Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Чиккән кулъяулык
2.02.2017

Чиккән кулъяулык

Гаязның туган авылы Әхмәр табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Аның кура җиләкле, шомыртлы, чикләвекле кара урманнары, үтеп чыккысыз әрәмәләре, “Балагач” болыннары белән һәркемне үзенә җәлеп итә. Балалар авылда башлангыч белем алалар да, өч чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылда — Яңа Корычта җидееллык мәктәпне тәмамлыйлар. Укуны тагын да дәвам итәргә теләгән укучылар Әхмәрдән сигез чакрым урнашкан Иске Корыч авылында көн дә җәяү йөреп, урта мәктәптә белем алалар.
Гаяз, Иске Корыч авылында унъеллык мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, күрше Яңа Корыч авылында клуб мөдире булып эшли башлый. Аның карамагында китапханә дә бар. Ул чорда авылда күп халык яши, ишле гаиләләр саны да җитәрлек буаы. Авылларда халыкның үз аңын үстерү, милли агарту эшләренә зур игътибар бирелгән вакыт.
Гаяз үзенең беренче мәхәббәтен шушы Яңа Корыч авылына эшкә дип килгәч очрата. Түгәрәк йөзле, коңгырт чәчле, озын толымлы, шомырттай кара күзле, озын керфекле мөлаем Рәмидә егетнең күңелен бер күрүдә үк биләп ала. Яратмаслык та түгел шул. Үзе матур, үзе уңган. Рәмидә бик оста итеп чигү чигә. Сайлаулар вакытында аның кул эшләре белән тавыш бирә торган бүлмәләрне бизиләр.
Бер очрашуда Рәмидә чиккән кулъяулыгын егеткә бүләк итә. Анда чәчәкләрдән — йөрәк, ә уртасында пар күгәрчен чигелгән. Ул заманда егеткә чиккән кулъяулык бүләк итү иң кадерле бүләк булып санала. Гаязга бүләк бик ошый. Аның йөрәге шашып тибә, сөйгән яры белән гел бергә булу теләге белән янып яши. Гаяз кызның бүләген күкрәк кесәсендә генә саклый. Сөйгәне белән озак күрешми торса, кесәсеннән чиккән кулъяулыгын алып, битләренә куя, үбеп ала.
Шулай егет күңелен тынычландыра, күзләрендә өмет чаткылары балкып китә. Озакламый алар тагын очрашырлар…
Яңа Корыч авылы халкы да Гаязны бик якын күрә. Ачык йөзле, олы зәңгәр күзле, озын буйлы Фатыйма әнисенә охшап йомшак күңелле, игътибарлы, җырга-моңга оста егет авыл кешеләренең хөрмәтен яулый. Көн саен клубта төрле чаралар уздыра Гаяз: кино күрсәтә, спектакль куярга рольләр ятлыйлар, концерт номерларын өйрәнәләр.
Өчлене дә, сигезлене дә һәм башка төр биюләр башкаралар. Заманча әйткәндә, дискотека була инде. Авыл халкы клубка йөрергә бик ярата, өлкәннәр һәм бала-чагалар эскәмиягә тезелеп карап утыралар, ә яшьләр чабата яисә кәлүш табанын, кышын пима олтаннарын тишкәнче очып-очып бииләр.
Биредә Гаяз Гафуан исемле егет белән дуслаша. Аның әти-әнисе Хәйдәр абый белән Мәликә апа Гаязны үз уллары кебек якын күрәләр. Аның эштән кайтуына җиз самавырын кайнатып, тары ярмасы белән кабактан пешергән ботканы җылы көенә торсын дип, әле суынып та өлгермәгән мич эченә куялар. Егетләр клубтан соң кайталар, еш кына ашап та тормыйлар, сөт кенә эчәләр дә, аяк очларына гына басып, мич артына сәндерәгә менеп йокларга яталар.
Хәйдәр абый тирә-якка танылган көянтәче. Ул оста итеп көянтәләр ясый. Аның өчен әрәмәдән яшь карама агачын кисеп алып кайта, аны җылы мунчада казанда кайнап торган суга сала. Бераз тотканнан соң, бау белән тарттырып агачны бөгә, шул хәлендә аны киптерә. Инде агач тиешле формасын алгач, аңа чиләкләр эләргә дип элгечләр беркетә, аннан соң көянтәгә матур итеп милли рәсемнәр, бизәкләр төшерә. Берничә көянтәсен күтәреп, ял көнне район үзәгенә Бакалы базарына бара ул. “Ә” дигәнче аның көянтәләрен алып та бетерәләр. Базардан ул муенына зур баранкалар бәйләме асып, Мәликәсенә күчтәнәчкә фил төшкән эре яфраклы кара һинд чәен һәм балаларына бүләкләр, күчтәнәчләр алып, бик канәгать булып кайта. Бу кәсеп белән алар шулай көн күрәләр.
Хәйдәр абыйдан күреп, Гаяз да көянтә ясарга өйрәнә. Ул үзе кечкенә сеңлесенә бүләккә дип көянтә ясый. Көянтә инде әзер булгач, аңа матур рәсемнәр төшерә. Беркөнне Гаяз, эше буенча район үзәгенә Бакалыга баргач, базарга да кереп чыгарга була. Анда кечкенә чиләкләр күрә. Аның күз алдына кечкенә сеңелесе килеп баса. Гаяз чиләкләрне сатып ала. Икесенә дә матур бизәкләр ясый. Икенче көнне ул иртән туган йортына Әхмәргә кайта.
Ул кайтканда сеңлесе бәләкәй якта сәке өстендә йоклап ята иде. Сеңелесе абыйсының кайтканын сизепме, боргаланып куя. Абыйсы ул уянуга янына бизәкле көянтә белән бизәкле чиләкләрне куеп өлгергән иде инде. Кызчык күзен ачып караса — ни күрсен, көянтә белән чиләкләр!!!
Кызчык, тиз генә урыныннан сикереп торып, аларны эләктереп тә ала. Җилкәсенә салып, күбәләктәй бөтерелә, шатлыгы эченә сыймый. Гаяз сеңелесенең шатланганын мич артында яшеренеп кенә күзәтеп тора. Аны сөендергәненә югыйсә ул үзе сеңелесеннән дә ныграк канәгатьлек кичерә. Сеңелесе абыйсына рәхмәт әйтеп, көянтә-чиләкләрен алып, сикерә-сикерә тау астында челтерәп аккан салкын чишмәгә су алырга йөгерщ.
Гаязны көзен армия сафына хезмәт итәргә чакыралар. Аның белән бергә авылдан берничә егет тә хезмәткә китә. Кояшлы искиткеч көзге матур көн була ул. Игенчеләр басу-кырларда иген җыю эшен тәмамлап килгән вакыт. Армиягә китүче егетләр, дугаларына кыңгыраулар тагыл-ган, җигелгән атларга утырып, авылны урап, саубуллашып йөриләр. Егетләргә кем акча, кем пешкән йомырка, ипи, сөт һәм башка төр ризыклар бирәләр. Хатын-кызлар елап кала, бала-чага арбалар артыннан йөгерә, ирләр һәм бабайлар аларны авыл башына хәтле озата баралар. “Исән-имин генә әйләнеп кайтыгыз”, — дип мулла дога кыла. Салихҗан абый сыздырып тальян гармунын уйнап җибәрә. Озатучылар аңа кушылып күңелләргә үтеп керерлек моңлы итеп халык җырларын җырлый. Китүчеләр: “Исән булсак, бер кайтырбыз кошлар кебек әйләнеп”, — дип, үзәкне өзеп җыр белән җавап бирәләр.
Гаяз Белоруссиядә десантчы булып хезмәт итә. Күпмедер хезмәт иткәч кенә сәламәтлеге буенча аңа хезмәт итәргә ярамаганын, бигрәк тә парашют белән сикерү катгый тыелганын белә ул. Шуңа карамастан, яхшы хезмәт итә. Нинди генә эш башласа да, ул һәрвакыт җиренә җиткереп башкара, шул сәбәпле, туган ягына ялга кайту белән бүләкләнә. Шулай итеп, Гаяз ел ярымнан туган авылына кунакка кайта. Гаяз кайткач өйгә ямь керә.
Ул кайткан көн — кояш нурларының җирне иркәләп җылыта, язны якынлаштыра башлаган иң матур көннәрнең берсе. Авыл халкы аның белән күрешергә дип килә. Зәңгәр күк төсендәге хәрби кием Гаязга бик килешә, ул тагын да матурланган, ныгып киткән — сокланып карап торырлык егет булган. Үзе белән газетасын да алып кайткан. Анда фотосурәте белән Гаяз турында берничә мәкалә дә басылган.
Туганнары, авылдашлары белән очрашып сөйләшкәч, ул кичен күрше авылга китә. Гаяз Рәмидәне — беренче мәхәббәтен күрергә тели. Анда зарыгып сөйгәне көтә бит! Хат алышып торсалар да, соңгы вакытта Рәмидә аңа хатларны сирәк яза башлый. Гаязның күңелендә борчу ята иде. Нәрсә булды, ни сәбәпле соңгы вакытта хатлар килә башлады?
Гаяз клубка килеп кергәндә кызу уен бара. Фәнис белән Рәмидә тирләп-пешеп түгәрәк уртасында бииләр. Гаяз тыныч кына уенны күзәтеп тора. Уен тәмамлангач, катнашучылар стена буйлап тезелгән эскәмияләргә килеп урнашалар. Гармунчы да уйнавыннан туктый, клубта тынлык урнаша. Барысы да Гаязны күреп дәррәү килеп, аңа таба юнәләләр. Кем кочаклый, кем үбә, кем кулларын кыса, кем хәрби формасын сыпыра. Рәмидә дә шатланып күрешергә аңа ташлана. Гаязның күңеле тынычлана. Ләкин шатлык озакка бармый. Фәнис Гаязга: “Әй, десант, кызың сине көтмәде, ул минеке. Ышанмасаң, менә кара, миндә аның чиккән кулъяулыгы, бүләк ул. Яхшы урын буш булмый”, — дип масаеп көлә һәм кулъяулыгын түш кесәсеннән чыгарып күрсәтә. Гаяз кашларын җыерып ала, ләкин тынычлыгын югалтмый. Күңелендә уйнаган бураннарын сиздермәскә тырыша ул. Күрсәткән кулъяулык та нәкъ Гаязныкы кебек шул. Рәмидә, куллары белән йөзен каплап, клубтан чыгып йөгерә. Гаяз аның артыннан чыкса да, йөгереп куып җитми. Клуб эчендә берничә ир-егетнең кычкырып көлгән тавышы ишетелә. Гаяз күз карашларын күккә юнәлтә. Анда әле бер йолдыз, әле икенчесе: “Кайгырма”, — дип күзен кыса. Бераз тынычлангач, ул Рәмидәнең өенә килә. “Мин гаепле, гафу ит, ялгыштым”, — дип, Рәмидә күз яшьләренә буыла. Егет бер сүз дә әйтә алмый, өнсез кала. Бераз басып торгач, Гаяз башын иеп, өйдән чыгып китә. Аның йөрәгенә агулы ук килеп кадалган кебек була, әйтерсең лә аяк астыннан җир убыла, бөтен дөнья караңгылана. Шул арада алар арасында булган нәфис җеп өзелә һәм тормыш юллары мәңгегә аерыла.
Рәмидәнең әнисе Гөлсәрия апа еш кына: ”Кызым, төсең-битең, бар җирең килешкән. Гаязың армиядән кайткач әллә сиңа өйләнә, әллә юк. Аларның нәселе укырга ярата. Ул укырга китәр, ә син кияүгә чыга алмый калырсың. Синең яшең җиткән бит. Әнә иптәш кызларың берәм-берәм кияүгә чыгалар, бәби алып кайталар, син алардан киммени? Оныт син ул егетне, әнә, Фәнис менә дигән егет, типсә тимер өзәрлек, тотса тимер бөгәрлек, таза, матур, синең яныңда бөтерчек кебек бөтерелә, фермада бергә эшләрсез, миңа үзегез кебек таза, матур оныклар алып кайтырсыз. Әле көчем барда балаларыгызны карашырга ярдәм итәрмен, шуңа кияүгә чык. Карт көнемдә миңа терәк булырсыз. Үземнең гомерем ялгызлыкта үтте, минем язмышымны кабатлама, кызым. Һавадагы торнага алданып, кулыңдагы песнәкне очырма”, — дип киңәш бирде. Әнисенең киңәшен тыңлап, Рәмидә Фәнис белән очраша башлады, ә күңеле гел Гаязны уйлый иде. Гаязны күргәннән соң, аны югалтканын аңлап, Рәмидә үзен әллә нинди билгесез бер баскычта торганын: җирдә дә түгел, күктә дә түгел кебек хис итте. Бик үкенде Рәмидә, ләкин соң шул инде. Гаяз бер сүз дә әйтми чыгып китте бит. Гафу итә алмады шул. Кая барырга, кем белән сөйләшергә, кемгә серләрен чишәргә аңа? Кешеләр белән аралашу аңа фәкать күңел газаплары гына өсти кебек, шуның өчен ул кешеләр белән аралашудан кача башлады. Аның еш кына урманнарда, әрәмәлектә үзалдына сөйләшеп йөргәнен, каен агачларын кочып елаганын, табигать белән серләшкәнен авылдашлары күрә. Күңелендәге авырлыкларны бушатып, җанына тынычлык индерергә, аңа сыенырга килә ул. Җанының авыртуына түзә алмый, бик газаплана, җир шарында үзен ялгыз итеп тоя башлый. “Давылларга очты ал яулыгым”, — дип җырлап та җибәрә, тамагы төбенә зур төер утырган кебек була. Тыны кысыла, күзләреннән мөлдерәп яшьләр ага, җыр туктап кала. Бу мөгаен, аның беренче мәхәббәтен, сагынуыдыр, юксынуы, моңлануы, сагышлануы, гаҗизләнүе булгандыр, кем белә инде. Соңрак авылда Рәмидә хәмер эчә башлаган икән дигән сүз дә таралды. Аның тормышы шулай ялгызлыкта үтә. Гомеренең соңгы көннәренә хәтле Рәмидә Гаязны көтеп яши. Бәлки Гаяз да аны көтеп яшәгәндер, кем белә инде анысын?
Әлеге кулъяулык хәзерге көндә дә Гаязның сеңелесендә саклана. Ул мәрхүм абыйсының якты истәлеге итеп саклый аны. Сандыгыннан әйберләр алганда, аны күргән саен, шушы хатирәләр сеңлесенең исенә төшә.

Вәҗиһә Заһидуллина, Ижау шәһәре.