Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Чиләбедә “Татар кызы — 2015” сайланды
22.10.2015

Чиләбедә “Татар кызы — 2015” сайланды

16 октябрь көнне Чиләбедә Россиянең иң чибәр татар кызын сайладылар. Бу көнне: Чиләбе, Төмән, Томск, Түбән Новгород, Ульяновск, Кемер өлкәләреннән, Удмуртия, Татарстан, Башкортстан, Марий-Эл республикаларыннан һәм Пермь краеннан — барлыгы 11 кыз “Татар кызы — 2015” исемен яулау өчен көч сынаштылар. “Татар кызы-2015” бәйгесе бу форматта беренче мәртәбә үткәрелде. Моңа кадәр ул Чиләбедә Көньяк Уралдагы төбәкара конкурс буларак уздырылып килгән. Быел ул федераль статуска ия булды. Бәйгенең төп максаты — татар кызларының чибәрлеген таныту белән бергә аларның күркәм сыйфатларын: тыйнаклык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү.
15 сентябрьдә әлеге бәйгегә Казанда старт бирелде. Бирегә Россия төбәкләрендә узган бәйгеләрдә җиңү яулаган кызлар җыелып, финалга узу өчен көч сынаштылар. Удмуртия Республикасы татарла­рының данын Пирогово кызы Алисә Әхмәтҗанова яклады. Алисә — булачак психолог, вокал буенча сәләтле педагог. Буш вакытларын халык җырларын җырлауга һәм балаларны өйрәтүгә багышлый. Казанда узган сайлап алулар турында Алисә безгә бик тәфсилләп сөйләде.
“Беренче көнне Казан буйлап сәяхәттә йөрдек, тарих белән якыннан таныштык, Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйдык, Кол Шәриф мәчетендә булдык. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров һәм бәйгене федераль дәрәҗәгә чыгару идеясе авторы — Чиләбе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова белән очраштык. Икенче көнне сынаулар башланды. Иске татар бистәсенә сәяхәттән башланган көнебез “Туган авыл” ресторанында аш-су әзерләү бәйгесе белән дәвам итте. Без токмач җәеп, кисү осталыгыбызны күрсәттек. Көннең икенче яртысында Бауман урамына “Интервью” дип аталган сынауга юл тоттык. Үтеп баручыларга сораулар биреп, үзебезне журналист ролендә күрсәттек. Сынауларның өченче көне Болгарда булды. Кызыклы сәяхәттән соң татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый хәрәкәте рәисе Кадрия Идрисова безгә чигү бәйгесе уздырды. Элек-электән әбиләребез бик матур итеп чигә белгәннәр. Шуңа күрә дә бу сәләтебезне тикшерүгә оештыручылар бик җитди карадылар. Аннан тәлинкәгә бизәкләп язу техникасы белән таныштык. Кайбер кызлар бу төр кул эше белән таныш булса, кайберәүләр беренче тапкыр башкарды. Казанда узган сайлап алу бәйгесенең ябылу өлеше “Корстон” күңел ачу үзәгендә тәмамланды. Без анда яшь дизайнер Мира Рәхмәтнең “Татарча casual” заманча милли киемнәренең яңа коллекциясен тамашачыга тәкъдим иттек. Шулай бик күңелле, шул ук вакытта җитди һәм эшлекле узды өч көнебез. Кайтып, Чиләбедә узачак финалга әзерләнү көтә иде”, — ди Алисә Әхмәтҗанова.
Ә Чиләбедә кызлар 8-16 октябрь көннәрендә булдылар. Әлеге әзерлек көннәре турында да Алисә бик кызыклы итеп сөйләде: “Беренче көнне Чиләбенең татар конгрессы рәисе Лена Колесникова, Чиләбе өлкәсенең татар яшьләре берлеге белән очраштык. Икенче көнне туган якны өйрәнү музеена бардык. Анда без Чиләбе тарихы белән таныштык, тарихи урамнарда йөреп, төбәкнең танылган урыннарын күрдек. Бер кичтә “Трактор” боз аренасында “Рижское Динамо-Трактор” хоккей матчында чакырылган кунаклар булдык”. Татар кызларының хоккейда булулары бер дә сәер түгел, чөнки Көньяк Уралда спорт төре буларак хоккейга зур игътибар бирелә. “Калган көннәребез иртәдән кичкә кадәр финалга әзерләнеп узды. Татарстан Республикасының халык артисткасы Ләйсән Хаметова бию серләренә өйрәтсә, Татарстанның атказанган артисты Дамир Сафин мода күрсәтү (дефиле) үзенчәлекләрен аңлатты. Финалда без шушы әзерләнгән номерларны күрсәттек”, — ди Алисә.
Чиләбедә “Трактор” боз аренасында бәйгенең финал өлеше залга 7 мең тамашачы җыйса, телевидение аша искиткеч матур шоуны миллионлаган кеше карады. Ижаудан Алисә өчен җан атып торыр өчен аның тормыш иптәше Илзат, узган ел Мәскәүдә “Татар кызы-2014” бәйгесендә катнашкан Регина Хаҗиева һәм Интернет-журнал редакторы Мария Созыкина бардылар. Кайту белән алар хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. “Чиләбедә узган бу бәйге Мәскәүдә узганыннан бик аерыла. Монда оештыручылар бик тырышканнар, иганәчеләр күп, бүләкләр зур. Финалның үзендә Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Ренат Ибраһимов, Саидә Мөхәммәтҗанова, “Голос” тап­шыруында катнашкан Эльмира Кәли­муллиналарның чыгыш ясаулары аңа тагын да зуррак дәрәҗә өсти. Миңа бу шоу бик ошады, безнең Алисә шундый матур итеп биеде, милли киемнәр белән дефиле ясаганда да аның нәфислегенә сокланып утырдык. 3 сәгать дәвам иткән тамаша бер мизгелдә узып китте. Нәтиҗәләрне әйтер вакытны бик дулкынланып көттек. “Татар кызы -2015” исеменә Пермь кызы Алинә Аптукова лаек булды. Ул иң зур бүләк — “Лада Гранта” машинасына ия булды. Калган кызларның һәрберсе сәләтләре буенча төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Безнең Алисәгә “Сандугач” номинациясе бирелде. Аның сәләте тиешенчә бәяләнүе өчен без бик сөендек”, — дип сөйләде Регина.
Алисә шундый зур масштабтагы россиякүләм матурлык һәм талантлар бәйгесендә катнашырга ничек батырчылык иткән? Бу сорауны турыдан-туры үзенә бирдем. “Башта бәйгедә катнашыргамы, юкмы дип озак уйландым. Кечкенә кызымны озак вакытка калдырып китәргә кирәк иде. Туганнарым, якыннарым, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе ярдәм итәсен белгәч, мин ризалаштым һәм һич кенә дә үкенмим. Бу көннәр минем өчен чын бәйрәмгә әверелде. Башка төбәкләрдән дуслар таптым, халкым турында тагын да күбрәк мәгълүмат белдем, бихисап тарихи урыннарны беренче тапкыр күрдем. Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән эшләү бәяләнмәс тәҗрибә бирде. Гомумән, бу көннәрне мин беркайчан да онытмаячакмын. Бу вакыйга минем тормышка иң сихри, әкияти мизгел булып кереп калачак. Шунысын да билгеләп үтмичә булмый: бәйгенең иганәчеләре һәр кызга зур-зур бүләкләр әзерләгәннәр. Мин өйгә 5 кәрзин бүләк белән кайттым. Алар арасында косметика, парфюмерия һәм башка бик күп кирәкле бүләкләр бар. Ә иң кадерлесе — “Сандугач” номинациясе өчен алтын алкалар”, — дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Алисә. Әлеге бәйгегә әзерләнү һәм катнашу өчен мөмкинлек тудырган эшмәкәрләр Фәрид Вәлитовка, Равил Шәрәфиевкә, Радик Гыйльмановка, Мәхмуд Артыховка, Альберт Дәүләтшинга, Удмуртия татарларының милли-мәдәни ав­то­номиясенә зур рәхмәт белдерә ул.

Гүзәл Шакирова.