Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - “Хәерле кич!” тапшыруына — 30 ел
11.02.2021

“Хәерле кич!” тапшыруына — 30 ел

3 дистә ел элек телевидениедә беренче татар тапшыруының барлыкка килүе ниндидер зур ачышка тиң була. “Бу республикадагы татар халкын берләштерүдә иң хәлиткеч адымнарның берсе булды”, — дип әйтә бүген ул чордагы милли күтәрелешнең шаһитлары. Тапшыруны булдыру, аны эшләтеп җибәрү өчен күп көч куйган Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Мәсгуд ага Гаратуев инде арабызда юк. Әмма ул башлаган эш әле дә дәвам итә. Тапшыруның алып баручылары, авторлары үзгәрсә дә, кыйбласы үзгәрми. “Хәерле кич!” бүген дә кызыклы һәм бай эчтәлекле чыгарылышлары белән үз тамашачасын сөендереп тора. 2005 елдан “Хәерле кич!”нең авторы һәм алып баручысы Удмуртиянең атказанган журналисты – Хәмидә Гайфуллина.

Бүген тапшыру атна саен 20шәр минут дәвамында эфирга чыга. Республика татарлары тормышын яктырткан һәр тематик тапшыруны милләттәшләребез көтеп ала, яратып кабул итә дип әйтү, һич тә арттыру булмас. Берничә ел элек “Хәерле кич!”нең телевизион кушымтасы – “Заман сулышы” тапшыруы барлыкка килде. Ул Удмуртиянең кызыклы, күренекле шәхесләре белән алып барылган әңгәмәләргә корылган. Актив тамашачылар, кызыксыну, халык мәхәббәте булганда, тапшырулар әле бик озак еллар зәңгәр экраннардан милләттәшләребезне сәламләр.
Юбилей уңаеннан без тапшыруның авторы Хәмидә Гайфуллинаның, “Хәерле кич!”тә озак еллар журналист булып эшләгән һәм беренче алып баручы Ирек Шәриповның, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасованың фикерләрен белдек.

Хәмидә Гайфуллина, Удмуртиянең атказанган журналисты, “Хәерле кич!” тапшыруының авторы һәм алып баручысы: “1980 нче еллар ахыры, 1990 нчы еллар башында республикада милли хәрәкәт күтәрелеп китте. Ул вакытта халык белән элемтәгә керергә кирәк иде. Шуңа күрә дә, ТИҮ президиумы Удмуртиядә массакүләм-мәгълүмат чараларын булдыруны үзлә­ренең төп бурычы итеп куялар. 1989 елның ноябрендә “Очрашу” радиожурналы, 1991 елда “Хәерле кич!” тапшыруы һәм “Яңарыш” газетасының листовка форматындагы беренче саны дөнья күрә. Һәм шушы чордан башлап, милләттәшләребезнең активлыгы аркасында, тапшырулар да, газета да сакланып килде. Төрле регионнарда, өлкәләрдә ул елларда шулай ук милли басмалар да, тапшырулар да барлыкка килгән иде. Ләкин аларның күбесе инде юк. Ә “Хәерле кич!” тапшыруының озак еллар сакланып килүендә нәкъ менә милләттәшләребезнең актив булуы зур роль уйный дип саныйм мин.
Әле тапшыру чыга гына башлаган вакытта икетуган энемнең гаиләсе белән очраштык. Ул безгә нидер күрсәтергә теләп, видеокассета куйды. Ә анда “Хәерле кич!” тапшыруы килеп чыкты. Милләттәшләребез тапшыруны телевизор аркылы карап кына калмаганнар, ә аны хәтта яздырып та барганнар. Энем яздырган тапшыруның эчтәлеген дә хәтерлим әле. Ува районындагы бер авылдагы атлар турында булганга күрә, “Булай атлары” дип атала иде ул. Бик матур тапшыру буларак истә калган.
Шул чордан башлап, хәзерге вакытка кадәр тамашачылар белән ныклы элемтә урнаштырылган. Тапшыруда ниндидер хата калса, дөреслек булмаса, алар шунда ук безнең белән элемтәгә керәләр. Хатабызны төзәтергә ашыгалар. Һәм менә беренче көннән башлап нәкъ шушы тыгыз элемтәнең булуы тапшыруның үсүенә, аның сакланып калуына китергәндер.
Тапшыруда без бары тик республика яңалыклары турында сөйли идек. Бик күп районнарга чыктык. Ул вакытта шундый нык күтәрелеш иде, бик күп чаралар уздырылды. Рәхәтләнеп шуларны төшереп, кайсыбер районнарда хәтта куна да калып йөри идек. Безне һәр җирдә дә яратып каршы алулары сөендерә иде. Тапшыруларның геройлары минем якын дусларыма әверелделәр.
90 нчы еллар башында дингә якынаю башланды. “Хәерле кич!” тапшыруында да вәгазьләр сөйләнелә, дин әһелләре белән әңгәмәләр оештырыла иде. Бу шулай ук халыкны тәрбияләүгә йогынты ясагандыр.
Тапшыруны эшләгән дәвердә кызык­лы вакыйгалар да була. Мәсәлән, ин­тервью алганда, әңгәмәдәшеңне сөйләштерә белү кирәк. Күбесе алдан язып алып килә дә, шуны укый. Укып бетергәч, тагын сөйләштерә башлыйсың. Әңгәмәдәш үзе дә сизмичә, кыенсынмыйча синең сорауларыңа җавап бирә башлый. Тагын бер истә калган вакыйга — Балезино районында Наҗия исемле апа гаиләсендә Сабантуйга әзерлек турында сюжет төшердек. Аның балалары җыелып, мичтә тәмле ризыклар пешергәннәр иде. Мондый җылы, матур сюжетлар гел истә кала. Тагын бер елны Сабантуй турында сюжет төшергәндә, Татар Базары бистәсенә барып, урамда халыктан сораштыру оештырдык. Кибеттән кайтучы әбиләр, өлкән яшьтәге апалар рәхәтләнеп үзләренең яшь чаклары турында сөйләделәр. Миңа калса, хәзер без андый сораштыруларны сирәгрәк уздырабыз. Ә ул кирәк. Без хәзер үз тапшыруларыбызны социаль челтәрләргә дә куябыз. Халык анда да үз фикерләрен калдыра ала. Шулай ук без телефон аша да һәрвакыт элемтәгә керергә әзер.
Эшләү дәверендә тагын шунысына игътибар итәм: кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, я эше турында сөйләргә, я берәр гореф-гадәт күрсәтергә (мәктәпләрдә, балалар бакчасында, милли оешмаларда бик яхшы эшлиләр), алар бик теләп риза булалар. Чөнки барыбыз да башкаларга үрнәк булсын дип тырышабыз бит.
Быел “Хәерле кич!” тапшыруына — 30 ел. Тапшыру өчен бу бик зур вакыт. “Хәерле кич!” – минем тормышым. Көн саен бүген шундый-шундый кешеләр белән очрашасым бар дип уяна, киләчәккә максатлар куя, үз телемдә милләттәшләрем белән аралаша алуым белән бик бәхетле мин!”

Ирек Шәрипов, Татарстан Халыклар Дус­лыгы йорты директоры:
“Хәерле кич, хөрмәтле милләттәшләр!” Шушы сүзләр белән без 30 ел элек Уд­муртиядә гомер итүче 110 меңгә якын татарга мөрәҗәгать иттек. Милләттәшләребез өчен бу гади сәламләү сүзләре генә түгел иде. Бу безне берләштереп торучы, яңа эшләргә өндәүче яраткан тапшыруыбызның исеме дә. 30 ел элек Удмуртиядә башланган милли хәрәкәтнең иң зур көче шушы татар тапшыруы иде. Эфирга гадәттә бер генә журналист чыкса да, бу хезмәт артында дистәләгән кешеләр тора. Беренче көннән башлап тапшыруны булдыру өстендә эшләгән кешеләрне мин бүген дә зур рәхмәт хисләре белән искә алам. Бу, әлбәттә, беренче алып баручыларыбыз – Флюрә Насыйрова, Гөлфәния Муллагалиева. Бу телепроектта хезмәт куйган журналистлар – Фәнзилә Салихова, Ләйсирә Йосыпова, Ландыш Гайнетдинова. Безнең режиссерыбыз Зөфәр Нәбиев, тавыш режиссеры – Хатыйб абый Мингазов. Һәм тагын дистәләгән кешеләр – операторлар, монтажерлар, режиссерлар — безнең татар тапшыруы өчен дип, ут йотып эшләп йөргән кешеләр. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Иң сөендергәне – бу эшнең дәвамлы булуы. Удмуртиядә “Яңарыш” газетасы да, китап нәшер итүләр дә, телетапшырулар да, “Очрашу” радиожурналы да, сәнгать өлкәсе дә — барысы да әле дә үсеш юлында. Бу — иң зур казанышыбыз­дыр. Әлбәттә, бу эшнең нык­лы нигезгә корылуыннан да тора. 90 нчы елларда милли хәрәкәтнең башында торган Мәсгуд Гаратуевка, аксакаллар шурасы рәисе Шиһабетдин ага Садыйковка, җәмәгать эшлеклесе, журналист Закуан Нуретдиновка һәм тагын дистәләгән кешеләргә без бүгенге көндә бик нык рәхмәтле. Дәүләтнең ярдәме дә бик күп булды. Монда Удмуртия җитәкчелеген дә, үзебезнең милләттәшләребез Рәшид һәм Нәзирә Касимовлар гаиләсен дә искә аласы килә. Бу дәүләт җитәкчелеге, халкыбыз, эшкуарлар, сәясәтчеләрнең уртак көче, уртак тырышлыгы иде. Бары тик бердәмлек аркасында гына без шундый матур нәтиҗәләргә ирешә алдык.
Удмуртиядәге татар милли хәрәкәте — ул безнең зур, күпмиллионлы татар халкының мөһим бер өлеше. Удмуртиядә яшәүче татарлар — алар мәнфәгатьле, мәгърифәтле, тырыш, уңган, булган халык, татар хал­кы­ның асыл бер өлеше. Ул киләчәктә дә шулай булсын иде”.

Рәмзия Габбасова, Удмуртия татар­ларының милли-мәдәни автономиясе рәисе: “Бүгенге Удмуртия татарлары матбугат чаралары булуы белән аеруча бәхетле. Чөнки бер генә регионда да бездәге кебек күпсандагы милли матбугат һәм мәгълүмат чаралары юк. Әгәр дә безнең милли тап­шыруларның гомуми эфир вакытын санасак, атнасына 3 сәгатькә якын чыга. Һәм шушы вакытның күп өлешен “Хәерле кич!” тапшыруы алып тора. 30 ел дәвамында ул берөзлексез тамашачыларны сөендерә. Моның белән без бик горурланабыз, шуңа шатланабыз. Чөнки бу тапшыру 30 ел элек милләтебезне уятып җибәрүдә бик зур роль уйнады. Бүген без күп нәрсәнең кадерен дә белмибез. Күп кешеләр: “Хәзер Интернет заманы, барлык мәгълүматны шуннан алырга мөмкин. Тапшырулар, газета нигә кирәк?” – дип әйтәләр. Ләкин “Хәерле кич!” тапшыруы бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән икән, димәк, ул безнең тамашачыга кирәк. Һәм аның кирәклеген дәлилләү өчен мисал эзләп әллә кая китәсе дә юк. Тапшыруның вакыты үзгәрсә, тамашачылар “Яңарыш” газетасы редакциясенә, “Хәерле кич!”нең авторына шалтыратып: “Безнең тапшыру кая китте?” – дип сорый башлыйлар. Бу милләттәшләребезнең “Хәерле кич!”не яратып караулары, аны көтеп алулары турында сөйли. Киләчәктә дә тапшыруның үз кыйбласына тугры калып, милләттебезне сак­лауга зур өлеш кертүен теләп калабыз”.

Эльвира Хуҗина.