Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Чиратлар, чиратлар…
28.06.2017

Чиратлар, чиратлар…

Ижауның 7ая Подлесная, 100 адресы буенча урнашкан «Энергосбыт» оешмасы бүлегендә кайчан карама урамга кадәр сузыл­ган чират булганын күрәм. Ленин урамы, 27 йортта урнашкан бүлекчәдә дә шундый ук хәл. Кешеләр түләү квитанцияләре белән бәйле сорауларын хәл итү, тотылган ут, су күрсәткечләрен бирү өчен 3, хәтта 5 сәгать чират торырга мәҗбүр булалар.
Күптән түгел «Энергосбыт» оешмасының Ленин урамындагы бүлегендә булдым.
“Сәгать алтыдан башлап би­редә утырам. Шунсыз үз чи­ратыңны көтеп алырлык түгел”, — ди бер абзый. Өлкән яшь­тә, үзе таяк белән. Чиратта торучыларның күпчелеге өлкән буын вәкилләре. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки яшьләр күрсәткечләрне, түләүләрне Интернет челтәре аша башкара бит. Тормышта күп нәрсә Интернет аша хәл ителгәч, әби-бабаларыбыз күп нәрсәдән мәхрүм булып калды. Шуңа да, гади генә бер мәсьәләне хәл итү өчен дә аларга тынчу бүлмәләрдә көннәр буена чиратта торырга туры килә. Ярый әле утырырга урын булса, көннәр буе таякка таянып басып торырга мәҗбүр алар. “Нигә мондый хәл? Кабул итү шулай сузылгангамы? Әллә халык күп булгангамы? Мөрәҗәгать итүчеләрнең күплеге нәрсә белән бәйле?” Шушы сораулар белән белешмә биреп торучы хезмәткәргә мөрәҗәгать итмәкче идем. Андый кешене эзләп-эзләп тә таба алмагач, тәрәзә аша халыкка хезмәт күрсәтүче белгечләргә мөрәҗәгать итмәкче булдым. Килеп басуыма, чиратта утыручылар ике яклап кычкыра башладылар. “Без кайчаннан бирле монда торабыз, нигә чиратсыз керәсез?!” Яхшы чакта китү ягын карадым. Кемгә мөрәҗәгать итәргә дип, як-ягыма караганда, күзем “Охрана” дигән язулы форма кигән тәртип саклаучы ир-атка төште. Ул нишләптер бүген консультант ролен башкара. Мин редакциядән булуымны, үземне кызыксындырган сорауларга җавап эзләвемне белдергәч, сагаеп калды. “Аның өчен консультантлар бар,” — диде ул битараф кына. “Тик мин аларның берсен дә күрмим,” — дип әрсезләнүемне дәвам иткәч, хезмәткәрләр бүлмәсенә кереп китте. Озакламый ике хезмәткәр пәйда булды. Аларны күргәч, чират көтеп утыручылар бераз җанланып киттеләр һәм уратып алдылар.
Ә консультация бирүче ханым минем сорауларны ишеткәч, “Җавапны җитәкче генә бирергә тиеш. Моның өчен алдан язылырга кирәк”, — диде .
Чиратта торучылардан сорашып белүемчә, күпчелек мөрәҗәгать итүчеләр түләү квитанцияләрендәге хакларның дөреслеген тикшертү, өстәмә түләүләрнең нилектән килеп чыгуын ачыклау максатыннан килгәннәр. Агымдагы март, апрель айларында дөрес булмаган түләү квитанцияләре җибәрелү халыкта ышанмаучылык, шик уяткан, күрәсең.
Бу хакта апрель аенда Удмуртия дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Марат Исмәгыйлев журналистлар алдында бер чыгышында ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр җылылык, ОДН, коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләре дөрес булмауга зарланып, 1600 ке­шенең мөрәҗәгать иткәне турында әйт­кән иде. “Бу оешмалар түләү кәгазьләрен халыкка җибәргәнче, үзләре кат-кат тикшерергә тиеш. Ижауда ситуация яхшы түгел, аны кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Мондый хәл ике ай дәвамында кабатлана. Өченче тапкыр инде кабатланырга тиеш түгел. Бу эш өчен тиешле оешмалар үз җәзасын алачак” , — дигән иде ул.
Бу хакта тулырак белү өчен торак-коммуналь хуҗалык хез­мәтен кулланучыларның иҗти­магый оешмасы белгече Тимур Әхмәтвәлиевкә мәрәҗәгать иттем. Ул дөрес булмаган кви­танцияләрнең нилектән килеп чыгуын аңлатып: “Халыкның башын бихисап түләү кәгазьләре белән бутамас өчен, яңа ел башыннан бердәм түләү кәгазенә күчмәкче булдылар. Тик ул күчеш вакытында буталчык­лар килеп чыгып, күрсәткечләр һәм бәяләр ялгыш языл­ган квитанцияләр җибәрелгән. Июнь азагына кадәр ялгышларны төзәтергә дигән максат белән эшли әлеге оешмалар. Дөрес булмаган очраклар һаман да күзәтелә. Әгәр алга таба да мондый хәл дәвам итсә, яңадан элекке түләү ысулына күчәргә кирәк булыр, бәлки”, — диде.
Тик көннәр буена чиратта торучы халык борчу уята. Күрсәтелгән вакытка санаулы көннәр калды. Ә сораулар бихисап. Түләү квитанцияләре бе­лән буталчыклар килеп чыкмасын өчен, коммуналь хезмәт өчен күрсәткечләрне вакытында бирергә һәм түләргә киңәш итә белгечләр.
Ленин районында яшәү­челәр игътибарына: Гагарин урамы, 5А адресы буенча “Энергосбыт”ның яңа бүлекчәсе эшли. Эш вакыты: дүшәмбе — җомга: 9.15 — 18.00 сәг., тәнәфес: 13.00-14.00 сәг. Һәр айның 25е эш көне түгел.

Элмира Нигъмәтҗан.