Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Хушлашу сүзе
20.07.2015

Хушлашу сүзе

Удмуртия Республикасы мәдәнияте зур югалтуга дучар булды — 9 июль көнне УР Язучылар берлегенең элекке рәисе, талантлы драматург, прозаик, публицист, актив җәмәгать эшлеклесе Егор Егор улы Загребин 78 яшендә вафат булды. Без, Удмуртиядә яшәп, “Яңарыш” газетасы чыга башлагач, әдәбиятта беренче җитди адымнар ясый башлаган каләм ияләре, удмурт драма театрында куелучы пьесалар авторы Егор Загребинны әле якыннан белми идек. Арабыздан берничә кеше Татар­стан Язучылар берлегенә кабул ителеп, көн тәртибенә Удмуртиядә Татарстан Язучылар бүлегенең бүлекчәсен ачу мәсьәләсе куелгач, Егор Загребин белән якыннан таныштык.

Туры сүзле, ачык күңелле, кешеләргә хөрмәт белән караучы, холык-фи­гылендә артистлык сизелеп тора торган бу зур талант иясе кирәк вакытта кырыс та була белә иде. Татар­стан Язучылар берлеге әгъзаларын Удмуртия Язучылар берлегенә кабул итү турында сүз чыккач, кайбер идарә әгъзалары каршы булуга карамастан, Егор Загребин үзе кабул иткән карарны тормышка ашыруга иреште. Моның белән ул үзенең алдан күрә белү сәләтен дә күрсәтте. Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре арасында килешү төзүдә дә Егор Загребинның роле зур булды. Бу зур эштә “Яңарыш” газетасына нигез салучы олуг журналист Закуан Нуретдинның да зур хезмәтен билгеләп үтәсем килә. Ике республиканың Язучылар берлекләре арасындагы бу килешү уңай нәтиҗәләр бирде. “Яңарыш” газетасында Удмуртия Язучылар берлеге әгъзаларының әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыруны, танылган язучыларның юбилейларын, Удмуриядә татар әдәбияты көннәрен уздыру, әдәби кичәләр, ике республика язучылары арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытты. Күп кенә чараларда Егор Загребин башлап йөрүче булды.
Егор Загребин безгә, татар язучыларына, һәрвакыт игътибарлы һәм дустанә мөнәсәбәттә булды. Кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышты. Татарстан Язучылар берлегендә дә Егор Загребинны яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр иде. Бергә Казанга, Татарстан Язучылар берлеге оештырган чараларга бару күңелләрдә якты истәлек булып уелып калды. “Яңарыш” газетасы һәм татар милли оешмалары үткәргән мәдәни чараларда да Егор Загребин теләп катнаша иде.
Удмуртиядә Егор Загребинның дәрәҗәсе һәрвакыт югары булды. Аның пьесалары инде ничә дистә еллар милли театр репертуарыннан төшми. Проза әсәрләре укучылар тарафыннан яратып укыла. Аның публицистикасы безнең җәмгыятьнең актуаль мәсьәләләренә багышланган. Аның исеме Удмуртия әдәбияты классиклары: Кузебай Герд, Михаил Петров, Флор Васильев, Степан Широбоков исемнәре белән беррәттән тора.
Удмуртия Хөкүмәте язучының хезмәтләрен югары бәяләде. Аңа “Халык язучысы” дигән мактаулы исем, күп төрле әдәби премияләр бирелде. Туры сүзле иде ул, үз фикерен артык дипломатик алымнар белән бизәп тормыйча, күзгә карап әйтә торган гадәте бар иде.
Егор Загребин белән әңгәмә кору җанга җиңеллек бирә торган бер гамәл була торган иде. Чөнки ул белемле, эрудицияле, зур тормыш тәҗрибәсе булган кеше иде. Бер генә мисал китереп үтәсем килә. Сер түгел, мәдәният бездә “Калдык” принцибы” (остаточный принцип) буенча начар финанслана. Язучылар берлегенең хәерче хәлендә яшәвен Егор Загребин авыр кичерде, аны шәхси трагедиясе итеп кабул итте. Бер әңгәмәдә ул:“ Әгәр ил үз армиясен туйдыра алмаса, аңа чит армияне туйдырырга туры киләчәк” , диләр. Дөрес сүз. Ләкин бездә мәдәният өлкәсендә бу инде тормышка ашкан нәрсә. Чөнки бөтен кинотеатрларда Америка фильм­нары бара, ә ул фильмнарны ил зур акчаларга сатып ала. Димәк, без инде Америка мәдәниятен туйдырабыз”, — дигән иде җан әрнүен яшермичә.
Бөтен республика җәмәгатьчелеге өчен зур югалту булды Егор Загре­бинның вафаты. Күңелләрдә зур юксыну һәм кайгы хисе. Авыр туфрагы җиңел булсын. Республика һәм Ижау шәһәре җитәкчеләре аның исемен мәңгеләштерү чарасын күрерләр дигән ышаныч белдерәсе килә.

Гыймран Сафин,
Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы.