Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Хәрефле мәхәббәт
20.07.2015

Хәрефле мәхәббәт

Татар милләтеннән булган егет белән кыз гаилә корса, күңелгә рәхәт була. Аларга карап сокланасың, татарның киләчәге булуына өмет туа. Альберт һәм Зәринә Иштирәковалар гаиләсенә карата да нәкъ шундый хисләр уяна.

Танышу тарихы

Альберт: «2011 елда мин икенче югары белем алырга ниятләп, Ижау дәүләт техник университетының юридик факультетына укырга кердем. Уку елы башланганчы ук дустым белән булачак төркемдәш кызларны “Вконтакте” сайтыннан эзләп таптык. Зәринәне күрү белән аның хыялымда йөрткән кыз икәнен аңладым. Уку башлангач та, аның белән дуслашырга кирәк дип уйладым. Беренче уку көнендә дә, икенче уку көнендә дә Зәринә килмәгәч, өметем ничек өзелгәнен белсәгез… Ниһаять, бер атна узганнан соң, Зәринә килде! Һәм ул, чыннан да, иң матуры, иң мөлаемы иде. Мин аңа ничек якынаерга дип уйлап, план төзеп йөргәндә, ул социаль челтәрдә миңа үзе беренче булып дәресләр расписаниесен сорап язды. Ә мин җавап хатында аңа бер парта арасында утырырга тәкъдим ясадым. Ул риза булды. Мин лекцияләр вакытында, аларны тыңламыйча, Зәринәгә ошарга тырышып, аны гаҗәпләндерер өчен шигырь яза идем.
Зәринә: “Ижау дәүләт техник университетында уку башланган атна мин укый торган Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә сессия вакыты белән бергә туры килде. Шуңа күрә мин бирегә бер атна соңга калып килдем. Аннан дәресләр расписаниесен кемнән сорарга була микән дип, “ВКонтакте” социаль челтәреннән эзли башладым. Төркем исемлегендә ике татар егете исеменә тап булдым. Берсе — Альберт, икенчесе — Раушан. Мин Альберт исемлесенә язарга булдым. Менә шулай таныштык. Уку вакытында аның бик актив, шук икәнлегенә игътибар иттем. Аның янында һәрвакыт дуслары бөтерелә. Альберт белән без 2 ел ярым йөрдек. Ул миңа тәкъдимне бик матур ресторанда ясады. Аның кулларында зур чәчәк бәйләме иде. Ул тезләнеп, миңа матур һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч сүзләр әйтеп: “Син миңа кияүгә чыгасыңмы?” — дип сорады”.

Уртак эш якынайта

Әти-әниләр белән туй көнен билгеләгәннән соң, без туйга әзерлекне ярты ел алдан башладык. Фотограф, видеоператор, кафе һәм башка бик күп вак-төякләрнең бар нечкәлекләрен уйладык. Шулай беркөнне социаль челтәрдә бер яңа өйләнешкән парның фотосына күзем төште. Аларның кулларында ниндидер материалдан ясалган зур хәрефләрдән LOVE сүзен күрдем. “Шундый матур, шәп!” — дип сокланып карап торганда, Альберт бер дә уйлап тормыйча — “Мин болай итеп хәрефләр кисә белмим!” — диде. Икенче көнне мин сөйгәнемнең пычак белән нидер кискәнен күрдем. Ул төзүче-инженер булгач, бу хәрефләрне ничек ясарга икән дип баш ватты. Шулай итеп, без аның белән икәүләп иҗат итә башладык. Идея туа, без аны тормышка ашырып карыйбыз. Ошамаса, яңадан эшлибез. Ниһаять, үзебезнең туй көненә кадәр теләгән сүзне агачтан кисеп, буяп куйдык. Башка кирәкле әйберләрне дә без үз кулларыбыз белән ясадык.
Туебыз узганнан соң, күләмле, зур хәрефләр ясау уе күңелгә тынгы бирмәде. Без алга таба бу эшне үстереп карарга булдык. Бер ел эчендә төрле материаллардан ясап, төрле буяулар белән буяп карадык без аларны! Я берсенең төсе туры килми, я сайланган буяу материалны “ашый”. Мондый тәҗрибәләребезгә никадәр акча сарыф иттек! Вакыт узган саен, безнең эшләребез дә алга барды. Хәрефләребез матур һәм без теләгәнчә чыга башлады.
Белемнәребез буенча беребез — төзүче, икенчебез — юрист. Эшне дә тормыш иптәшем белән үзара бүлешеп куйдык. Альберт станокта хәрефләр кисә, мин чистартып, кирәкле төскә буяп торам. Үз йортыбызда махсус остаханә ясадык: Альбер хәрефләр кисәрдәй станокны да үзе ясады, соңрак кыш көннәрендә буялган хәрефләрне киптерер өчен киптергеч тә ясап куйды.
Хәзер, Аллага шө­­кер, эшебез алга бара. Мөрәҗәгать итүчеләр күп. Дус­лар һәм якыннарыбызның бер генә бәйрәме дә безнең кул эшләреннән башка узмый.
Шунысын ассызыклап әйтәсе килә: уртак эш ир белән хатынны тагын да якынайта. Без ир белән хатын гына түгел, без — команда, бер-беребезне тулыландырып торабыз. Эшебезне үстерү турында уйланабыз, төрле күргәзмәләргә, ярминкәләргә, семинарларга йөрибез.
Альберт та, мин дә татарлыгыбыз белән горурланабыз һәм гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп, үз телебездә сөйләшергә тырышабыз. “Яңарыш” газетасы белән дә күптән таныш. Мин үзем 2013 елда узган “Татар кызы” бәйгесендә катнашкан идем.

Гүзәл Шакирова әзерләде.