Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Хыялны чынга ашыручы шәхес
19.09.2013

Хыялны чынга ашыручы шәхес

Хыялны чынга ашыручы шәхес

Хыялны чынга ашыручы шәхес

Коралчылар көне Россия бәйрәмнәре календарена атаклы конструктор Михаил Калашниковның үтенече белән кертелгән. 2010 елда Калашников бу үтенече белән ул вакытта әле РФ Хөкүмәте рәисе булган Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. 2011 елда 19 сентябрь — Коралчылар көне буларак бәйрәм ителәчәге турында РФ Президенты Указ кабул итә.

Беренче тапкыр Коралчылар көне 2012 елда билгеләнеп үтелде. Корал җитештерүгә бәйле сәнәгать предприятиеләре булган Ижау шәһәрендә дә тантаналы чаралар узды. УР Президент хакимияте һәм Хөкүмәт җитәкчесе Александр Горяинов хәбәр итүенчә, быел бәйрәм чараларына коралчылар бөтен илдән чакырылачак. “Шәһәр күләмендә массакүләм чаралар оештырылмаячак. Чөнки әлеге бәйрәм — ул корал җитештерүдә өлеш кертүче кешеләр, предпрятиеләр көне”, — ди Александр Горяинов.

Бәйрәм программасының рәсми рәвештә “Мәңгегә Россия белән!” монументы янында башланып китүе күздә тотыла, биредә бәйрәм митингы да узачак. Бу көнне “Ижмаш” тарих музее кунакларны бушлай кабул итә, ә кичен УР Рус дәүләт драма театрында коралчылар бәйрәм кичәсенә җыела.

Әйе, бездә корал җитештерүче предприятиеләр дә, атаклы коралчылар да җитәрлек. Аннары, Удмуртиянең корал җитештерү белән бәйле зур тарихы бар. Әйтик, патшалар заманында ук Ижау үзенең мастеровойлары, ягъни корал җитештерү осталары белән билгеле. Андый осталарга кафтаннар бирә торган булганнар. Кафтанга лаеклы оста иң дәрәҗәле шәхес саналган. Менә шушы образны чагылдырып, Ижауның Үзәк мәйданында “Ижик” һәйкәле барлыкка килде дә инде. Ул 2010 елның 4 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге һәм Удмуртия Республикасының дәүләтчелек көненә 90 ел тулу уңаеннан Ижау шәһәре талисманы буларак куелды.

Ижик… үзенә бераз зуррак булган кафтан кигән малайның корыч скульптурасына авторлар шундый исем бирде. Цилиндр формасындагы эшләпәсендә миләш тәлгәше — Ижау шәһәренең бер символы. Әлеге һәйкәл Ижауның 250 еллыгына уйлап табылган “Ижик” курчагы һәм логотибы нигезендә туа.

Һәйкәлне ачу тантанасына берничә дистә кеше җыела. Шул көннән Ижикка кул белән кагылып, бәхет теләү һәм гаилә муллыгы өчен эшләпәсенә тиенлек акчалар салу матур гадәткә әверелә.

Әлеге һәйкәлне уйлап табучы Николай Хәлиуллин, ә скульпторы — Павел Медведев. Коралчылар көне алдыннан мин әлеге һәйкәл проектын уйлап тапкан Николай Хәлиуллин белән очрашып, танышасым, тулырак беләсем килде. “Скульптура үзе Ижау шәһәренең 250 еллыгына аталган проект кысаларында барлыкка килде. Җәй буе без эретеп һәйкәл кою өчен шәһәр буенча иске ачкычлар җыйдык. Барлыгы 180 килограмм (20 меңләп) ачкыч җыелды. Күпчелек ачкычларны Ижау шәһәренең Октябрьский районы халкы — балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучы балалар алып килде. Ул ачкычлар арасында ниндиләре генә юк иде! Бик нык сирәк очрый торганнары, хәтта узган гасырның 20-30нчы елларында кулдан ясаган 3 ачкыч та бар иде. Җитмәгән килограммнарны шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы компанияләре өстәде. Нәтиҗәдә, биеклеге 1,5 метрлы 800 кг авырлыктагы фигура барлыкка килде.

Идея миңа көтелмәгәндә килде. Һәркемнең дә өендә кирәкмәгән иске ачкычлары бар бит. Алар кулланылмыйча, тузан җыеп кына ята. Минем бар шәһәр халкын берләштерә торан талисман уйлап табасым килде. Рәсемдәге Ижикны чынбарлыкта булдырасым килде”, — ди Николай Хәлиуллин.

“Ни өчен аны ясау өчен башка әйбер түгел, нәкъ менә ачкыч җыярга теләдегез?” — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. Ул бераз мәгънәле итеп уйланып торды да: “Ачкыч — ул бәхет символы. Мәктәпләргә тәүге тапкыр атлап баручыларга белем ачкычы бүләк итәләр, ә туйларда яшь парларга бәхет ачкычларын югалтмауларын телиләр. Балачак хатирәсе — алтын ачкыч белән бәйле “Буратино маҗаралары” фильмы да, мөгаен, хәтерегездәдер… Гомумән, һәр кешенең күңеленә, йөрәгенә дә ачкыч бар… Ижау шәһәре хакимияте, “Ижсталь” заводы җитәкчеләре, “Юность» балалар хәрәкәте ярдәме белән проект чынга ашты. Иң мөһиме: ул һәйкәл халыкны битараф калдырмады, балаларга ошый, узып баручылар һәйкәл янында фотосурәткә төшә. Һәйкәл — ул мәңгелек.

“Алдагы көннәргә нинди идея, планнар белән яшисез?” — дип соравыма Николай Хәлиуллин: “Минем Ижау шәһәрендә беренче укытучыга һәйкәл булдырасым килә. Моның сәбәпләре бик күп. Беренчедән, һәркемнең дә әти-әнисе булмаска мөмкин (минем үземнең дә әтием юк, әнием бик яшьли үлеп, әби-бабам тәрбиясендә үстем), ә беренче укытучысы һәркемнең дә бар, булмаса — һичшиксез, булачак. Икенчедән, минем әнием, урыны оҗмахта булсын, укытучы иде. Ул һөнәренең остасы булу өчен җанын бирергә дә әзер иде. Мин дә аның юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайладым һәм менә мәктәп директоры вазифасына күтәрелдем.

Ә беренче укытучыга килгәндә, ул — баланы кулыннан җитәкләп мәктәп бусагасына алып керүче, дөньяны танытучы. Ул һәркемнең күңелендә матур, изге, кабатланмас булып уелып кала. Әгәр беренче укытучыга шәһәребездә һәйкәл куелса, ул чыгарылыш укучыларын, беренче сыйныфка баручыларны, мәктәп елларын исенә алучыларны берләштерер, үзенә чакырып торыр иде. Бирегә кешеләр бары тик укытучылар көнендә генә түгел, Белем бәйрәмендә дә, мәктәп белән хушлашканда да килер. Әлеге һәйкәлне кую проектын да мин гади, файдалы юллар белән чынга ашырмакчы. Әйтик, экологик акция — макулатура җыеп тапшыру аша. Күпме кешенең өендә кирәкмәгән газета-журналлар, иске китаплар, кәгазьләр ята. Аларны җыеп, тиешле урынга тапшырганда, Ижаудагы 60 мең бала 1кг макулатура (2 сум)тапшырган очракта да, шактый гына акча җыелачак. Иганәчеләр дә бу проектны чынга ашыру өчен ярдәм итәргә сүз бирде. Һәйкәлнең нинди булачагы турында хәзерге көндә рәссамнар баш вата. Ул баланы кулыннан җитәкләп килүче укытучы, йә парта янында укучысына иелеп дәрес аңлатучы укытучы рәвешендә күз алдына килә. Әмма шунысы хакында ышандырып әйтә алам, бу һәйкәл, һичшиксез, барлыкка киләчәк. Якынча вакыты аның ноябрь башларында булыр дип уйлыйм. Мин үзем тормышта “Максат — ул чынга ашырылу срогы куелган хыял!” дигән девиз белән яшим. Ә тормышта яңадан-яңа идеяләр туып кына тора. Алар бер генә юнәлештә дә түгел. Аллага шөкер, әлегә үз алдыма куйган мөһим максатларыма хыянәт итеп, ярты юлда туктап калганым юк”, — ди Николай Хәлиуллин.

Чыннан да, әлеге язмам героеның вакыйгаларга бай, тынгысыз, сокландыра торган яшәү дөньясын ачтым, аның хакында күбрәк белгән саен гаҗәпләнүем арта барды. Беренчедән, ике югары белем алып, күп кырлы тәҗрибә туплауга ирешкән. Ул мәктәптә укыганда укытучысының: “Син тарихны начар беләсең”, — дигән сүзләренә кимсенеп, “Минме начар беләм?! Бу фән буенча белгеч булуымны исбатлаячакмын!” — дип, үз-үзенә максат куя. УдДУның тарих факультетында укып, укытучы белгечлеге ала. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: һәр елны курс эшләрен ул Удмуртия татарлары тарихын өйрәнүгә багышлый. “Курс эшләрен язганда, татар милләтенә кагылышлы бик күп мәгълүмат та җыйдым. Алар арасында яхшы, горурланырлык сыйфатлар да ачтым, сөендермәгәннәре дә булды. Мисал өчен, бер карашка бик матур гына милли исем булып саналган Дамир, Вил, Ленар исемнәренең аңлатмасы һич тә милли кыймәткә ия түгел икән бит: Дамир — Да здравствует мир!, Вил — Владимир Ильич Ленин, Ленар — Ленин армиясе дигәннән килеп чыккан. Ә без әле һаман шуларны бердәнбер газиз балаларыбызга бирәбез, ә мәгънәсе нигә бәйле икәнен эзләп тә карамыйбыз”, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

“Сез үзегез кайсы яклардан соң, милләтегез буенча кем, исемегез Николай, фамилиягез татар булуы кызыксыну уята?” — дип сорыйм аннан. «Мин Әгерҗе шәһәрендә үстем. Миндә дүрт кан бар. — дип сөйләп китте ул. — Әнием ягыннан бабам — чын татар — Кырынды авылыннан, әбием — белорус, әтием ягыннан бабам -рус, әбием удмурт милләтеннән. Шулай да, татар милләтеннән булган бабам тәрбияләве эзсез югалмаган, күрәсең. Татар телендә иркен аралашам, традицияләрне дә яхшы беләм.

Николай Хәлиуллин икенче югары белемен икътисад буенча ала. Базар мөнәсәбәтләре заманында икътисадны белмичә яшәү мөмкин түгеллеге белән аңлата ул моны 9 ел Ижау шәһәренең Сәүдә техникумында укыта. Әмма теория белән генә эш итүне аз дип исәпли, тәҗрибә туплау нияте белән “Купол” заводына эшкә урнашып, биредә стратегик планлаштыру бюросы җитәкчесе булып эшли. Тик нәселдә булган укытучылык һөнәренә тартылу көчле булган күрәсең, ул янә яраткан һөнәренә әйләнеп кайта. Бу юлы — мәктәпкә. Берничә ел 29нчы лицейда эшли. Аннары аны А.С.Пушкин исемендәге 22нче лингвистик лицейга директор булып эшләргә чакыралар. Николай Хәлиуллин менә берничә ел инде әлеге лицейны җитәкли. Белем бирү белән генә түгел, балачак еллары мәктәптә үткән кызлар-егетләрнең тормышы мәгънәле дә, кызык та, тормышчан да узсын өчен барлык иҗади көчен, күңел байлыгын һәм гыйлемен сала. Әледән-әле мәктәп күләмендә сәламәтлек өчен файдалы булган спорт ярышлары, төрле күңелле акцияләр, кичәләр, драма әсәрләре куюны оештыруга зур әһәмият бирә. Үзе дә драма әсәрен сәхнәгә куюда балалар белән бергә катнаша, әле җитмәсә, гармунда да уйный.

Моңа кадәр миңа “Ижик” һәйкәленең проектын уйлап табучы буларак кына билгеле булган Николай Хәлиуллинның һәрьяклап үзенчәлекле, актив, үзеннән соң эз калдыручы шәхес икәненә төшендем.

Әйтеп үтүемчә, Николай Хәлиуллинның үз тормышы, адымнары, чыннан да, башкаларныкына охшамаган, хыялга бай, тәвәккәл, мәгънәле. Гаиләсен генә алыйк, ул тормыш иптәше белән бергә 4 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә олы улына 23 яшь, кызына — 13, уртанчы улына — 7яшь, ә иң кечесенә — 9 ай. Балаларын тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә, спорт белән кызыксындыруны максат итеп куя икән ул.

Һәр бала тормышта үз юлын тапсын, хыялларын чынга ашыра белсен, ышаныч, көч тойсын өчен мәктәпкә ата-аналар, балалар белән эшләргә илебез башкаласыннан психологлар чакыра. Үзе дә психологияне өйрәнү белән шөгыльләнә. Танылган китаплар авторы, психолог Николай Козлов янында булып курслар узган, хәзер психологик тренинглар уздыру белән дә шөгыльләнә. “Беренче чиратта кеше үзе бәхетле булырга тиеш. Ансыз башкаларны бәхетле итә алмаячак. Син бәхетле булган очракта, гаиләң дә бәхетле, шат, эштәге хезмәттәшләргә дә йогынтысы зур. Әгәр син елап утырсаң, аларга да кыен. Ә елап утырып кына тормышны үзгәртеп булмый, сирәк уңышлар гына очраклы рәвештә елмая. Әгәр син матур булырга теләсәң — аның өчен тырышырга, вакытыңны сарыф итәргә, сәламәт булырга теләсәң — үзеңне сихәтләндерү, саулыгыңны саклауга, спорт белән шөгыльләнүгә, дөрес тук­лануга игътибар бирергә… шулай һәр эштә дә. Бу һәркем өчен билгеле булган гап-гади тормыш кануннары, тик без боларны һәрвакыт истә тотабызмы соң?!”

Элмира Нигъмәтҗа