Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Чисталыкка омтылыйк!
28.04.2022

Чисталыкка омтылыйк!

Яз — табигатьнең уянган мәле. Кар эреп бетү белән беренче чәчәкләр генә түгел, кыш дәвамында ташланган, көздән калган чүп тә чыга.

Ижауда санитар чистарту һәм төзек­ләндерү буенча язгы айлык дәвам итә. Соңгы ун көн эчендә генә 300дән артык өмә оештырылган. Барлыгы 736 куб метр чүп җыелып, 6 законсыз чүплек юк ителгән. Эшләрнең күбесе узган ялларда булган өмәләр вакытында башкарылган.
Ленин районында да 7 мәйданчыкта территорияләрне чистарту буенча эш алып барылды. “Аеруча скверларга күп игътибар бирелде. Мәсәлән, Коралчы Драгунов исемендәге скверда икенче ел рәттән “Чис­та уеннар” проекты тормышка ашырыла. Быел уеннарда катнашырга 30дан артык команда (ә бу 300дән артык кеше) теләк белдерде. Алар чүпне аерып җыюда көч сынаш­тылар. Иң күп чүп җыючы команда җиңүче дип игълан ителде. Уен барышында 150дән артык капчык чүп чыгарылды», – диде Ленин районы башлыгы Рамил Гайнуллин. «Шулай ук өмәләр вакытында экомәйданчыклар оеш­тырылды. Әлеге мәйданчыкларда нинди чүпнең кайда, ничек, күпме вакыт эчендә эшкәртелүе турында аңлаттылар. Без урам комитеты башлык­лары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Кемнәр зурлап өмә уздырырга телиләр, аларга капчыклар, пакетлар белән ярдәм итәргә тырышабыз. Чүпне җыю урынын билгелибез», – диде район башлыгы.
Бүгенге көндә Ленин районында чүп җыю өчен контейнерлы 67 мәйданчык бар. Быел тагын шундый 11 мәйданчык булдыру күз алдында тотыла.

Шәһәрне генераль җыештыру эшләре 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Өмәләрдә катнашу һәм оештыру буенча барлык мәгълүматны район хакимиятләреннән алырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефоннар:
41-44-20 – Ленин районы, 41-45-46 – Первомай районы, 41-43-77 – Октябрь районы, 41-44-77 – Устинов районы, 41-43-50 – Индустриаль район.