Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Хуш киләсең, Нәүрүз!
21.03.2013

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Фарсыча бу сүз “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Әфганстанда, Иранда һәм башка төрки халыкларның бик борынгыдан килгән яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга — 21-22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Ул атна-ун көнгә сузылган. Балалар урамны әйләнеп чыккач, атларга алтанып егетләр чыккан. Алар да йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш “Сөрән сугу” дип аталган. Яшьләр бергә җыелып, уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр кызны “Нәүрүз” итеп сайлаганнар. Нәүрүз көннәрендә кешеләр күңелендә гел игелекләр генә булырга тиеш. Ул изгелек булып үзенә үк кайтачак. Нәүрүзне ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау, күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан. Менә шундый күркәм бәйрәмнәр оештырып, дуслык, туганлык җепләрен ныгытканнар. Борынгы гореф-гадәтләрне, матур йолаларны искә төшереп, яшь буынга мирас итеп калдыру нияте белән без — “Асылъяр” ансамбле (җитәкчесе Лариса Гайнетдинова), “Бәхет” ансамбле, “Дуслык” ансамбле һәвәскәре Нурсинә Миняҗева йортына юнәлдек. Капка ишеген кагуга, баянчылар Илдус Хуҗин, Альфред Әлиуллин “Нәүрүз” көен уйнап җибәрделәр. Венера Гатауллина:

“Нурсинә апа! Ач капка, өй ишегең,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Хәер-дога кылабыз.
Аш-сый көтеп торабыз
Нәүрүз мөбарәкбад!” – дип башлады.
Аңа Рәфилә Рәсүлева кушылып: “Нурсинә апа!
Чыгып каршы ал!
Әйтәбез Нәүрүз! Ярлыкасын Ходай
Еллар килсен уңай.
Нардуган бүген, әбекәй, сөен,
Нәүрүз!” – дигәч, ишектән кояш кебек елмаеп
хуҗабикә килеп чыкты.
“Хуш киләсең, гүзәл
Нәүрүз!
Язгы яңа елыбыз.
Яңа елда туры булсын
Нурлы булсын юлыбыз.
Хуш киләсез, дуслар, туганнар!

Әйдәгез, бергә бәйрәм итик!” – дип өйгә алып керде. Күчтәнәчләребезне биреп, матур итеп өстәл бизәдек. Мичтән тәмле, хуш исле бәлеш исе өйгә таралган. Өй эче чиккән, бәйләгән, теккән әйберләр белән бизәлгән. Гармунчыларыбыз тагын да ямь өстәп, моңлы итеп уйныйлар.

“Рәсимә апа! Нәүрүз җитте, уйнагыз!
Кызыкайлар, дускайлар!
Җитте ич Нәүрүз айлар.
Эшегезне ташлагыз!
Йон-йомарлам катмагыз,
Орчык шырылдатмагыз.
Кызлар, кызлар тыңлагыз!
Нәүрүз җитте, уйнагыз!
Казы, күкәй, каймак, май
Әзерләек без давай!

Нәүрүз! Нәүрүз! — дигәч, балалар килүгә йомыркалар кызарта, аларга күчтәнәчләр әзерли башладык. Менә язгы гөрләвекләр кебек, чыр-чу килеп, берсеннән-берсе матур киемнәр кигән 6 яшьтән 12 яшькә кадәрле 13 бала килеп керделәр. Аларның йөзләре шат, күңелләре күтәренке, алардан яз исе, яшьлек, сафлык аңкып тора. Рәфилә Рәсүлева каршы алды:

“Чыр-чу килсен балачага.
Гөрләшеп, тәртип белән.
Сабыйларны сөендерик

Җылы сүз, кәнфитләр белән”, — дип, балалар кәрзиннәр алып килгәннәр. Һәрберсе күчтәнәчләрен кәрзингә салдылар. Тезелешеп “Нәүрүз” җырын җырлап җибәрделәр. Бер-бер артлы шигырьләр яуды. Төрле уеннар уйнадылар. Аларның дәртле итеп җырлап, уйнауларына исләребез китеп, сокланып утырдык. Бу — Лариса Гайнетдинованың эш җимешләре. “Тиз арада балаларны шулай өйрәтергә күпме көч бирелгәнен аңлыйбыз. Лариса! Эшеңә, кулыңа куан!” – дип кенә әйтәсе кала. Аннан соң, бәйрәмне зурлар-өлкәннәр дәвам иттек. Киләсе елларда, бу күркәм бәйрәмне, халык җыеп, мәдәният йортларында үткәрергә кирәк дигән теләктә калдык.

 

Рәсимә Мифтахетдинова, Ижау шәһәре