«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…»
Әминә Гайфуллина: “Безнең буын мәктәптә укыган елларны күз яшьләрсез генә искә алып булмый. Мин — 1935 елгы. Чистай районының Акъяр авылында тудым. Мәктәбебез дүртьеллык иде. Укырга барасы вакытны түземсезлек белән көтсәм дә, вакытында бара алмадым. Сәбәбе аякка, өскә кияргә кием булмаганлыктан. Тик укырга теләгем көчле булды. Абыем дәрес әзерләгәндә, аны күзәтә идем. Укырга, язарга да аннан өйрәндем, кушу-алуларның да серенә бик тиз төшендем. Март аенда укытучы: “Ничек тә йөрергә тырышсын, өйдә утырып белемсез кала бит”, — дигән. Шуннан соң, әти-әнием ничек итсә итеп, мине мәктәпкә җыйдылар. Әни чүпрәктән букча текте. Дәфтәр битләрен укытучы үзе бирде. Кайберәүләр: “Ак кәгазь булмагач, газета читләренә язарга туры килә иде”, — дип сөйлиләр. Мин газета кырыйларына язганымны хәтерләмим.
Мәктәпкә барган көнне үк укытучы, такта янына чакырып, нәрсәләр белү-белмәвемне тикшерде. Мин хәреф танып укый, яза белүемне дә дәлилләгәч, ул бик канәгать булып: “Әлбәттә, мин сине абыең белән бергә дүртенче класска күчерә алмыйм, икенче сыйныфка күчерәм!” — диде. Шул көннән алып мин икенче класслар белән бергә укый башладым”.
Рәйсә Мөхәммәтшина (Мөхәммәтҗанова):
“Мин 1952 елда Әгерҗе районының Атнагол авылында мәктәпкә укырга кердем. Үз мәктәбебез 2 еллык кына булганга күрә, 3нче сыйныфка Яңа Эсләккә укырга киттек. Анда 2 ел укыганнан соң тагы да ераграк урнашкан Кадыбаш мәктәбендә укып, 8нче сыйныфны тәмамладым. Чит авылга барып укып йөрүдән зарланмыйм. Шушы юл йөрү безне чыныктыргандыр, авырганымны хәтерләмим. Ул вакытларда хәзерге кебек мәктәпләрдә ашханәләр юк иде. Радио, телевизорлар да булмады. Гомумән, авылыбызга электр чыбыклары үткәрелмәде. Шулай электр утлары кермичә генә, авылыбыз 66нчы елда таралды.
Керосин лампасын озак яндырмас өчен, өйгә бирелгән эшләрне кайту белән әзерләп куярга тырыша идек.
Чүпрәк букчага язу өчен кара салып йөрттек. Ул кара савыты ачылып бик еш түгелде, бөтен киемнәр, куллар буялып бетеп, җәфа чигә идек. Мәктәпне утын ягып җылыталар иде. Бик еш исле булып, чирләгән чакларыбыз булды. Сыйныфыбыз белән дус идек. Хәзер дә очрашып, аралашып яшибез.
Гөлфидә Мәрданова: “Беренче тапкыр мәктәпкә барган көнне бик ачык хәтерлим. Әбием чәчләремне ак ефәк тасма белән матур итеп үрде. Ак оеклар (гольфы), мәктәп формасын киеп, каптырмалы портфель тотып, әбием белән мәктәпкә киттек. Шунысы исемдә: классыбызда укучылар саны күп, алар барсы да бер елгы гына түгел, бездән зурраклар да бар иде. Партага өч кеше утырышлы иде ул вакытта. Күп булсак та, укытучыны тыңладык, тәртип бозарга курка идек. Белем алу миңа кечкенәдән кызык булганга, киләчәктә үзем дә укытучы юлын сайладым. Төпле белем бирүләре, белем алуга кызыксыну уята алулары өчен укытучыларыма бик рәхмәтлемен.
Рамилә Уваева (Моратова):
«Укырга кергәнче үк, мәктәп минем өчен икенче өем кебек иде. Әнием укытучы булгач, еш кына аңа ияреп эшкә дә баргаладым. Кем әйтмешли, мәктәп ишегенең кайсы якка ачылуын яхшы белә идем. Өйдә дә курчакларымны “укыту” яраткан шөгылем булды. Тик шулай да 1992 елның көзен түземсезлек белән көттем. Мине — өстенә ак алъяпкычлы форма кигән, чәченә ак бантиклар таккан, кулына кашкарыйлар тоткан нәни кызны — өйдә әбием белән бабам озатып калды. Белем иленә сәяхәтем шулай башланды. Укырга кергәнче үк хәреф танып, аларны басмача яза белсәм дә, беренче укытучыбыз Мәүгыйдә апаның, кулымнан тотып, язарга өйрәтүе әле дә исемдә. Без укыган елларда техникага табыну юк иде әле. Дәресләрне кызыклырак итү өчен, укытучыбыз кулдан әкият геройлары ясый иде. “Синьор Помидор”, “Чиполлино”, “Винни Пух”лар белән дәресләр тиз һәм күңелле үтә иде».
Сафия Шәһигәрәева: “Мин 116нчы балалар бакчасының татар төркеменә йөрдем. Ниһаять, быел мәктәпкә барам. 97нче мәктәпнең мөселман сыйныфына укырга керәчәкмен. Әнием: “Хәзерге заманда шәһәр урамында беренче сыйныфта укучыларга үзләренә генә йөрү куркыныч, үзебез йөртербез”, — ди. Кирәк чакта шалтырату өчен кыйммәт булмаган телефон да алып бирделәр. Әни рюкзак, буяу каләмнәрен, дәфтәрләрне инде әллә кайчан сатып алды. Мин аларны көн дә алып карыйм. Тизрәк мәктәпкә барасым килә”.