Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Чит илдә тәҗрибә алып кайттым
6.04.2017

Чит илдә тәҗрибә алып кайттым

Казан дәүләт федераль уни­верситетының Алабуга филиалында уку дәверендә миңа Германия, Испания илләрендә стажировка үтү бәхете елмайды. Ә күптән түгел миңа Хорватия республикасында педагогик практика үтү мөмкинлеге туды. “Поликультуралы белем бирүдә инновацион технологияләр тикшерү” темасы буенча берничә ай дәвамында рус теле дәресләре алып бардым, дәрестән тыш чаралар уздырдым, укыту методикасы, дәрес эчтәлеге буенча анализ үткәрдем.
Хорватиянең Загреб шәһәренә чакыруны миңа “Рус теле һәм мәдәнияте” җәмгыяте президенты Мато Шпекуляк җибәрде. Мин әлеге җәмгыятьнең әгъзасы булып торам. Бару мөмкинлеген оештыруда Казан федераль университетының Алабуга филиалы директоры Елена Мерзон һәм Халыкара лаборатория җитәкчесе Екатерина Кудрявцева зур көч куйды. Аларга чиксез рәхмәтлемен.
Мин Тин Уевич исемендәге мәктәптә рус теле укыттым. Ике балалар группасы һәм биш өлкәннәр төркемендә рус теле дәресләрен алып бару белән бергә, Россия һәм Татарстан тарихы, мәдәнияте турында мәгълүмат бирдем. Укыткан укучыларым Россия икътисады, Владимир Путинның сәяси эшчәнлеге белән кызыксыналар. Татарстан республикасы, аның халкы турында чит ил кешеләренә, хезмәттәшләремә сөйләгәндә мин зур горурлык хисләре кичердем.
Әйтеп үтәргә кирәк, Хорватиядә миңа укучыларның укытучыга карата ихтирамлы булулары ошады. Андагы укучылар шат күңелле, ачык йөзле. Мин Хорватия халкының гореф-гадәтләре белән таныштым, музей һәм күргәзмәләрдә булдым. Загреб шәһәрендә һәркайда үзара ярдәмләшү, җылы караш, хөрмәт тойдым. Җәйгә мин дә аларны кунакка көтеп калам. Хорватиядән делегация Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә, туган авылым Тирсәдә кунакта булачак.
Шулай санаулы көннәр узып та китте. Хорватиядә булган көннәрем, аралашкан укучыларым, остазларым, яңа дусларым күңелемдә озак сакланыр. Һөнәрем буенча чит илдә алган тәҗрибәм киләчәктә олы ярдәм булачагына ышанам.

Илдания Низамбиева, Алабуга шәһәре.