Хәтер кисәтеп тора
3 сентябрь — Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш көне
Сентябрьне террорчылыкка каршы көрәш ае дип игълан итәргә мөмкин. Беслан фаҗигасе безнең илебез тарихына гына түгел, дөнья тарихына да иң явыз, иң мәкерле терактларның берсе булып кереп калды. 2004 елның 1 сентябрендә террорчылар Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәпкә һөҗүм итә. Өч көн буена алар балаларны, ата-аналарны, укытучыларны — барлыгы 1128 кешене тоткын итеп тота. Тоткынга алучылар федераль көчләрне Чечнядан чыгаруны таләп итә. Россиянең иминлек көчләре тоткыннарны коткару гамәлен башлый. Нәтиҗәдә 331 тоткын, шул исәптән 186 бала һәлак була. Бу фаҗигале көннәрдә тоткынлыкка алынган 1128 кешенең, аларның якыннары, туганнарының халәтен күз алдына да китереп булмый. Балаларының үле гәүдәләре янында үкси-үкси елаган аналарны Россия беркайчан да онытмаячак… 2001 елның 11 сентябрендә террорчылар тарафыннан дүрт очкыч яулап алына һәм дөньядагы иң көчле дәүләт — Америка Кушма Штатларының Вашингтон шәһәренә юл алып, Нью-Йоркның Манхеттен районындагы “игезәк высоткалар»га килеп кадала. Нәтиҗәдә, ике бина да ишелеп төшә. Барлыгы 3500дән артык кеше һәлак була. Аннан соң Дубровка театрында, Буденовск шәһәрендә, Мәскәү-Петербург поездында булган террор актлары дөньяны тетрәндерде. Шөкер, соңгы елларда андый терактлар турында ишетелми. Ләкин хәтер күңелләрне һаман борчып, мондый фаҗигаләрдән беребезнең дә йөз процентка саклана алмавын искәртеп тора…
Террорчылык — афәт ул
Соңгы елларда террорчылык, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Террор — бер төркем булып оешкан кешеләрнең үз максатларына көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террорчылар — алар кешеләрне көчләп алучы, халык күп җыелган урыннарда шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр. Аларның эшеннән бик еш гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була. “Терроризм” дигән сүзне бөтен илдә, бөтен халыклар да белә һәм ул барлык кешедә дә курку, сагаю хисе уята. Соңгы 13 ел эчендә дөнья буенча 120дән артык теракт булган. Ә менә СССРда иң беренче тапкыр Сарапул шәһәрендә балаларга каршы террор акты булганын кемнәр генә хәтерли икән? Яшерен сер булганлыктан, бу турыда күп еллар беркайда да сөйләнелми һәм язылмый.
7 декабрь, 1981 ел. Сарапул шәһәре. Әлеге провинциаль тыныч шәһәрдә тарихка кереп калырдай хәл була. Сарапул шәһәренең 12нче санлы мәктәбенең 10нчы “В” классының 25 укучысы ике террорчы тарафыннан кулга алына. Ул чакта Сарапулдагы операциядә кеше гомерләре өзелмәве шатландыра. Хәзерге террорчылар кансыз, чөнки алар шуның өчен махсус укытыла, әзерләнә. Террорчыларны мөселманнар белән бәйләргә, гаепләргә тырышалар. Ә чынлыкта исә, мөселман булмаган затлар, төрле илләрдәге, төрле милләт, төрле дин вәкилләре терактлар ясыйлар. Кайда гына булмасын, шул исәптән Удмуртиябездә дә төрле илләрдән күчеп килгән мөселманнар шактый. Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә мәчетләребезне тутырып, гыйбадәт кылучылар да алар. (Кызганыч, кайбер милләттәшләребезнең: “Мәчеттә кара халык кына бит анда”, — дигән сүзләрен ишетергә туры килә. Ә үзләре мәчеткә йөрми). Аларга бүгенге көндә Удмуртиядә яшәве җиңелме икән? Аларга караш нинди? Бу турыда 2014 елдан Удмуртиядәге “Достлуг” исемле әзербайҗан оешмасын җитәкләүче Зульфигар Мирзаев нәрсә уйлый?
Удмуртия — Әзербайҗан кебек туган ягым
Зульфигар Рагим улы Мирзаев 1967 елда Әзербайҗан Республикасының Физулин районы Ашагы Абдурахманлы авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, 1985-1987нче елларда Химки шәһәрендә армия сафларында хезмәт итә. “Аннан соң Воронеж политехник институтына кермәкче идем, Удмуртиядә яшәүче туганнарым миңа Удмурт дәүләт университетында идарә факультеты ачылганын әйттеләр. Мин әлеге факультетка документларымны бирергә булдым. Ул вакытта русча начар белә идем, ләкин тырышкач, имтиханнарны яхшы билгеләргә бирдем. 1987 елда әзерлек факультетына, икенче елны икътисад факультетына укырга кердем. Бөтен игътибарымны укуга юнәлттем, курсташларымнан калмаска тырыштым. Тырышканым бушка китмәде.
1991 елдан бирле — Россия гражданы. “Достлуг” оешмасы оештырдык. Якшәмбе мәктәбендә, шимбә көннәрдә милли бию мәктәбендә балалар, яшүсмерләр шөгыльләнә. Үзебезнең “Хазар” исемле спорт командасы бар. Мәктәпләребезне китаплар, милли кием, уен кораллары белән тәэмин итәбез. Укытучыларга хезмәт хакы түлибез. Безнең мәктәпләргә катнаш никахтагы балалар күп йөри, әнә шунысы сөендерә. Бу — безнең зур уңыш. Башка милләт кешеләре безнең гореф-гадәтләрне, телебезне белергә омтылалар. Без республикадагы башка милләт оешмалары белән бик дус. Алар — бәйрәмнәребезнең хөрмәтле кунаклары. Туган ягым өчен күңелем әрни. Бүген бөтен Россия әзербайҗан халкының трагедиясен белә. Халкыбыз 20% җирен югалтты, 1 миллионнан артык кеше күчеп китәргә мәҗбүр булды, качакларга әйләнде. Без бу фактлар белән башкаларны да таныштырабыз. Безнең оешмага бик күп интеллигенция вәкилләре керә. Алар Әзербайҗан турында Россия җәмәгатьчелегенә даими рәвештә бу турыда җиткереп торалар. Максатыбыз — Нагорный-Карабах конфликтының карарын дөрес итеп халыкка җиткерү. Без еллар үткән саен җәмәгатьчелек фикеренең уңай якка үзгәргәнен сизәбез. Әлбәттә, безнең оешманың да монда көче бик зур. Әзербайҗан турындагы мәгълүматны башкаларга җиткерергә тырышабыз. Бүген Әзербайҗан-Россия элемтәсе ныгый. Шул исәптән, Удмуртиядә дә. Удмуртия минем өчен Әзербайҗан кебек үк туган ягым. Биредә барлык милләтләр дус яшибез. Халыкның безгә карашы бик әйбәт. Удмуртия мөфтияте белән тыгыз элемтәдә торабыз. Башкача мөмкин дә түгел, без илебездәге тынычлык, тәртип өчен бергә көрәшергә тиешбез”. Зульфигар Мирзаев — 1998 елдан “Тюльпан” җәмгыятенең җитәкчесе. Бик күп рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Удмуртия Республикасының Хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре. Әйе, Удмуртиядә төрле милләт һәм дин вәкилләренә үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүләре өчен мөмкинлекләр бар.
Удмуртиядә 3 сентябрьдә — Бердәмлек һәм террорчылыкка каршы көрәш көнендә – төрле акцияләр оештырыла. Агымдагы елда Ижауда Бөтенроссия “Капля жизни” (“Тормыш тамчысы”) акциясе елдагыча балалар иҗаты сараеның парк зонасында, Хәрби-интернационалист һәйкәле янында үтәчәк. Әлеге проектның идеясе Удмуртиядәге “Вместе” күпмилләтле яшьләр оешмасыныкы. Узган елда әлеге чара Россиянең 29 төбәгендәге 206 мәйданчыкта 25 мең кеше катнашында үткән. Шулай ук бу көнне “Аллея Надежды”, “Герои нашего времени” исемле республикакүләм акцияләр, конференция уздырылачак. “Свеча памяти” акциясе Сугыш һәм хезмәт даны монументы янында үтәчәк. 19.00 сәгатьтә террорчылар кулыннан һәлак булганнар рухына шәмнәр кабызачаклар. Әлеге акцияләрдә сезне дә катнашырга чакырабыз.
Рәфилә Рәсүлева.