Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Чебешләрне санар чак
22.08.2014

Чебешләрне санар чак

“15 августка кадәр республиканың барлык белем һәм тәрбия бирү оешмалары — 621 мәктәп, 687 балалар бакчасы, 99 өстәмә, 41 һөнәри белем бирү йортлары яңа уку елына әзер булырга тиеш”, — диде Фән һәм мәгариф министры вазифаларын башкаручы Андрей Кузнецов.
24 июльгә кадәр яңа уку елына барлык оешмаларның өчтән бер өлеше әзер иде. Глазов һәм Кез районнарында кабул итү программасы тулысынча үтәлгән. Вавож, Каракүл, Камбарка, Ува, Юкамен районнарында да әзерлек югары дәрәҗәдә. Кызганычка каршы, Красногорск, Кече Пурга, Грахово районнарында бу күрсәткечләр 25% кына тәшкил итә.
Гомуми белем бирү өлкәсендә регионара системаларны модернизацияләү проекты кысаларында Республикага узган 3 елда федераль бюджеттан 1,5 млрд сумнан артыграк акча бүленеп бирелгән. Мондый ярдәм әле дә дәвам итә. Авыл мәктәпләрендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр булдыру өчен федераль бюджеттан 24,6 млн сум, ә Республика бюджетыннан 5 млн сум бүленеп бирелгән. Әлеге акчалар районнарда авыл мәктәпләре спортзалларын төзекләндерү өчен тотылган. Агымдагы елда һәр районга икешәр яңа автобус биреләчәк. Ә менә мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү проблемасы әле дә катлаулы булып кала. 4-7нче сыйныфларда укучыларның яңа стандартларга күчүе әлеге хәлне тагын да катлауландыра. Моның өчен 54 млн сум кирәк. Андрей Кузнецов бу мәсьәләне чишү өчен ярдәм кирәклеген белгертте.
Журналистлар белән очрашуында Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев яңа уку елына әзерлек турында үз фикерләрен белгертте: “Фән һәм мәгариф министрлыгына 270 миллион сум акча кирәк. Белем бирү өлкәсендәге яңа стандартлар артыннан җитешә алмыйбыз, яңа китаплар алырга кирәк. Башка мәсьәләләрне дә чишү мәҗбүри. 6% мәктәпләрдә җылы туалет, ә 16%ында ашханә юк. Мондый шартларда балалар сәламәтлеге турында ничек кайгыртырга була? Балаларны мәктәпкә автобус йөртә икән, аның юлы да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Моның өчен Фән һәм мәгариф министрлыгы белән Транспорт һәм юл хуҗалыгы министр­лыгы эшен берләштерергә кирәк. Аларга әлеге мәсьәлә йөкләнелде инде”.
Белем бирү өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын күтәргәч, мәктәпләрдәге вакансияләр 22% ка, ә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 32% ка кыскарган. Югары уку йортын тәмамлаучылар арасында да мәктәпләргә эшкә килергә теләүчеләр күп.