Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


29.10.2015

Хушлашу…

Уң якта — Рәфис Шәймәрданов

 

Рәфис Зиннур улы Шәймәрдановка 4 ноябрьдә узачак 55 яшьлек юбилеена котлау язып утырам. Нәкъ шул вакытта телефон шалтырады. Рәфис абыйның гомере өзелгән…
Егерме беренче гасыр чумасы СПИД дип әйтсәләр дә, алай булып чыкмады. Кешелекне яман шеш (рак) авыруы юкка чыгара башлады. Шушы коточкыч чир белән, белгечләр әйтүенчә, Җир шарында өч көн саен бер кеше авырый башлый, диләр. Бу сүзләргә ышанасы да килми. Берәр танышыңда яки илдә танылган кешедә кинәт кенә рак тапканнар дип әйтсәләр, шиккә каласың. Яман шеш авыруының шул чаклы күпләп таралуы нидән икән? Кем дәвасын табар бу чирнең? Якыннарыбызны бу чир кайчан алып китүдән туктар? Рәфис абыйны да бу чир аямады…
Әгерҗе районының Яңавыл авылында өч балалы гаиләдә дөньяга килеп, хезмәт сөеп үскән кеше иде ул. Яшәгән дәверендә руль артында күпме чакрымнар үтеп, ил гизде. Тумышы белән Барда ягыннан булган, Әгерҗе төбәгенә көзге эшләргә килгән Фәгыйлә исемле кыз белән танышып, тормыш корып, берсеннән-берсе акыллы, эшчән, сәләтле ике кыз үстерделәр. Матур тормышларының нигезе — бер-берсенә ышану иде бу гаиләдә. Гаиләдә хатын-кыз һәм ир-ат эшләрен бүлешү булмады аларда. Тормыш дилбегәсен икәү бергә тарттылар. Кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмгә ашкынып торучы кеше иде…
Кулы алтын иде Рәфис абый­ның. Төзегән йортлары, каралты-куралары инде истәлеккә генә калды.
“Бәхет” ансамбленә килгәч тә, сәхнә күренешләренә бик күп декорацияләр, реквизитлар ясады. Сәхнәне яратты. Җырлады, спектакльләрдә рольләр башкарды. Кама поселогында куйган “Бутыш хатирәләре” сәхнә күренешендә аксак бурлак ролен уйнады. Ул уйнаганда тамашачыларның күзләре яшьләнде.
Бүген инде күз яшьләрен сөртеп, аның үзен мәңгелек юлга озаттык. Ансамблебезнең уң кулы, ышанычлы кешесе иде ул. Авыр туфрагы җиңел булсын…

R.S. “Бәхет” ансамбле исе­меннән Рәфиснең тормыш иптәше Фәгыйләнең, кыз­лары­ның, кия­венең, онык­ларының, барлык туган­на­рының авыр кайгыларын ур­таклашабыз. Аллаh Тәгалә сезгә сабырлык бирсен. Мәр­хүмнең яткан гүрләре киң, якты, иман нурлы булып, урыннары оҗмах түрләрендә булса иде!

Рәфилә Рәсулева.