Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Хәмзә Вәлимөхәммәтов: «Эштәге өйгә кайтмый!»
6.10.2016

Хәмзә Вәлимөхәммәтов: «Эштәге өйгә кайтмый!»

Куркыныч та, кызыклы да булган һөнәрдер — җинаятьчеләрне эзләүче һөнәре. Әлеге хезмәткәрләрнең төп бурычы — җәмгыятьтә гаделлек саклау, җәнҗал, гауга куптаручыларны, башбаштаклык эшләүчеләрне тыю. Ләкин алар шул ук вакытта үзләренең тормышларын да куркыныч астына куялар. Бу хезмәт йөз ел элек барлыкка килсә дә, аның тарихи тамырлары Киев вакытларына барып тоташа. Борынгы Русьта Ярослав Мудрый кануннар җыелмасы булдыра. Ул “Рус дөреслеге” дип аталып, кешеләрнең хокук нормаларын тәртипкә сала. Әлеге кануннарны җинаять кодексына беренче баскыч дип атарга була. XIX гасырда Петербургта һәм Мәскәүдә әлеге хезмәт бик югары дәрәҗәдә куелган була. Ләкин 1917 елдагы инкыйлабтан соң бик күп дәүләт органнары юкка чыга. 1918 елның 5 октябрендә НКВД төрле шәһәрләрдә җинаять эзләү бүлекләре ачу турында карар чыгара. Шуннан соң, 5 октябрь — Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре көне итеп кабул ителә.

Удмуртия Республи­касының Эчке эш­ләр министрлыгы җинаятьчеләрне эзләү бүлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары, хокук саклау органнарының атказанган хезмәткәре Хәмзә Хәниф улы Вәлимөхәммәтов белән очрашуга барганда “Место встречи изменить нельзя” фильмы күз алдыма килде. (Әлеге фильмның кайсы героена ошаган икән полковник: Глеб Жигловкамы, әллә Володя Шараповкамы?) Берсеннән-берсе куркынычрак җинаятьләр кылучылар белән эш иткән җитәкче минем сорауларыма тыйнак кына, төгәл итеп җавап бирде. Исеме дә татарларда киң таралмаган «Хәмзә» сүзе «үткен» дигәнне аңлата. Ижау шәһәрендә туып-үскән, Удмурт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Хәмзә Хәниф улы сөйләгәндә, мин әйтерсең лә, республиканың криминаль тормышы турында “боевик” карагандай булдым, ә ул анда уңай роль уйнады!
— Хезмәтегездә нәрсә мөһим дип саныйсыз?
— Без халык тынычлыгын, иминлеген саклаучылар. Теге яки бу җинаятьне ачканда, халык безгә ышанмаса, безгә ярдәм сорап килмәсә, һөнәребез кирәксезгә әйләнер иде. Шуңа күрә кешеләр күңеленә үтеп керә белеп, хәтта җинаять кылучыны да аңлап, аны бу начар гамәлне кылуга китергән сәбәпләрне ачык­ларга тырышып эшләү мөһим безнең хезмәткәрләргә.
— Сезнең хезмәт юлыгыз­да — бер генә юл. Ул да булса, хокук саклау. Чагыштырырга мөмкинлегез дә бар. 90нчы еллардагы җинаятьче белән бүгенге көндәге җинаятьче арасында аерма бармы?
— Әлбәттә, бик зур аерма бар. 90нчы елларда бандитлык бик көчле җәелгән иде. Бүгенге көндә җинаятьне ачу өчен техник яктан мөмкинлекләр зур. Интернет, видеокамералар бик нык булыша.
Көн саен редакциягә Удмуртия Республикасының Эчке эшләр министрлыгыннан җинаятьчеләрне тоту турында хәбәрләр килеп тора. Аларга күз салсаң, чәчләр үрә торырлык. Бүгенге көндә нинди җинаятьләр күбрәк кылына?
— Беренче урында бакча йорт­ларын, ялга киткән шәһәр кешеләренең фатирларын талау, машина аккумуляторлары салдыру һәм телефон, Интернет аша акча урлау тора дип әйтер идем. “Мобиль банк” хезмәте аша кеше карточкаларыннан акча салдыралар. Бу Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә дистанцион рәвештә эшләнелә. Мондый җинаятьләрне ачу бик авыр. Күптән түгел генә Ижау шәһәре буенча үзләрен полиция хезмәткәре дип тәкъдим итеп, “Сезнең туганыгыз бәлагә юлыкты, җинаять җәзасына тартылмас өчен, сез күпмедер суммада акча түләргә тиеш” дигән шалтыратулар күбәйде. Нәтиҗәдә, без аларның эзләренә тиз төштек. Җинаятьчеләр Ижау шәһәренең 1нче колониясендә җәза алучылар булып чыктылар.
— Көненә бер генә җинаять кылынмый бит…
— Әйе, андый җинаятьләр йөзләгән. Моннан берничә ел элек Вавож районында чегәннәр каравылчыны үтереп, компьютерның система блогын урлыйлар. Ун көннән соң аларны Ижау шәһәрендә тоттылар. Нәтиҗәдә, аларның елга буе сузылган җинаятьләре ачылды. Алар авылларны, колхозларны талап йөргәннәр. Хөкемгә тартылдылар. Шул ук көнне яшүсмерләр төркеме, үзләре яшьтәшен үтереп күмеп куялар…
— Көн саен көчләү, үтерү буенча җинаять эшләре кузгатыла. Алар турында хәбәрләр гаиләгә кайтамы?
— Юк, мин өйдә бөтенләй икенче төрле кеше. Хәләл җефетемнән кайчак күршеләр сорыйлар икән: “Кайдадыр кеше үтергәннәр, кайдадыр тагы куркыныч нәрсә булган, син белмисеңме?” — дип. Ә ул белми. Ничә еллар буе өйрәнелгән инде. Эштәге өйгә кайтмый.
“Боевик”ны телефонның әр­сез­ләнеп шалтырвы бүлде. Полковник Хәмзә Вәлимөхәммәтов гафу үтенеп, ашыгып телефонга үрелде. Аның җитдиләнгән йөзеннән, күрсәтмәләр бирүеннән шуны аңладым, димәк, каядыр кемгәдер тагы бәхетсезлек килгән…
Сүз башым Шүрәле иде бит. Мин Хәмзә Вәлимөхәммәтовны Володя Шараповка ошаттым!

Удмуртия Республикасы­ның Эчке эшләр министрлыгы җинаять эзләү бүлеген дә безнең милләттәшебез Әбүдәр Сәетнур улы Муллаәхмәтов җитәкли. Әлеге бүлектә 560 кеше хезмәт куя. Аларның барысын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, гаилә иминлеге, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Рәфилә Рәсүлева.