Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Чит балалар булмый
4.03.2021

Чит балалар булмый

Балачакта кечкенә мамонт турындагы мультфильмны карарга, аның: “Әнием ишетсен, әнием килсен! Мине эзләп, зур юллар, диңгезләр кичсен. Тиеш түгел лә балалар югалырга, тиеш балалар әниле булырга”, — дип, өзгәләнеп җырлаганын тыңларга шундый ярата идем. Тик ул чагында аның мәгънәсен генә аңлап җиткермәгәнмен. Хәзер дә бу җырны яратам, тик күңел генә тула. Әлеге мультфильмны юкка гына исемә төшермәдем. Ятимлек ачысын татыган балаларны үзенең җылы кочагына сыендырган ике татар гаиләсе белән танышып кайттым. Бу гаиләләрнең башлыклары үзләренең исем-фамилияләрен бөтен республикага яңгыратасылары килмәүләрен әйттеләр. Шуңа күрә мин аларга үзләренең дә, тәрбиягә алган кыз-улларының да исемнәрен үзгәртергә вәгъдә бирдем.

Әни булып эшләү җиңел түгел

Розалия Әхмәтовалар өенең ишеген шакыганда, иртәнге ун гына иде. Якты, матур өй балалар тавышы белән гөрләп тора. Розалия берничә бала белән өй җыештыра. Бермәлгә үземне балалар бакчасына эләккән кебек хис иттем. Балалар шәңгәләр, торт белән чәй эчкәч, әниләрен кочак­лап, рәхмәт әйт­теләр. Мөмкин­лектән файдаланып, мин дә балалар белән аралаштым. “Безгә монда рәхәт”, – диделәр алар бер­тавыштан. Ике бала, бик матур итеп киенеп, мәктәпкә кит­теләр. Өй эче бераз тынычлангач, хуҗабикә белән сөйләшергә дә чират җитте. Аның үзенең бер улы гына икән. Шул бала янына тагын 9 ятим баланы сыендырган.

“40 яшем тулгач, ай ярымлык кыз баланы алдым. Илмира кызым минем фамилиямне йөртә. Аның туу таныклыгында әти графасында да, әни графасында да сызык кына тора иде. Әйтерсең ул пробиркадан гына туган бала. Илмираның әнисе авырлы булганда, табибларда исәптә тормаган. Бала тудыру йортына да документсыз гына кергән. Шундый җавапсыз караганга, бу хатынны табып, туздырасы килгән чакларым була иде.

Декабрьдә опекадан шалты­ратып, өч бертуган баланы тәкъ­дим иттеләр. Алар ярты ел балалар йортында яшәгәннәр. Әти­ләре ташлап чыгып киткәч, әниләре кайгыдан эчүгә сабышкан. Күршеләре, полициягә шалтыратып, хәбәр иткәннәр һәм әниләре ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Безгә килгәндә, иң олысы Илүзәгә 13 яшь иде. Хәзер ул тормышка чыгып, үзе бала үстерә, гаиләсе белән безгә кунакка килеп йөриләр. Сеңелесе дә, энесе дә минем тәрбиядә. Мин балалыкка алганда, кечкенәсе бер-ике сүз генә әйтә иде. Бервакыт миңа: “Әни, син нигә мине шулай озак алмыйча тордың?” – дип әйтеп, елатты. Бу балалар барысы да уң­ганнар, булганнар, тыңлаучан, эшкушканны көтеп тормыйлар.

Ә Еленаны тәрбиягә алганда, тугыз яшь иде. Әти-әнисе үлгәч, аны тугыз яшенә кадәр туганнары тәрбияләгән. Бала белән идарә итә алмый башлагач, балалар йортына тапшырганнар. “Туганнарның кухня ишегендә йозак тора иде”, — дип сөйли ул. Шуңадыр инде хәзер дә тамагы туйса да, нәрсәдер урлашып ашау гадәте бар. Елена ярты ел гына балалар йортында яшәгән, әмма шушы ярты ел эчендә зур кызлардан “әйбәт” дә­ресләр алып, бозык юлга баса башлаган. Ул кеше сумкасыннан рөхсәтсез әйбер алырга мөмкин, әләкләшергә ярата.

Наилә дә балалар йортында яшәргә өлгергән. Ул балалар йортын гел авыр хисләр белән генә искә ала. Аңа алып килгән бананнарны тәрбиячеләрнең ашап бетерүләрен, атна саен кы­­зу мунчада тотуларын хәзер дә рәнҗеп искә ала. Наилә Яңа елда һәрвакыт: “Минем үземнең әнием булсын иде”, — дип тели торган булган. Шуңа күрәдер гаиләдә яшәвенә бик сөенә.
Ә Максимның әнисе үлгән. Алар өч бала калганнар. Икесен туганнары алган, ә Максимны бер гаилә дүрт яшеннән алып сигез яшенә кадәр тәрбияләгәч, баш тартканнар. Максим туганнары белән хәзер дә аралашып тора. Әбисе еш кына күрешергә килә. Берәр гаепле эш эшләсә: “Әни, мине гафу ит”, — дип ялвара башлый. Максимның яңадан балалар йортына кайтасы килми.
Аннаның әнисе фәхишә булган, наркотиклар саткан. “Безнең өйнең тәрәзәсе дә, уты да юк иде”, — дип, күңелендә калганнарын сөйли. Мунчада юынуны белми иде. Мунчага баргач, акырып елады, ә хәзер киресенчә мунча ярата.
Тагын бер инвалид бала аласым килә, аннан нокта куям. Без­нең балалар барысын да эшли беләләр. Дөрес, мәктәптә “4”- “5”­ле­ләргә генә укымыйлар. Иң мө­һиме“, 2”леләре юк. Минем төп максатым — аларны эшкә, кешеләр белән аралашырга өйрәтү. Олы тормыш юлында үзләрен тапсыннар. Ел саен бергәләп җылы якта ял итәбез. Мин — балалар өчен 18 яшьләре тулганчы җаваплы кеше. Иң курыкканым — урам йогынтысына бирелүләре. Шуңа күрә иптәшләрен өйгә чакырам. Күз алдында булгач, күңелем тыныч”, — диде.

Төннәр буе  йоклый алмыйм

Рәзилә һәм Камил Гарифуллиннар гаиләсе үзләренең балалары булмаганга, ике ятим баланы сыендырганнар. Олы уллары инде техникумда белем ала. Ә кызлары Алия 2 нче сыйныфта укый.
“18 ел безнең балабыз булмады. Ирем командировкалы эштә иде. “Нишлисең?” – дип шал­ты­рат­са, “Миңа күңелсез”, – дип елый идем. Уйлаштык та, Ленин районының балигъ булмаган балалар белән эшләүче опека һәм попечительлек бүлегенә барып, гариза яздык. Ярты ел эчендә безгә шалтыраттылар. Ул баланың әтисе юк, әнисе хокукыннан мәхрүм ителгән. Барып карадык. Бала без­гә бик ошады. Аңа җиде яшь иде. Беренче көнне үк “мама”, “папа”, — дип эндәшә башлады. ”Син эчмә, эчкән кешедән балаларны алып китәләр”, – дип, мине гел ки­сә­­теп тора иде. Югыйсә, эчмим мин, күрәсең, әнисенең, соңыннан опекунлыкка алган әти-әнисенең эчүләре баланың күңеленә тиеп калган. Яшь ярымда аны бер гаилә үзенә сыендырган булган, алар да эчүгә сабышканнар. Баланы кыерсыта, кыйный башлаганнар, шуңа күрә аны бу гаиләдән дә алганнар. Шул чагында безгә тәкъдим иттеләр. Бала белән бер дә шө­гыль­ләнмәгәннәр. Аннан елый-елый хәрефләр өйрәнә башладык. Мәктәптә укыганда, тәртип бозган чаклары да булды. Мәктәптән соңа­рып та кайтты, тәмәке дә тартып карады. Мәктәптә: “Бомж, кайдан килсәң, шунда кит”, “Подкидыш», — дип әйтеп тә улыбызны кимсетүчеләр булды. Классларында бер малай улым белән кул биреп күрешми иде. Бергә туры килсәләр, җирәнеп, яныннан “Фу”, – дигән булып китә торган булган. Улыбызның бу кимсетүләргә түземлеге беткәч, ул малайны кый­нап, умрау сөяген сындырды. Шул чагында ул малайның әнисе миңа шалтыратып: ”50 мең сум акча бирсәгез, гариза язып тормыйбыз”, – диде. Әмма мәктәп коллективы безне яклап чыкты. Шунда ярты гомерем кыскарды, әле ярый исән-имин генә узды бу хәл. Улыбыз буй җитте. Татарча аңлый, әмма сөйләшми.

Ә менә кызыбыз Алияне 5 яшьлек чагыннан ук алгач, аны тәрбияләүдә проблемалар тумады. Әмма аның җиде айлык сеңелесе бар иде. Яшем иллегә якынлашкач, кечкенә баланы алырга курыктым. “Икенче гаилә тапканчы бу балаларны тәрбияләп торыгыз”, — дип безгә бирделәр. Яңа гаилә тапкач, аларның икесен дә алып киттеләр. Тик Алия яңа гаиләгә ияләшә алмаган. “Әтигә, әнигә кайтарыгыз”, – дип, бик каты елагач, аны үзебезгә алдык, ә сеңелесе теге гаиләдә калды. Бер атна гел башын иеп утырды. Шул чакларында аны кызганып, йөрәгемнән кан тама иде. Кайнар ризык ашый белми иде. Башта ипи генә ашады. Әниләре эчеп утырганда, балаларга ипи бирә торган булганнар. Балалар бакчасында озын-озын татарча шигырьләр ятларга бирә иделәр. Һәрвакыт әкиятләр укыдым. Хәзер мәктәптә “5”ле билгеләренә генә укый. Ул сеңелесе барлыгын белә, тик безгә сеңелесен күрергә те­ләвен әйтми. Минем аларны аралаштырып үстерәсем килә. Опекага барып, сорап караган идем, адресын әйтмиләр. Алиянең әтисе дә, әнисе дә яхшы кешеләр булганнар. Соңыннан эчүгә сабышканнар. Әтиләре асылынып үлгән. Әнисе исән, хәзер дә эчә. “Кызларымны барыбер табам”, – дип әйтә икән. Егерме яшьлек улы бар. Улы да наркоман.

Боларның барысын да уйлыйм да, төннәр буе елап чыгам. “Әти-әниләре юлыннан китмәсләрме? — дигән сорау да борчый”, – дип сөй­ләде Рәзилә. Әңгәмәбез түгәрәк­ләнеп килгәндә, бүлмәгә матур итеп киенгән, чәчләрен үргән Алия чыкты. Тыйнак, сөйкемле кыз бала. Татарча яхшы белгәч, сорауларымны да татарча гына бирдем. Алия татарча шигырьләр ятларга ярата икән. Иптәш кызы да татар милләтеннән. “Бәхете булган бу сабыйның. Эчкече әти-әни белән үссә, бу тәрбияне күрмәгән булыр иде”, – дип уйлап куйдым.

Йомгаклау сүзе

Ижау шәһәренең Ленин районында 2020 елда 38 ятим баланы уллыкка алганнар, әмма шуларның икесен яңадан балалар йортына кайтарганнар. Бу мәгълүматны Ижау шәһәре Ленин районының балигъ булмаган балалар белән эшләүче опека һәм попечительлек буенча бүлек җитәкчесе Елена Усатых бирде. “Ленин районында ел саен якынча 50 бала ятим кала. Әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән гаиләләр арасында татарлар бик сирәк очрый. Ятим калган балаларны әбиләренә, туганнарына уллыкка алырга тәкъдим итәбез. 10% кына балалар чит гаиләләрдә тәрбияләнә”, — диде.
Соңгы вакытта ятим калган балаларны гаиләгә урнаштырырга тырышалар. Розалия Әхмәтова да әни булып эшли. Тик мондый гаиләләр турында сүз чыкса: “Акча өчен алалар”, — дигән җаваплар ишетәсең. “Нигә сез дә баер идегез, ятимнәрне уллыкка алыгыз”, — дип җавап биргән чак­ларым була. Чөнки ятимнәрне һәркем дә үз канаты астына сыендыра алмый. Бу адымны ясау өчен бик олы йөрәкле, тәвәккәл булырга кирәк шул. Әхмәтовлар һәм Гарифуллиннар — нәкъ шундый олы йөрәкле, игелекле мил­ләттәшләребез. Ятим­нәрне тәр­бияләгәндә, авырлык­лар килеп чыкса да, бер баланы да кире балалар йортына кайтармаганнар. Безнең халык сабыр шул.

Рилия Закирова.