«Хәбәр ит: үлемне кайда саталар!»
12 ноябрьдә Удмуртиядә шушы исем астында акция игълан ителде. Әлеге акция 10 көн дәвам итәчәк. Наркокүзәтү хезмәткәрләре гражданнарны наркотиклар сатучыларның, наркотиклар саклау урыннарының, наркопритоннарның адресларын белгән очракта, кичекмәстән түбәндәге адреслар буенча хәбәр итәргә чакыралар: 44-77-55 (ышаныч телефоны), 44-77-33, 44-11-33.
Мәгълүматны 426039, Ижау шәһәре, Воткинское шоссе,120 адресы яки fskn-ur@udm.net электрон адресы буенча да җибәрергә була.
15-21 ноябрь көннәрендә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр 44-75-59 телефоны аша шалтыратып, наркотикларга бәйлелекне дәвалау, реабилитацияләү буенча белгечләрдән, табиблардан киңәш алырга мөмкин булачак.
2012 елның 9 аенда тәүлек дәвамында эшләүче “турыдан-туры элемтә”, “ышаныч телефоны” аша һәм электрон адрес буенча гражданнардан 403 мөрәҗәгать кабул ителгән. 14 җинаять эше кузгалтылган, административ хокук бозу турында 12 беркетмә төзелгән, 5 кеше җинаять җаваплылыгына тартылып, хөкем ителгән.