Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Хыяллар чынга аша
14.11.2018

Хыяллар чынга аша

11-17 ноябрь көннәрендә Удмуртиядә II Халыкара Парадельфия уеннары уза. Шушы көннәрдә әлеге уеннарда катнашу өчен 24 чит илдән һәм Россиянең 52 төбәгеннән 1500гә якын кунак килде. Удмуртиядән мөмкинлекләре чикләнгән 170 кеше һәм иҗади коллективлар, волонтерлар, тамашачылар катнаша.

Шәһәребезнең төрле нокталарында конференция, очрашу, мастер-класслар кебек мөһим чаралар уза. Рес­публикабызда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңай шартлар тудырылган. Бүгенге көндә шәһәребезнең күп кенә социаль, спорт һәм мәдәният учреждениеләре заман таләпләренә җавап бирә. Шуңа күрә дә нәкъ Удмуртия әлеге масштаблы һәм мөһим вакыйгада катнашучыларны кабул итү хокукына лаек булды. Әлеге чарага чит илләрдән күп санлы кунакларны каршы алу өчен рес­публикабызда ел дәвамында әзерлек барды. Катнашучыларга транспорт хезмәте күрсәтү, яшәү һәм туклану урыннары уңайлы һәм яхшы итеп оештырылган, 100дән артык волонтер махсус әзерлек узды.
Парадельфия уеннары ничек уза соң? Бу – физик мөмкинлекләре чикләнгән (күрү, ишетү, психик авырулар буенча, терәк-хәрәкәт аппараты зарарлану сәбәпле инвалидлар һ.б.) кешеләр арасында махсус иҗади ярышлар. Парадельфия уеннарында ярышлар 8 номинация буенча уза. Уеннарда катнашучылар сынлы сәнгать, аудиовизуаль сәнгать, театр, музыка, хореография сәнгате, әдәбият, ишарәләп җыр башкару һәм цирк сәнгате буенча көч сынашачак. Бу көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хыяллары чынга аша. Зур сәхнәләрдән чыгыш ясау, иҗат җимешләрен халыкка җиткерү – алар өчен зур казаныш һәм әйтеп бетергесез сөенеч.

Россия Парадельфия комитетының башкарма директоры Наталья Крель хәбәр итүенчә, II Халыкара Парадельфия уеннары кысаларында узучы чаралар санап бетергесез күп һәм төрле. Катнашучылар иҗади ярышлардан тыш төрле тренинглар, мастер-класслар кебек зур һәм кызыклы эшлекле программаларда катнаша, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кул эшләре күргәзмәләрен, спектакльләр, фильмнар ка­рый ала. Удмуртиянең мөмкинлекләре чикләнгән 100гә якын талантлы балаларны туплаучы балалар хоры — Россиядә бердәнбер. Алар Парадельфия уеннары кысаларында узучы чараларда төп чыгыш ясаучылар да.
Икенче халыкара Парадельфия уеннарын ачу тантанасы Ижау циркында 1900гә якын халыкны җыйды. Фестиваль Удмуртиянең символы италмасны тасвирлау­чы чәчәкләр биюе белән ачылды. Аренада дөньяның 21 иленнән килгән делегацияләрнең дәүләт флаглары тәкъдим ителде. Чара рус һәм инглиз телләрендә алып барылды, онлайн-сурдотәрҗемә эшләде. Тантанада “Бураново әбиләре”нең, Ижау иҗат коллективларының, Парадельфия уеннарында катнашучыларның, шулай ук җырчы Диана Гурцкая чыгышлары тамашачылар өчен зур бүләк булды.
Парадельфия уеннары кысаларында Россиядә социаль хезмәтнең 100 еллыгына багышланган медицина һәм социаль реабилитацияләү буенча халыкара конференцияләр уза. “Бу конференцияләр әлеге өлкәдә әйдәп баручы белгечләрне җыя, берләштерә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлекләр бирә”, — ди Наталья Крель.
Ни кызганыч, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр саны илебездә елдан-ел арта. Авыру балаларның күп булуы җаннарны тетрәндерә. Бүгенге көндә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибар, хөрмәт үсү зур сөенеч. Без — таза кешеләр — аларны ярдәмебездән ташламыйча, максатларына ирешергә ярдәм итә алсак иде.

Ләйсән Әхмәтова.