Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Хәерле кич!» тапшыруына — 25 ел!
30.12.2015

«Хәерле кич!» тапшыруына — 25 ел!

Әгерҗе районында яшәсәк тә, элек әти-әнием белән бик яратып, Удмуртиянең “Хәерле кич!” тапшыруын караганым хәтердә. Ул елларда Татарстан телеканаллары бездә бөтенләй диярлек күрсәтми иде. Татарстанда яшәп, Удмуртия татарларының милли тапшыруын атна саен көтеп алып, тын да алмый игътибар белән карый, таныш кешеләрне күрсәк, горурлык хисләре кичерә идек. Ул вакытта Казан дикторларына түгел, ә нәкъ менә “Хәерле кич!” тапшыруының алып баручыларына карап, мин: “Эх, алар кебек үк телевидениедә эшләргә, туган телемдә тапшырулар алып барырга иде”, — дип хыяллана, аларны күрәсем, үзләре белән аралашасым килә иде. Аллага шөкер, теләкләрем чынга ашты. Әлеге тапшыруны әзерләүдә көч куйган кешеләрнең күбесе белән таныш мин.

Вакытның тиз узуына гаҗәпләнмәгән, га­җизләнмәгән кеше юк­­тыр ул. “Хәерле кич!” тап­шыруының эфирга чыга башлавына да 2016 елда 25 ел була. Чирек гасыр вакыт узса да, ул бүген дә үз кыйбласына тугры калып, кызыклы һәм бай эчтәлекле чыгарылышлары белән безне сөендереп тора. Әлеге куанычлы форсаттан файдаланып, “Хәерле кич!” тапшыруын булдыруда, әзерләүдә үзләреннән өлеш кертүчеләргә сүз бирәбез.
“Узган гасырның 90нчы елларында Татар иҗтимагый үзәге президиумы бик тә мөһим карар кабул итте. Удмуртиядә татарлыкны ныгыту өчен халык арасында агитация алып баруда, һичшиксез, радио, телевидение, газета кулланырга кирәк. Шушы карарны тормышка ашыру нияте белән Удмуртия дәүләт телерадиокомпаниясенә юл тоттым. Ул вакытта Олег Шибанов җитәкчелек итә иде. Ул — алгы карашлы, бик яхшы кеше. Безнең теләгебезне игътибар белән тыңлады. Василий Михайловны чакырды. Алар артык сөенмәсәләр дә, безгә каршы килмәделәр. Мин хәтта аптыраш­та калдым. “Әгәр бу эшкә алынасыз икән, барысын да үзегез эшләячәксез. Без кысылмыйбыз”, — диделәр. Мин ризалаштым. Очрашу барышында: “Беренче тапшыруыгыз 14 гыйн­варда эфирга чыгарга тиеш”, — дип билгеләп тә куйдылар. Безнең тапшыру әзерләү өчен нибары бер ай гына вакытыбыз бар иде. Тиз арада алып баручыларга бәйге оештырдык. Без бу бәйгегә бик күп кеше килер дип күзалдына да китермәгән идек. Күпсанлы яшь егетләр, кызларны күреп бик сөендек. “Хәерле кич!” тапшыруының алып баручылары итеп өч кешене: Филүзә Насыйрова, Гөлфәния Муллагалиева һәм Фәнзилә Салихованы сайладык. Алар бер-бер артлы эшли дә башладылар. Режиссер итеп Эдуард Ивановны һәм Анатолий Петровны бирделәр. Аларның икесенең берсе дә татарча белми иде. Беренче тапшыруны әзерләве бик җиңел булмады, билгеле. Ул “Каз канаты” җыры көенә башланып китте. Филүзә Насыйрова актриса иде, бик матур итеп алып барды, халыкны әлеге күңелле вакыйга белән тәбрикләде. Тапшыруны Удмуртия татарларыннан тыш, Татарстан, Башкортстан, Пермьдә яшәүче милләттәшләребез дә карый алды. Тапшыру эфирга чыкканнан соң, безгә бик күп рәхмәт хатлары килде. “Хәерле кич!” тапшыруы урыслаша барган халкыбызда телебезгә һәм динебезгә карата ихтирам хисен арттырырга ярдәм итте. 25 ел эчендә тапшыру зур үзгәрешләр кичерде. Без хәзер телсез, имансыз халык түгел, ә иреккә омтылышлы, татар булуы белән горурлана торган тырыш милләт. Шунысын да әйтәсе килә: халыкны биетеп, җырлатып кына алга китеп булмый, җитдирәк темалар күтәрүдән дә курыкмаска кирәк”, — дигән уй-фикерләрен җиткерде Татар иҗтимагый үзәгенең Мактаулы Президенты Мәсгуд Гаратуев.
“Телевидениедә татар тапшыруы ачылуның әһә­миятен Удмуртиядәге татар җә­мә­гать­челеге вәкилләре беренче космик спутник очыру белән тиңләде. Ике атнага бер тапкыр 45 минут дәвамында эфирга чыгучы “Хәерле кич!”не бөтен татар халкы карый иде, дип әйтсәк арттыру булмас. Бу республикабыздагы татар халкын берләштерүдә иң хәлиткеч адымнарның берсе булгандыр.
Тапшыру үзе спутник булса, аның беренче космонавтларын да искә төшерергә кирәк. Иң элек Удмуртия телевидениесендә та­тар тапшыруы ачарга кыюлык тапкан Дәүләт телерадио­компаниясе рәисе Олег Шибановка тукталыйк. Соңыннан сөйләүләренчә, коллективта күп кеше татар тапшыруын ачарга каршы чыккан булган, моны кирәксез эш дип дәлилләргә тырышкан. Әмма Олег Корнилович бервакытта да кыю яңалыклар кертүдән курыкмый иде һәм соңыннан телевидениедә әллә ничә җитәкче алышынса да, анда әле хәзер дә нәкъ менә бу шәхесне иң җылы хисләр белән искә алалар.
“Шау-шулы Казаннан яшь бел­геч буларак кайткач, Ижауда да эшне андагы кебек зур, киң колачлы итеп алып барырга кул кычытып тора иде. Соңгы егерме ел эчендә барлыкка килгән нәтиҗәләрне барлаганда, бу уйларның кайберләре тормышка ашкандыр дип уйлыйм”, — дип искә алды Ирек Шәрипов һөнәри юлын башлаган елларны.
Василий Михайлов “Хәерле кич!” тапшыруы эфирга чыкканда телевидениедә җитәкче урынбасары булып эшләгән. “Тап­шыруның барлыкка килү тарихын яхшы хәтерлим. Бу эштә Мәсгуд Вахитовичның өлеше зур. Баштарак кыенлыклар булды, ләкин татар җәмәгатьчелеге аларны тиз арада хәл итте. Татар телендә тапшыру булдырып, мөһим олы эш башкарылды. 90нчы елларда илебезнең төрле почмакларында тавыш-гаугалар, низаг­лар булды. Ә бездә Удмуртиядә төрле халыклар туганнардай дус-тату яшәделәр һәм бүген дә бердәмлегебезне җуймадык. Халыкларны дуслаштыруда “Хәерле кич!” тапшыруының да роле зур булгандыр”, — дип, хатирәләрен барлады ул.
“Мин Яр Чаллы педагогия инс­титутында белем алдым. Бик ярата идем бу шәһәрне. Әмма кияүгә чыккач, Ижауга күчәргә туры килде. Яр Чаллыдагы киң урамнар, төзек матур йортлардан соң, Ижауның тар урамнары, җимерек йортлары күңелемне төшергән иде. Һөнәрем буенча эш эзләргә дә туры килде. Исәнбайда яшәүче әнием “Хәерле кич!” тапшыруын яратып карый иде. Ул шунда Мәсгуд абый Гаратуевның балалар бакчаларында милли төркемнәр, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылуы турында сөйләгәнен ишетеп алган. Әнием миңа Татар иҗтимагый үзәгенә барып, эш белешергә киңәш бирде. Нәкъ шул елны татар гимназиясе дә ачылырга тиеш иде. Әмма аны бер елдан соң гына ачыла, диделәр. Тик минем бер ел көтәргә мөмкинлегем юк иде. Ирек Шәрипов белән танышлар булгач, эш сорап, мин аңа мөрәҗәгать итәргә булдым. Ул миңа телевидениедә эшләргә тәкъдим ясады. Башта югалып калдым. Соңыннан биредә эшләүче кешеләрнең зыялы, тәрбияле, ачык булуларын күреп, бар куркуларым югалды. Ул вакытта “Хәерле кич!” тапшыруының аерым бүлмәсе юк иде әле. Мин килгәннән соң, озак та үтмәде, иҗат төркемебезгә яңа бүлмә бирделәр. Ирек Илдус улы миңа: “Аягың җиңел булды”, — дигән иде. Ул елларны сагынып искә алам. Мин “Бәйрәм бүген!” сәхифәсе өчен җаваплы идем. Тапшыруга килгән котлау хатларын хатасыз, кешеләрнең исем-фамилиясен дөрес әйтер өчен кат-кат укып, ятлап бетерә торган идем. Без эшләгәндә, компьютерлар да юк иде әле. Шулай да күңелле итеп, рәхәт итеп эшләдек. Эштән китү дигән бернинди теләк тә булмады. Һәр иртәне сөенеп эшкә бара идек, кайчак өйгә кайтасы да килми иде. “Хәерле кич!” тапшыруыннан соң, мин 5 елга якын “Минем Удмуртия каналында” “Күңелле кыңгырау” балалар тапшыруында эшләдем. Балалар белән эшләве бик тә ошады, шуңа күрә балалар бакчасына күчтем. Бүгенге көндә бакчабызга йөрүче малайлар, кызлар “Күңелле кыңгырау” тапшыруының алыштыргысыз геройлары булып торалар. Шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр, бик сәләтле безнең балалар. Әле дә булса, телевидениедән аерылганыбыз юк”, — дип горурланып сөйләде Ләйсирә Йосыпова.

Күп еллар “Хәерле кич!” тапшыруының режиссеры булган Зөфәр Нәбиев та ул елларны яратып искә ала. “Беренче белемем механика белән бәйле. Заводта эшләдем. Соңыннан болгавыр еллар башлангач, китәргә туры килде. Халык киностудиясендә директор булып эшләдем. Соңыннан “Телевидениедә татар телен белә торган режиссер эзлиләр икән”, — дигән хәбәр ишеттем. Барып карарга булдым, шулай итеп телевидениедә эшли башладым. Режиссерлык — зур эш инде ул. Музыканы аңлый белергә, сценарий язу осталыгы да кирәк. Хәзер заманча техниканың мөмкинлекләре зур, күпчелек эш компьютерда һәм бик тиз башкарыла. Тәртибе шул ук булса да, без эшләгән чорда мондый мөмкинлекләр юк иде. Бер ел дәвамында тапшыруны ялгызыма гына әзерләргә туры килде. Икенче урында эшләргә теләсәм дә, тапшыруга бөтенләй ябылу куркынычы янагач, кеше табылганчы, дип калдым. Аллага шөкер, Хәмидә Гайфуллина ризалашып, тапшыруыбызга яңа сулыш өреп җибәрде”.

Олег Бондарев күп еллар “Хәерле кич!” тапшыруының монтажеры булып эшли, шушы вакыт эчендә бераз булса да татар телен үзләштерә башлаган. “Мин удмурт, татар телле тапшыруларны әзерлим. Кай­чак сөйләүчеләрнең инто­нация­ләреннән чыгып, нәрсә сөйләүләрен аңлыйм. Хәмидә Харис кызы безгә татарча-русча сүзлек алып биргән иде. Шуны һәрчак кул астында тотам, нинди дә булса сүзләр аңлашылмаса, тиз генә эзләп табам. 20 ел дәвамында татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте бе­лән якыннан таныштым. Рәхәт­ләнеп эшлим, татарларга сокланам”, — ди ул.
10 ел элек тапшыруның режиссеры итеп Светлана Прокопченко билгеләнә. Ул да татарлар белән эшләгән вакытны зур хөрмәт хисләре белән искә ала. “Мин кешеләргә милләтләргә аерып карамыйм. “Хәерле кич!” тапшыруында эшләү татар милләте белән якыннан танышу мөмкинлеге бирде. Бик кунакчыл, тырыш һәм ачык кешеләр бит сез. 10 ел эчендә кайда гына булмадык, нинди генә кызыклы кешеләр белән аралашырга туры килмәде? Татар телен үзләштерә алмасам да, сөйләмне аңлый башладым. Бу тапшыру минем тормышымда якты эз калдырды”.
Дәүләт телерадиоком­пания­сендәге бер төркем журналистлар икенче телеканалга күчеп киткәч, “Хәерле кич!” тапшыруының язмышы кыл өстендә кала. Бер ел дәвамында аны режиссер Зөфәр Нәбиев әзерли. Аңа ялгызына автор, режиссер һәм тагын бик күп вазифаларны башкарырга туры килә. Фидакарьлеге аркасында ул “Хәерле кич!” тапшыруын саклап кала. Телевидение җитәкчелеге Вера Кадырова соңыннан тапшыруны әзерләү һәм алып баруны радиода эшләүче милләттәшебезгә — Удмуртиянең атказанган журналисты Хәмидә Гайфуллинага йөкләргә дигән тәкъдим белән чыга. “Уйлар өчен сиңа ике көн вакыт бирәбез. Ризалашмыйсың икән, тапшыруны ябарга туры киләчәк”, — диләр алар катгый рәвештә. Хәмидә Харис кызы: “15 ел дәвамында милләттәшләребезне җыйнап, барлап, милли тормыштагы вакыйгалар белән таныштырып торган матур тарихы булган тапшыруның бетүе бик аяныч һәм зур ялгышлык булыр иде. Күп еллар татар журналисты булып эшләгәч ризалаштым. Журналист дусларым белән: “Безнең арада көндәшлек юк. Һәрберебезнең дә үз иркендә эшләү мөмкинлеге булачак”, — дип килешендек. “Безнең вакыт” тапшыруы мәгълүматка бай, андагы сюжетларның дәвамлылыгы 2-3 минут кына. Ә мин тематик тапшырулар әзерли башладым. Режиссерыбыз Светлана Прокопченкога рәхмәтем зур, телевидениедә эшләү серләренә нәкъ менә ул өйрәтте. Хәзерге вакытта “Хәерле кич!” тапшыруының режиссеры — Николай Эскандеров. Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп эшлибез. Әйтик, олы чараларны ике камерага төшерү мөмкинлеге бар. Операторыбыз гына түгел, Николай да видеога төшерә. Эш барышында күп төрле кызыклы кешеләр белән танышырга, аралышырга туры килә. Монтажер Олег Бондарев та татар телен үзләштереп килә дияргә була. Кайчак сюжетларны аңа ялгызына гына ясарга туры килә. Кул астында русча-татарча сүзлек тота. Нинди дә булса сүз аңлашылмаса, сүзлектән эзләп таба. Оператор Иван Блинов белән дә озак эшләдек. Хәзер “Хәерле кич!”не әзерләүдә оператор Алексей Крылов күп тырышлык куя. Бик күндәм, тыныч холык­лы егет. Хәтта тапшыруны эшли башлаганда, мин укыган догаларны өйрәнде.
Мин үз эшемне, геройларымны бик яратам. Аларның күбесе — минем якын дусларым. Өлкәннәрнең гаять бай тормыш тәҗрибәсеннән үзем өчен күп файдалы мәгълүмат алам, матур һәм үрнәк татар гаиләләре белән аралашып, яшәү дәрте, көче белән баетам үземне. “Хәерле кич!” тапшыруында эшли генә башлаган чорда без республикабызның күп районнарына барып, милләттәшләребез белән аралашу бәхетенә ия булган идек. Тик ни кызганыч, соңгы елларда бу мөмкинлек чикләнде бераз. 2015 елдагы соңгы тапшыруны әзерләгәндә ел дәвамында эфирга чыккан тапшыруларны барлаганнан соң, республикабызда сәләтле татар балаларының бик күп булуын күрдек. Чөнки тапшыруларның күбесендә күптөрле милли бәйге, фестивальләрдә, татар теле һәм башка фәннәр буенча олимпиадаларда җиңү яулаган тырыш кызлар, малайлар катнашкан. Бу — матур киләчәгебез бар дигәнне аңлата. Кайберәүләрдә тапшыруның иртән эфирга чыгып, “Хәерле кич!” исемен йөртүе сорау тудыра иде. Шул уңайдан яңа исемгә бәйге дә игълан итеп карадык. Тик милләттәшләребезнең күпчелеге: “Тимәгез, тапшыруның исеменә, ул сәламләү түгел. “Хәерле кич!” — бренд, аны алыштырырга ярамый!” — дип каршы төштеләр”, — дип сөйләде.
25 ел — чирек гасыр. Аз да сыман, күп тә кебек. Кеше гомеренең иң матур, көчле чагы. “Хәерле кич!” тапшыруының да зур сынаулар узып, тамашачылар ышанычын яулаган, аерылгысыз дустына әверелгән чагы. Әле күп еллар зәңгәр экраннарыбыздан саф татарча “Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!” — дип сәламләргә язсын.

Альбина Шәйхетдинова.