Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


27.10.2016

Хөрмәтләделәр

Өлкәннәр көне бәйрәме — Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе үткәреп килгән матур чараларның берсе шәһәребездә. Быел өлкәннәребезгә рәхмәт сүзләренә һәм ихтирам хисләренә бай бәйрәм 8нче октябрь көнне узды. Татарларны котларга шәһәр башлыгы Алексей Шишов та килгән иде.

Өлкәннәребез инде күп еллар дәвамында кунакчыл «Свет» мәдәният йортында уздырылган бәйрәмне сагынып көтеп алалар. Чөнки туган телдә оештырылган очрашулар олы яшьтәге милләттәшләребезгә бик кадерле.
Бәйрәм кичәсен милли-мәдәни автономия җитәкчесе Руслан Галиев ачып җибәрде.
“Менә тагын бер ел үтте һәм без тагын бергә җыелдык. Мин сезне күрүемә бик шат, килгәнегез өчен рәхмәт”, — дип, күңелле ял итүләрен теләде.
Өлкәннәребезнең язмышы шәһәребез тарихы белән бәйле. Алар монда эшләгәннәр, тормыш корганнар, балалар үстергәннәр.
Рәҗәп Гәрәева: “Без Можгада 1972 елдан бирле яшибез, үзем 12 ел торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшләп, лаеклы ялга киттем. Иптәшем белән 3 ир бала үстердек, хәзер инде 8 оныгыбыз бар. Аллага шөкер, тормышыбыздан бик канәгать”.
“Ә мин Можга районындагы бердәнбер татар авылы Сасмактан, анда кыз чагымда икмәк пешердем, аннан 40 ел Воркутада яшәдек, анда балалар бакчаларын азык-төлек белән тәэмин итеп тордым”, — дип сөйләде Нәзилә Әсхәт кызы Шәмсетдинова.
Өлкәннәребезнең күбесе олы яшьтә булуларына карамастан, тулы тормыш белән яшиләр. Оныклар тәрбияләргә булышалар, яшелчәләр үстерәләр, шәһәрнең иҗтимагый тормышында да актив катнашалар.
Гөлнур апа Хисаметдинова лаек­лы ялда йорт мәшәкатьләре белән генә яшәми. Ул быел Редуктор микрорайоны­ның ветераннар оешмасы рәисе вазифаларын үз өстенә алган. Аның карамагын­да 100гә якын олы яшьтәге кеше исәпләнә. “Өлкәннәр декадасында һәммәсен бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдык”, — диде.
Залда утыручы күп милләттәшләре­без­не сугыш афәте дә читләтеп үтмәгән. Ирләр фронтка озатылгач, авыл-шәһәрләрдә картлар, хатын-кызлар һәм балалар кала. Ә тормышны алып барыр өчен игенен дә игүчеләр, балаларны да караучы, сугышчыларга төрле киемнәр әзерләүче дә менә шушы ак яулыклы әбиләребез булган.
Өлкәннәребезгә рәхмәт сүзләре белән баетылган җылы чыгышлар матур көй-моңнарыбыз белән үрелеп алып барылды. Дәртле татар һәм башкорт биюләре, өлкәннәребезнең күңеленә якын татар халык җырлары, туган як, ана кадере турындагы шигырьләр күп булды, сугыш темасына спектальдән өзек тә күрсәтелде. Сәхнә осталарына кушылып, өлкәннәребез дә җыр суздылар…
Можга милли-мәдәни автономиясендә эшләүче милли җанлы абый-апалар яшьләргә үрнәк булып торалар. Аларның бары да талант ияләре. Бәйрәм кичәсе тулысынча алар көче белән әзерләнгән иде. Автономиянең иң өлкән әгъзасы Сафа Фәррәхов та сүз алды. Ул бәйрәм хуҗаларын тәбрик итеп, инде бакый дөньяга күчкән Нурислам Сәхәбиев, Илгиз Кадыйров һәм Фоат Габдрахмановның Можгада татар милли хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш кертүләрен искә алды.
Татар җәмәгатьчелеге активисты, үз халкының киләчәгенә битараф булмаган, 40 елга якын гомерен Можганың урман комбинатына багышлаган, шәһәрнең мактаулы гражданины, Россиянең урман сәнәгате мактаулы хезмәткәре Илгизәр Шәйхетдин улы Хәсәнов бәйрәмгә бер генә ел да килмичә калмый. Ул монда кунак булып кына утырмый, җырлап, халыкны үз иҗаты белән дә сөендерә. Бәйрәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән чәй табыны артында матур һәм күңелле үтте.
Һәркем залдан мөхтәрият әгъзаларына рәхмәтен әйтә-әйтә чыкты. Бәйрәм табыны әзерләргә булышкан өчен “Венера” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Гөлфия Хәсәновага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Эльвира Насыйбуллина, Можга шәһәре.