Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Хыялсыз кеше — канатсыз кош
17.11.2016

Хыялсыз кеше — канатсыз кош

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән чагында танышырга туры килде әлеге егет белән. Рамил безнең балалар бакчасына медбрат булып эшкә урнашты. Балалар бакчасына ир-егетләр эшкә килү — бу бик сирәк күренеш. Шунлыктан Рамил Илфар улы Имаметдинов белән кызыксынуым артты. Аның белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.
— Рамил, татарча бик яхшы сөйләшәсең. Син кайсы яклардан? Үзең белән таныштырып китсәң иде.
— Мин 1987 елны Яр Чаллы шәһәрендә (ул чагында Брежнев иде әле) тудым, шунда үстем. Җәй айлары әнинең туган авылы Норлат районында узды. Әни ягыннан 7 бала, шуларның һәрберсенең балалары авылга кайта иде. Анда мишәрләр яшәсә дә, без гел татарча гына сөйләшә идек. Әти — Зәйнең үзеннән. Өйдә ул безгә русча бер сүз әйтергә дә рөхсәт итмәде. Гел татарча сөйләштек. 90нчы елларда татарча сөйләшсәк, автобуста кырын карап куялар иде. Башлангыч сыйныфларда “Балкыш” татар мәктәбендә укыдым. Укытучы еш алмашыну сәбәпле, башка мәктәпкә күчәргә туры килде. Анда да мин 11нче сыйныфка кадәр барлык фәннәрне дә саф татар телендә укыдым.
— Мәктәптә ничек укыдың?
— ”4”легә укыдым. Әти бик коры, таләпчән иде. Ул: “Мин үзем гомер буе заводта станок артында эшләдем. Син дә шулай эшләргә җыенасыңмы? Укырга кирәк!” — дия иде. Һәрбер “3”ле өчен, тәртип бозу булса, “әти каешы” эләкте. Чиреккә ялгыш “3”ле чыкса, мин аны әтигә күрсәтергә курка идем. Әнигә генә әйтеп төзәткән чаклар да була иде.
Синеңчә, «әти каешы” ки­рәкме?
— Кирәк, ул булмаса, бәлки тормышым башка юнәлеш алган булыр иде. Мин моны вакыт үткәч аңладым. Мин кечкенә, ябык идем, шунлыктан бер укытучымның әйткән сүзләре исемдә калган: ”Безнең заманда кеше йә көче, йә акылы белән генә үз дигәненә ирешә ала. Ә синең көчең юк”. Мин шуны истә тотып, үзем өстендә эшли башладым. Сыйныф җитәкчемә рәхмәтлемен. Ул миннән кеше ясады. 58нче мәктәпкә күчкәндә, 3нчы класста 7 сүз укый идем минутка. Сыйныф җитәкчем өй эшләрен эшләргә булыша, аңлата иде. Аннан хәтта олимпиа­даларга йөри башладым.
— Һөнәр сайлау авыр булдымы?
— 11 сыйныфны тәмамлагач, сыйныфтан беркем беркая кермәде. Әти дә миңа ул чагында каты бәрелмәде: “Үзең кара”, — диде һәм мин йөк ташучы булып эшли башладым. Ярты ел эшләгәч, бераз акыл керде. “Яшь чакта укырга кирәк, гаилә корасы да бар бит”, — дип уйландым. Электроника белән кызыксынуым көчле булганга, әни миңа КАИга бар диде, үзем медицинага тартыла идем. Апам да фелдьшер. Беркемгә әйтмичә Чаллы медицина колледжына документларны бирдем һәм шунда укырга кердем. 3-4нче курста практика узган чагында мин бу һөнәр белән генә калып булмаячагын аңладым. Мондагы белем генә миңа җитми башлады. Укытучым да: “Сиңа, Рамил, табиб булырга кирәк!” — дип, гел әйтә иде.
Һәм табиблыкка укырга Ижауга килдең…
— Йөргән кызым белән укыган вакытта таныштык (хәзер инде хатыным), аны да табиблыкка укырга үгетләдем. 4нче курста укыганда: параллель рәвештә ЕГЭга әзерләндем. Май аенда билгеле булды: дәүләт имтиханы белән ЕГЭ бер үк көнне һәм бер үк сәгатьтә. Инде нишләргә? Кайсысына барырга? ЕГЭга бармасам, автомат рәвештә “2”ле төшә, имтиханга бармасам, 4 ел укыганым бушка китә, дипломсыз калам. Бүлек мөдиренә хәлне аңлаттым да киттем ЕГЭга. Ә имтиханга директор үзе килгән һәм “Отчислить”, — дигән. Икенче көнне директор янына барып, хәлне аңлаткач, бик нык орышты, тик алга таба табиблыкка укырга китүемне белгәч, имтиханга “5ле” куеп чыгарды. Моңа кадәр Ижауга аяк басканым да юк иде. Фельдшер белгечлеге булгач, мине кичке бүлеккә алдылар. Беренче курстан ук уку белән эшне бергә алып бардым. 279нчы балалар бакчасында медбрат, кафедрада лаборант, санитар… Кардиология үзәгендә эшләү — зур тәҗрибә булды. Бүлектә 40тан артык кеше, һәммәсе операциядән соң. Авыр хәлдә яткан кешеләрне, вакытында ярдәм күрсәтеп, үлемнән алып кала алсаң, күңелгә рәхәтлек аласың… Синең куллар кеше гомерен саклап калды. Спецализация башлангач, уку белән эшләү авыр булачагын, акча артыннан гына куу түгел, иң мөһиме — уку икәнен аңлап, эшемне ташлап, баштанаяк укуга чумдым. Хәзер интернатурада. Травматолог-ортопед булып, республика хастаханәсендә, олылар белән дә, балалар белән дә эшләргә туры килде.
— Кайсы күңелеңә якынрак соң: өлкәннәр яисә балалар белән эшләүме?
— Балалар белән эшләве җиңелрәк. Аларның яралары тизрәк төзәлә. Икенче яктан, бала тез авырта ди икән, ул әле тез генә булмаска да мөмкин.
— Син хәзер укуны тәмамлау алдында. Кайда эшләргә җыенасың?
— Ижауда калырга исәп. Тәҗ­рибә туплау, өйрәнү өчен биредә барлык шартлар да бар. Әлбәттә, яшь белгеч буларак, ниндидер ярдәм булса, яшь гаиләгә зыян итмәс иде. Мәсәлән, аз процентлы ипотека. Хәзерге вакытта торак турында да уйларга кирәк бит. Хатыным — ЛОР-табиб. Әле ярый бала тугач, ике яктан да әти-әниләр чиратлашып баланы карадылар. Без икәүләп укыдык.
— Рамил, минемчә, кулына диплом алган белгечләрнең барысы да хастаханәдә, ши­фаханәдә эшләмидер…
— Ижау дәүләт медицина академиясе бик яхшы табиблар әзерли. Белемнәренә ышанычы булмаганнар гына табиб булып эшләмидер. Ничә ел укып, күпме көч сарыф итеп, “торгаш” булып йөрү кирәк түгел, минемчә. Табиб — дөньяда иң кирәкле, дәрәҗәле, шул ук вакытта иң җаваплы, тынгысыз һөнәр. Кулыңда — кеше гомере. Бу — бик зур җаваплылык. Халык ихтирамын һәм ышанычын яулау өчен табибка бөтен барлыгын, белемен, һөнәри осталыгын, еш кына ял вакытын да авыруны аякка бастыруга багышларга туры килә. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда, табиб төн уртасында да, бәйрәмнәрдә дә авыру янына ашыга.
— Табиб бит әле ул, кулы белән генә түгел, ә теле, сүзе белән дә дәвалый, диләр.
— Әйе, мактанып әйтүем түгел, миңа да авыруларның: “Рамил, синең кулларың гына түгел, сүзләрең дә йөрәккә бәлзәм булып ята”, — дигән чаклары була.
— Рамил, үзең дә яшь кеше буларак, һөнәр сайлау алдында торучы яшьләргә киңәшең?
— Һөнәрне сайлаганда, игъти­барлы булсак иде: ак халатка һәм дәрәҗәсенә генә кызыгып, бу өлкәдә эшләү ул, минемчә, бик зур хата. Әгәр син тиешенчә һәм вакытында ярдәм күрсәтә алмыйсың икән, нигә эшләргә? Бу бит авырып ятучыны гына авыр хәлдә калдыру түгел, табиб һөнәренә тап төшерү. Борынгылар да, “Һөнәр кием түгел, ошамаса, салып атып булмый”, — диеп, шуны күздә тотып әйткәннәрдер инде. Яшьләргә киләчәк турында уйлап эш итәргә, алга карап һөнәр сайларга киңәш итәр идем.
— Рамил, димәк, син көчле рухлы, максатчан, хыял белән яшисең…
— Кеше хыялларга бирелеп яши. Хыялларның күбесе чынга ашмаслык булса да, без хыялланырга тиеш. Халык тикмәгә генә « Хыялсыз кеше — канатсыз кош” димәгән бит! Хыялланып яшәү максатка ирешергә ярдәм итә. Үзем һәрвакыт эш башлаганда максат куеп эш итәм. Бу хыялларның һәрберсен чынга ашыру — минем төп максатым.
Әйе, һәммәбез хыялланып яшик! Кеше хыялланып яшәгәндә генә үзенең якты теләкләренә, максатларына ирешә ала. Мин моңа Рамил үрнәгендә чын күңелемнән ышанам. Рамил һәм Лиана гаиләсенә һәр башлаган эшләрендә уңышлар гына юлдаш булуын телим.

Әңгәмәдәш — Гөлнара Вәлиева.