Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Хуш, Рамазан!
5.05.2022

Хуш, Рамазан!

2 май көнне дөньяның барлык мөселманнары Ураза гаетен билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары республиканың бар­­­­­лык мәчетләрендә дә, шул исәптән Ижауның өч­ мәче­тендә дә уздырылды. СөбханАллаһ, иман йортларына ир­­тә­­дән үк халык агылды.

Җәмигъ мәчетенә килеп җиткәндә, әле гает намазы башланырга бер сәгатькә якын вакыт бар иде. Дин кардәшләребез бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, аралашалар. Ир-атлар сафларга басарга ашыкты. Берничә минуттан мәчет эчендә түгел, хәтта урамда да алма төшер урын калмады. Яшьләрнең күп булуына игътибар иттем. Сәдака әрҗәләре янында торучы имам Таһир Гатауллин бу хакта сөенә-сөенә сөйләде: “25 ел элек мәчеткә укырга килдем. Ул вакытта миңа 47 яшь иде. Халык дини белем алырга күпләп йөрми иде әле. Гаетләргә дә кеше аз килде. Ә хәзер мәчетләребез тулы бит! Яшьләр бик күп йөри, хәер-сәдакаларын бирәләр, белем алырга омтылалар”.
Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мө­хәм­мәтшин: “Динебезне сак­лауга, аны үстерүгә көннән-көн игътибар арта. Рамазан аенда шәһәребезнең өч мәчете дә көн саен халык белән тулы иде. Дин кардәшләребезнең көн саен кич белән тәравихларга килүләре, ифтарларга йөрүләре – менә бу бик зур күрсәткеч”, – диде.

Дини тәрбия гаиләдән килә. Яшьләр арасында кечкенәдән гаеткә йөрүчеләр бар. “6-7 яшьтән башлап гает намазын бер тапкыр да калдырганым юк. Һәм бу бик сөендерә”, – диде Сабира Мөхәммәтшина. “Без гаиләбез белән ураза тоттык, намазларны бергәләп укыйбыз. Мәчеткә бәйрәм хөтбәсе тыңларга, дусларым белән күрешеп, аларга бүләкләр бирергә дип килдем”, – ди Диләрә Хәйдәрова.

Мөселманнарны Ураза гаете белән котларга Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов, Милли сәясәт министры Эдуард Петров, шәһәр хастаханәләре баш табиблары, төрле предприятие җи­тәкчеләре, эшмәкәрләр һәм милли оешма вәкилләре килгән иде. Кунакларны һәм гаеткә килгән барлык кешене дә кайнар чәй, тәмле пылау белән сыйладылар. 3 май көнне Җәмигъ мәчетендә гает уңаеннан гаилә бәйрәме оеш­тырылды.

Эльвира Хуҗина.