яшькә зуррак, я кечерәк, шәһәрдән авылга кайта торган яшь-җилкенчәк белән үрелгән.
Без, ярты кыштан авылны төшебездә күреп саташа башлаган, авыл дусларыбыз хакында килеп ирешкән һәрбер яңалыкны ишетеп дулкынланып сикеренгән, табигать язга авышкач, күкрәк турысында тыпырчынган нәни йөрәгебезнең ярсуын тыеп тора алмаган, ниһаять, “усал” әбиләребезнең ай-ваена, эт итеп әрләвенә карамыйча, тулы көнне һәм ярты төнне бергә-бергә кызык табып йөргән, авылдан китмәс борын, китәр вакыт якынлашкан саен, әле аерылышмаган килеш бер-беребезне сагынган сабый-яшүсмер-яшьләр. Без шушы алты карчыклы, ташландык йортларга шактый баеган, куе кара урманның нәкъ уртасында утырган бу авылның, бер уч җиргә сыеп беткән туган туфракның җәйге юанычы, самими бер рәхәтлеге идек.
Миннән бары бер яшькә генә зуррак булган Дамирның унбишне тутырып, уналтыны куып барган чагы иде. Ул минем өчен балачак дусты да, кыска вакытлы, тик “тирән” яра калдырган, үткән-җилгә очкан мәхәббәт тә иде инде бу вакытта.
Әби-бабаларыбызның нигезләре бер-берсенең нәкъ каршысында утырганга, безгә нәни балачагыбызда ике йорт арасындагы комлыкта бик еш бергә уйнарга туры килгән икән. Бу әллә ни истә калдырырлык факт та булмас иде, тик компот савытыннан ясалган чиләкне сугышусыз бүлешә алмавыбыз нәтиҗәсендә минем нәкъ борын төбемдә чиләк тоткасы белән киселгәннән калган яра эзе урын алган… Кыз кешегә бу яраның никадәр кирәк булмаганы хакында сөйләп тору артык, ни хәл итәсең: үткән – беткән, сугышу онытылган – эзе калган.
Дамирны малай буларак таный башлавым бергә бака тотарга йөрүебез белән бәйледер, мөгаен. Әйе, бер көтү бала-чага күлгә бака тотарга йөгерә идек. Хәтеремдә: мин бер баканы тотып, әлеге дә баягы шул өстәрәк искә алынган компот савытыннан ясалган чиләгемә салып, төнгә өстен каплап калдырган идем. Иртә белән чыгып карасам, бакамнан җилләр искән! Шаккатуым истә. Дөресрәге, әле хәзер дә шаккатам: ничек чыгып качкан ул? Елмаеп куям: “Булышканнар”, — күрәсең.
Дамир бакалар тотуда беренче иде, гомумән, кәлтә, елан һәм башка җәнлекләрне дә ярата иде ул. Әйе, ярата иде. Бака тотуыбызның нияте һич тә аларны җәберләү, үтерү түгел иде бит, ә балачактан ниндидер бер кызык эзләү генә булган ул. Дамир үзе өйрәтеп тора иде:
– Баканы тоттыгызмы, әзрәк кулыгызда тотып торыгыз да, аннан яңадан җибәрегез, яшәсен! Аларны үтерергә ярамый!
Без җибәрә идек. Табигатьнең бер җан иясе белән якыннан таныша идек тә, җибәрә идек.
Тик бер елны әбинең сөйләве хәтеремдә: Дамир берничә баканы шәһәргә алып кайтып, ваннага җибәргән икән. “Вәт бака чире йоккан малай булды ул!” – дигән иде әбием. Мин ванна бакаларын күз алдыма китерәм. Кызык! Чыннан да, шулай нык ярата микән Дамир бакаларны? Яратмаса, үзе белән берничәсен алмас иде!
Бакалы балачак сагынып сөйләргә генә калган икән шул. Инде шул ундүрт-унбиш яшьлек җәебез күз алдына килеп баса. Балачакта сугышып үскән малайларның егет булып, безнең, күрше булып яши торган өч кызның, өй каршысына килеп сызгырып, кичке клубка чакырып чыгара торган чоры җиткән иде. Инде без дә үз дәрәҗәбезне белеп, ялындырып, көязләнеп кенә чыгарга өйрәнгән. Араларда гыйшык-мыйшык утлары кабынып-сүнеп кенә тора.
Дамир күз тиярлек дәрәҗәдә чибәр бер егет иде. Йөри торган кызы да бар: дустым Алсинәгә шәһәрдән кайтып йөри торган иптәше Камилә. Дамир-Камилә әле шушы җәйдә генә танышып, йөрешеп китсәләр дә, бер-берсен ничектер тулыландырып киләләр кебек тоела иде миңа: алар гел бергә, гел пыш-пыш нидер сөйләшәләр, бәхетле елмаешалар. Самими яшьлекнең самими бәхете булгандыр ул, мөгаен!
Ул җәебездә бер бик кызганыч хәл булды. Һәммәбез өчен дә кызганыч.
Кичен җыелып чыгып, күл буенда утырырга булдык. Утсыз, музыкасыз, шыр стеналардан гына торган клубта утыру туйдыра шул, күңел ачу җирләрен гел алмаштырып тора идек. Күл буена егетләр өстәл һәм утыргычлар ясап куйганнар. Черкиләр булмаса, гел рәхәт! Черкиләрдән учак булыша, учак ягабыз.
Таһир яңа елдан калган шартлаткыч-петарда алып чыккан. И рәхәтләнә теге, шуларны шартлатып. Безне куркытып, имеш, аяк астына ташлый. Без чыр-чу кычкырабыз, Таһирны тиргибез. Су буе тавышлары авылдагы әбиләрне уятадыр, мөгаен. Эх, тагын минем әби эзләп чыгар инде! Тагын эләгә инде үземә! Караңгы да төшеп өлгермәгән әле, кайтасы килми!
– Әйдәгез, бер кызык ясыйм!
Бөтенебез тынып, Дамирга карыйбыз. Хәтта янында басып торучы Камилә дә аңа сораулы караш ташлаган. Йә, ни белән шаккаттырасың, егет?
Дамир:
– Мин хәзер киләм, – диде дә күлгә таба йөгерде.
Аның артыннан Камилә, Таһир, Алсинә, тагын ике-өч егет иярделәр. Без, ике кыз һәм кичә генә шәһәрдән кайткан Айдар һәм Азат, Дамирдан әллә ни өмет итмичә генә учак янында утырып калдык. Күл буенда үле тынлык урнашкан иде.
Дамир һәм аның командасы озак көттермәде. Кулында нәни бака баласын кысып тоткан Дамир:
– Карагыз, хәзер прикол була! – дип, учак янынарак җиргә баканы куйды. Ул шундый бәләкәй, ярдәмгә, саклауга мохтаҗ булып тоелды миңа.
Дамир аңа бер петарда каптырды, аннан аңа ут төртте. Йә Аллам, бака шартлап, аның авыз тирәләре чәрдәкләнгән иде. Нәрсә булды бу? Мин сикереп торып, якынрак килеп карадым. Баканың күзләре ачык, ул исәндер кебек тоелды.
– Ул исәнме? – дип сорыйм.
– Үзеңне шартлатып карасыннар да исән бул, – дип шаркылдады бер төртмә тел егет.
Мин Дамирга күтәрелеп карадым. Аның күзләре пыяла булып каткан, алар бакага текәлгән иде.
“Мескен, кызганыч”, — дигән сүзләр кызлардан гына яңгырады сыман ул кичтә, егетләр чыннан да прикол итеп кабул итте микән?
Дамир үзенең приколын үзе аңламады бугай. Ул, беркемне дә күрергә теләмичә, кич буе урман читендәге ташландык йорт буен да утырды. Камилә әллә ничә тапкыр аның янына барып карады, ул аны борып җибәрә, үзен генә калдыруын үтенә, хәтта кызга җикеренеп кычкыра икән. Хәтта елый да икән.
Баканың мәетен кайдадыр алып ташладылар, әмма ул күз алдыннан хәзер дә китми. Табигатьне шулкадәр яраткан, бакалар белән үскән Дамир ничек шулай җиңел генә “прикол” ясап атты соң әле? Үзе аңлы рәвештә шулай эшләгән икән, нигә хәзер ялгызы утыра, газаплана, елый? Мине ул вакытта шул сораулар бимазалады.
Чәемне эчеп бетереп, мин ишегалдына чыктым, иртәнге чыклы иртәне табасым килә. Кызганыч, яшел үлән иртәнге рәхәтлекне, җиңеллекне бирми инде хәзер. Аяк киемемне киям дә капкадан Дамир белән күрешергә чыгам.
Яр Чаллы-Мәдъяр