Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Хоккейны үстерү юнәлешендә
22.11.2017

Хоккейны үстерү юнәлешендә

Удмуртия Хөкүмәте һәм “Белкамнефть” акционерлык җәмгыяте балалар-яшүсмерләр хоккее үсеше турында килешү төзеделәр. Килешүнең эчтәлегендә балалар-яшүсмерләр хоккеен үстерү өчен бердәм эш алып бару, бу юнәлештә озак вакытка каралган партнерлык мөнәсәбәтләре булдыру турында сүз бара. Килешүче яклар хоккейны үстерү максатыннан үткәреләчәк чаралар, аларны финанслау турында сүз алып барды. Бер елга аны финанслау күләме 150 миллион сумны тәшкил итә.
“Хоккей — Удмуртиядә иң популяр спорт төрләренең берсе, — дип билгеләп үтте Александр Бречалов килешүгә кул куелганнан соң. — Бу өлкәдә инфраструктура, талантлы спортчыларны саклап калу кыенлыклары да юк түгел. 16-18 яшьлек хоккейчылар чит регионнарга китә. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү буенча без “Белкамнефть” һәм “Нефтиса” компаниясе төркеме белән бергә эшләячәкбез. Әле яңа гына без өч елга килешү төзедек, анда инфраструктураны бюджеттан тыш финанслау да каралган. Киләсе елда Можга шәһәрендә кечкенә Боз сараен төзүне башлап җибәрәбез. 2018-19нчы елларда бездә балалар һәм яшүсмерләр арасында Калашников Кубогы старт алачак”.
Удмуртия Башлыгы әйтүенчә, өч ел эчендә хоккей уңай күрсәткечләр бирергә тиеш. Ә Калашников Кубогында катнашуга республика район һәм шәһәрләрендәге барлык балалар командалары да җәлеп ителәчәк. Моның өчен бюджеттан тыш финанслау мөмкинлекләре дә каралачак.