Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Чама хисе кирәк
30.10.2014

Чама хисе кирәк

 Хәзер кемнәр генә нәрсә турында гына җырламый?! Шулай беркөн бер яшь егетнең: “Эх, ипотека”, — дип моңлануын ишеткәч, бу бичараның да үзәгенә үткән икән дип, кызганып куйдым.

Бу темага нинди генә мәзәкләр юк хәзер. Ипотека — төпсез упкын, муенга элмәк, дип тә әйтәләр. Банклар исә: “Бер-ике”, — документ җитә һәм фатир синеке дип ымсындырып торуларын дәвам итәләр. Моннан дүрт-биш ел элек республикада яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү максатыннан, кечкенә процентлы кредит бирелә башлады. Әлеге программа нигезендә 5 меңнән артык гаилә фатирлы булды, башкалабыз өр-яңа матур, затлы йортлар белән бизәлде. Шәһәребезнең яшәрүен, бәхетле сабыйларның шат елмаю-көлүләрен ишеткән саен, бу проектның бик тә уңышлы һәм нәтиҗәле булуына инанып торасың. Шулай да рес­публикада фатирлы булырга теләүчеләр саны биш мең белән генә чикләнми бит әле. Теге яки бу сәбәпләр аркасында әлеге программага керә алмаган яшьләргә банк тәкъдим иткән олы процентлы кредитлардан файдаланырга туры килә. Бу урында әбиемнең: “Урманга кергәнче, иң элек, чыгарыңны уйла”, — дигән сүзләре искә төшә. Танышларыбыз арасында беренчел кертемгә дигән сумманы бер банктан, ипотеканы икенчесеннән алып, бурычларга батучылар да әз түгел. Пәрәвезгә ябышкан бөҗәк сыман, бер банктан акча алып, икенчесендәге бурычларын капларга тырышалар, боргаланалар-бөтереләләр. Ә бит ай саен кредитка түләнә торган 17-25 мең сумнан тыш, торак-коммуналь хезмәтләре өчен дә, туклануга, юл-транспортка күпме чыгымнар таләп ителә. Балаларыбыз өчен бакчага-мәктәпкә дә ай саен төрле түләүләрне сорап кына торалар. Яшь кешенең матур итеп киенәсе дә, башкалар төсле диңгез ярында кызынасы, ял итәсе дә килә бит әле аның. Гаиләдә икегезнең дә тотрыклы эш урыны булып, үзара аңлашу, ышану хөкем сөргәндә, бу чыгымнар-түләүләр чоңгылыннан баш калкытып булыр төсле. Әгәр дә берең нәни бала белән декрет ялында булса? Билгеле, әти-әниләр булганда, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Бу очракта: “Минем әти-әнием фәлән сум бирде, ә синекеләр кая карый?” — дип, бер-береңнең нерв ныклыгын тикшерүгә керешсәң… Бар сөйдертә, юк көйдертә, дип юкка гына әйтмиләр бит. Бер уйласаң, шушы җиңел булмаган шартларда яшьләр ничек чыдасын дип, кызганасы килә башлый. Ә икенче яктан, тормыш юлындагы әлеге авырлыкларны иңгә-иң куеп, бергә җиңеп, чыныгу алган, иң мөһиме, гаилә ныклыгын саклаган яшьләргә сок­ланасы гына кала. Адәм баласы төрле сынауларга чыдый, тик рәхәткә генә түзә алмый, диләр бит. Ипотека бәйләп торган гаиләләр — иң нык гаиләләр түгел микән?!
Дөньясына күрә хәй­­­лә­сен табучылар да юк түгел. Әй­тик, бер та­ныш­ларыбызның торыр урын­нары бар, тик алар ипотекага тагын фатир сатып алып, анда башка гаиләне яшәтәләр. Шул рәвешле, берничә елдан фатирга тотыл­ган чыгымнарыбыз үз-үзен аклаячак һәм балаларыбыз да торак белән тәэмин ителәчәк, дип сөенеп торалар.
Шулай да чама хисен җуймыйча, юрганнарыбызны аякларыбызга карап сузсак, җаннарыбыз тыныч, нервларыбыз нык булыр.

Алия Шәйхиева,
Ижау шәһәре.