Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Хәерле сәгатьтә!
10.12.2015

Хәерле сәгатьтә!

366

2015 елның 6 декабрендә Халыклар дуслыгы йортында “Татар кызы -2016” матурлык бәйгесенә сайлап алу туры узды.

Елдан-ел әлеге чараның популярлыгы да, дәрәҗәсе дә арта бара. Узган елларда конкурста катнашкан кызларның дуслары-танышлары арасында да үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр күп. Оештыручылар “Татар кызы-2016” бәйгесендә катнашучыларны октябрь ахырында ук барлый башлаганнар. Барлыгы ике дистәдән артык анкета-гариза алынган. Тик ни кызганыч, кемдер авырып китү, кайберәүләр башка шәһәрдә булу сәбәпле, барысы да сайлап алу турына килә алмаган.
Быелгы бәйгенең остазлары — “Иман” татар яшьләре берлегенең төп оештыручысы Рушана Саттарова, Гүзәл Әгълиуллина, Гөлнара Шәяхмәтова, Рузанна Адылова, Ульяна Волкова, Ләйлә Бәхтиярова. Сайлап алу этабында кызлар татар биюен башкару, дефиле ясау осталыгын һәм иҗади номерларын күрсәтергә, татар телендә аралаша белүләрен исбатларга тиеш иделәр. Булачак конкурсантлар сынатмады, һәр биремне башкарып чыктылар. Элеккерәк елларда бәйгедә катнашкан кызларның күпчелеге туган телебездә начар аралашулары белән хәтердә калган. Соңгы елларны уңай үзгәреш сизелә. Кызлардан ни өчен әлеге бәйгедә катнашырга теләк булдырулары хакында кызыксындык. Аларның күбесе: “Чараны оештыручылар безгә төрле мастер-классларда катнашу һәм үз-үзебезне сынап карау, күрсәтү мөмкинлеген бирә”, — диделәр. Иң кечкенә конкурсантка 15 яшь, ә иң олысына 23 яшь. Шулай итеп, “Татар кызы — 2016” бәйгесендә 13 кыз көч сынашачак.


“Быел кызларга таләпләребез югары. Әзерлек барышында да катнашучыларга җиңел булмас дип уйлыйм. Чөнки күптөрле мастер-класслар, фото­сессияләр, остаханәләр оештырачакбыз. Һәр айда эш тәртибе билгеләнгән. Күп кызлар укыйлар да, эшлиләр дә, шуңа күрә вакыт мәсьәләсендә кайбер кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Кызлар оештырылган әзерлек чараларында төрле сәбәпләр аркасында 3 мәртәбә катнашмасалар, алар катнашучылар исемлегеннән сызылачак. Быелгы бәйге программасын режиссерыбыз Ләйлә Бәхтиярова эшлиячәк. Беренче күзаллаулар бар инде”, — диде Рушана Саттарова.
Милли басмабызның киләсе саннарында “Татар кызы-2016” бәйгесендә катнашучы кызлар, чарага әзерлек барышы хакында мәгълүмат биреп барырбыз.

Бу санда “Татар кызы — 2016” бишенче республикакүләм матурлык бәйгесенең оештыручылары һәм остазлары белән якыннанрак танышыйк.

Рушана Саттарова — 2007 елда республиканың “Иман” татар яшьләре берлегенә килә. “Сәйлән” бию төркемен оештырды. Иҗади һәм киңкырлы эш алып бара. Бүген “Иман” татар яшьләре берлегенең һәр чарасы, проекты аның җаваплылыгында уза. Ул — төп оештыручы. Акча табучы да, яшьләрне җыйнаучы да ул. Җаваплы һәм ару белмәс, тынгысыз җан иясе. “Иман”лылар аны яратып: “Әни”, — диләр.

 

 

 

 

Гүзәл Әгълиуллина — бәйгенең фотографы, визаж сәнгате буенча мастер-классларны җитәкләүче. Бигрәк тә социаль һәм хәйрия, белем арттыру һәм спорт чараларын оештыруда актив катнаша.

 

 

 

 

 

Гөлнара Шәяхмәтова “Иман” татар яшьләре берлегенә 2009 елда килгән. Оешмада балалар лагерен оештыру буенча актив эш алып бара. 2012 елдан башлап, “Татар кызы” бәйгесендә татар милли кием үрнәкләрен ясау серләренә өйрәтә. Финал өчен кызларга милли рухта сугарылган заманча калфак һәм түшлек эшләргә ярдәм итәчәк.

 

 

Рузанна Адылова — бәйгенең хореографы. “Мин үземне хәтерләгәннән бирле биим”, — ди ул. “Иман” татар яшьләре берлегенә 2008 елда килгән. 5 ел дәвамында Удмурт дәүләт университетының фитнес-аэробика буенча җыелма командасына кергән. Төрле иҗади һәм бию бәйгеләренең җиңүчесе. Хәзерге вакытта “Иман” каршында эшләүче “Сәйлән” бию төркеме хореографы. Бәйгедә ул кызларга иҗади номерларын әзерләргә ярдәм итәчәк һәм татар биюен куячак.

 

 

Ульяна Волкова — 12 ел дәвамында “Андан” бию халык ансамбле солисты. Россия һәм халыкара бәйгеләр җиңүчесе. “Җирән чибәркәй — 2014” бәйгесе финалис­ты, Сочида узган 2014 елгы Олимпия уеннарында мәдәни олимпиадада катнашучы. “Татар кызы — 2016” республикакүләм матурлык бәйгесендә кызларны сәхнәдә үз-үзләрен тотарга, матур итеп йөрергә өйрәтәчәк.

 

 

Ләйлә Бәхтиярова — бәйгенең баш режиссеры. Аны Татарстанда һәм Удмуртиядә яхшы беләләр. Казанда Универсиада вакытында спорт презентацияләрен оештыручы. Шулай ук республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төрле чараларның сценарийларын яза, оештыра. “Татар кызы — 2016” республикакүләм матурлык бәйгесенең финалы онытылмаслык тамаша булачак, дип вәгъдә итә.
Кызларга татар телен үзләштерүдә быел “Яңарыш” газетасы редакциясе ярдәмгә алына. Кызлар өчен милли басмабыз редакциясендә татар телен өйрәтү курслары эшләячәк.