Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Хушлашу сүзе
21.01.2016

Хушлашу сүзе

439

Узып баручы атна кайгылы хәбәр белән башланып китте. 2001 елдан баш­лап Татар иҗтимагый үзә­г­ен җитәкләгән, К. Маркс урамындагы мәчет төзе­лешенә бар күңелен, тырышлыгын багышлаган, мил­ләтпәрвәр, тынгысыз җанлы Фнүн Гавас улы Мирзаянов бакыйлыкка күчте.
Без җитәкләгән милли иҗтимагый оешмаларның исем­ нәре төрле булса да, максатыбыз бер — халыкка хезмәт итү иде. Шушы юлда без бердәм булып эшләдек, бер-беребезнең сүзенә колак салып, кирәк чакта бер-беребезгә юл биреп, уртак тел табып эшләдек. Ул күп еллар милли хәрәкәт җитәкчесе буларак, зур тәҗрибәле аксакал иде. Вафаты алдыннан да аның йөрәге “милләт” дип типте. Телефон аша иртәнге сөйләшүебез дә быелгы Сабантуйны кайда, кайчан уздыруны билгеләү турында иде. Бераз фикер алышканнан соң ул: “Иркенләп сөйләшә алмыйм. Бер ярты сәгатьтән үзем шалтыратырмын, я кереп чыгармын”, — диде. Көннең икенче яртысында Фнүн Гавас улының үлүе турында хәбәр килеп ирешкәч, күңел бик озак вакыт ышанмый торды. “Булмас, өч сәгать элек кенә сөйләштек бит әле без аның белән!” — дип, әлеге хәбәрне җиткерүчеләр белән бәхәсләшеп тә алдым.
Быел 12 июньне Фнүн Мирзаяновка 65 яшь тулган булыр иде. “Ижауда Аллаһ йортларының санын арттырып, яңа мәчетебез ачылса, нинди олуг шатлык булыр иде. Минем гомер бәйрәменә моннан мәртәбәлерәк бү­ләкне табып булмас”, — дигән иде ул. Тик нишлисең, язмыш дигәнең үзенекен итте, иң беренче булып яңа мәчеттә Фнүн Мирзаяновның җеназасына җыелды халык. Мөхтәрәм милләттәшебезне соң­гы юлга озатырга рес­публикабыз җитәкчелеге, Милли сәясәт министрлыгы вәкилләре, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре, милли оешма әгъзалары, хезмәттәшләре, Удмуртиянең төр­­ле район-шәһәрләрендә яшәү­че милләттәшләребез җыел­­ган иде.
Фнүн Мирзаянов — Удмуртия татарлары тарихында тирән эз калдырган шәхес. Аның авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын. Гаиләсенең, якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашып, сабырлык телибез.

“Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе әгъзалары исеменнән — Рәмзия Габбасова.

Аның тормыш юлы халыкка хезмәт итү булды

“Фнүн Гавас улы — указлы мулла нәселеннән. Аның бабасы Миргаян Зиятдинов, указлы мулла буларак Кормаш авылыннан Такталачыкка килә. Әтисе Гавас ага, фронтта булып, туган якларына әйләнеп кайта. Мәчете, 80 хуҗалыгы булган авылда бу гаилә иң зыялылардан исәпләнә. Гавас ага мәрхәмәтле, акыллы, гадел, шул ук вакытта таләпчән буларак авылда ихтирамлы кеше була. Ишле гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә Фнүн. Биш бала — бер кыз, дүрт малай тәгәрәшеп үсәләр.
Сер түгел, балачакта күпләребез очучы, космонавт булырга, армия сафларында хезмәт итәргә хыялланып үстек бит. Фнүн Гавас улының язмышына килгәндә, шул чордагы егет-кызларның язмышына охшаган. Аның мулла кушкан исеме — Делфнүн, ягъни фарсыдан “югары белем” дигән мәгънәне аңлата. Кызык бу тормыш дигәнең, кайчак ата-анасы биргән исеме кешенең гомерлек язмышын хәл итә дә куя. Башкортстанның Краснокама районы Яңа Кабан урта мәктәбен гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган егет югары белем алырга һәм очучы булырга хыяллана. Бу хыял аны Уфа авиация институтына алып килә. Биредә ул борт­инженер булып самолетта очу мөмкинлеге ала. Әмма аны “Ижмаш” заводына инженер итеп җибәрәләр. Бу өлкәдә ул 27 ел эшли. Аннан “Лесозавод”ка директор итеп билгелиләр һәм биредә ул снарядлар салып йөртә торган махсус тартмалар ясауны оештырып җибәрә. 2001 елдан Фнүн Гавас улы «Альтон» оешмасының генераль директоры урынбасары булып эшләде. Кайда гына хезмәт куйса да, җылы урын эзләп килми ул, йөрәге кушканча, бөтен тырышлыгын куеп эшли. Әйтерсең лә, Аллаһы Тәгалә аны һәр көн, һәр сәгать игелекле гамәл кылыр өчен яралткан. Ижау шәһәренең үзәгендә —
К. Маркс урамындагы мә­четне җиткереп файдалануга тапшыру өчен җан атып йөрде. Үзе дә хаҗ кылып кайтты.
Фнүн әфәнде белән Әлфия ханымның “Әткәсе”, “Әнкәсе” дип бер-берсенә эндәшүләре, матур гаилә­ләренә сокланып карый идем. Фнүн әфәнде, кадерле тормыш иптәшенә багышлап, күпсанлы шигырьләр дә иҗат иткән иде.
Татар иҗтимагый үзәге президенты буларак, татарлыкны саклап калу өчен мәгариф, мәдәният, дин өлкәсендә Фнүн Гавас улы бик күп файдалы эшләр башкарды. Аның тормыш юлы сайланган эшенә, халыкка, үз алдына куйган максатка тугры хезмәт итү мисалы булды.

Ринат Батталов, Удмуртия һәм Татарстан Язучылары берлекләре.