Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ходай иректән мәхрүм итмәсен!
29.10.2015

Ходай иректән мәхрүм итмәсен!

Җәзаларны үтәтү идарәсе хезмәткәрләре белән сөйләшенгән сәгатькә Базисная урамында урнашкан 1нче тикшерү изоляторы каршына килеп бастык. Биредә 2014 елның декабрь аенда яңа 4 катлы корпус ачылган иде. Ул иске ике катлы корпус һәм котельный урынында төзелгән. СИЗОда барлыгы 6 корпус бар. Ул 852 урынга исәпләнгән.

Изолятор каршында тәрәзәләре рәшәткәле хәрби машиналар тора, алар янында күпләп полиция хезмәткәрләре йөри. Зур тимер капканы ачып безне каршы алучы чыкканчы күңелне әллә нинди уйлар биләде. Эш буенча килсәм дә, аяк атламый монда. Әллә кыш белән тартышып яткан ямьсез көз галәмәте, әллә урыны шундый — ни өчендер күңел шомлы, тыныч түгел. Башымда бер генә минутка да тынгылык бирми торган борчулы уйлар…

Ишегалдында

Беренче ишек ачылды. Пас­­портларны тик­шер­гән­нән соң, тагын икенче тимер ишекләр шакылдап ачылды. Без, берничә журналист, эчкә уздык. Артыбыздан ишекләр ябылып, чылбырлар белән бик­ләнүе җаннарны тетрәндерде.
Сумка, телефоннарны калдырганнан соң, изолятор җитәкчесе һәм берничә хезмәткәр озатуында ишегалдына уздык. Биредә үзенә күрә башка тормыш ба­ра: аларның үз кануннары, үз тәртипләре. Ишегалды чип-чис­та һәм тып-тыныч. Бу тынычлыкны шыгырдап ачылган тимер капкалар, рәшәткә буеннан йөргән усал этләр тавышы боза. Менә тоткыннар яши торган корпуслар яныннан узып барабыз. Карашым якындагы бинага төште. Бинаның стеналары колач җитмәс калын, рәшәткәле тәрәзәләр әллә нинди шыксыз. Әнә берничә тәрәзәдән, әнә шул рәшәткәләргә тотынып, безне тоткыннар күзәтә. Я Ходай! Бер мәлгә эсселе-суык­лы булып китте. Кемнәрнеңдер газиз әтиләре, уллары, туганнары, сөйгәннәре бит болар… “Нинди җинаятьләр кылып, нинди җилләр белән монда килеп эләктеләр икән бу бәндәләр?” Сораулар өер­мәсеннән мине: “Бу бинада — тоткын ир-атлар”, — дигән сүзләр тартып чыгарды. “Әйдәгез, хатын-кызлар торган яңа корпус­ка керәбез”, — дип, безне икенче бинага алып кереп киттеләр.

Яңа корпуста

Беренче катта азык-төлек, сөт, ит ризыкларын саклау өчен махсус суыткычлар, ризык әзерләү цехы һәм башка хуҗалык-җитештерү бүлмәләре урнашкан. Сәяхәтебезне дүртенче катта дәвам иттек. Биредә иректән мәхрүм ителгән хатын-кызлар өчен камералар. Анда күтәрелгәч тә, безнең арттан тагын чылбырлар белән ишекләрне бикләп куйдылар. Алдыбызда — тимер ишекләр тезелеп киткән. Һәрберсе берничә йозакка бикләнеп, чылбыр белән ныгытылган. Иң элек, безне яңа, әлегә буш камерага алып керделәр. Монда ике катлы тимер карават, тимер өстәл, тимер эскәмия, тимер шкафлар… Гомумән, бар әйбер дә тимердән, тәрәзәләр рәшәткәләнгән. “Камера яңа, заманча стандартларга туры килә, телевизор, радионокта, туалет бар”, — дисәләр дә, бу яшәү өчен шартмы соң инде?! Әле җитмәсә, камераның ишегенә “Для курящих” дип язылган. Ишектәге тишектән калай савытлардан ашау алып, шунда тәмәке тартып ятучы хатын-кызның биредән җәмгыятькә файдалы кеше булып чыгуы икеләндерә.

Камерада

Икенче камераның ишеген ачу өчен СИЗО хезмәткәрләре ныклап әзерләнделәр. Чөнки бу ишекләр артында — 4 хатын-кыз. “Камера ишекләрен ачу — иң җитди эш: башта кечкенә тәрәзәдән тоткыннарның кайда икәнлеген карап, аннан йозакларны берәм-берәм ачалар”, — дип сөйләде СИЗО җитәкчесе. Минем йөрәк дөп-дөп тибә, камера эчен карау теләге көчле булса да, аяклар атларга кыймый. Камерага, иң элек, җитәкче керде. Хатын-кызлар, тәрәзә янына тезелеп басып, сәлам бирделәр. Җитәкче алардан журналистларны камерага кертү өчен рөхсәт сорады. Хатын-кызлар каршы килмәгәч, аларга кулларын артка куеп, коридорда стенага карап басып торырга боерык бирделәр. Безнең яннан 4 тоткын чыга. Иң беренче чыкканы — 19-21 яшьләр тирәсендә йөзгә-биткә матур гына кыз, аннан урта яшьләрдәге ике хатын, соңыннан өлкән яшьтәге бер ханым чыгып басты. Тагын уйлар өермәсе. Хатын-кызны гаиләсеннән, газиз балаларыннан аерылырга, бер мизгелдә язмышына төзәтә алмаслык, кайтарып булмас­лык үзгәрешләр кертергә нәрсә мәҗбүр итә?! Ул кай урында абына, нигә абына?!”
Без камерага уздык: тәрәзәләр ачык булуга да карамастан, андагы һава суларлык түгел иде, тәмәке исе белән ысланган. Шушы тынчулык һәм сорылык, кырыс тәртип, күңелдә авыр хис­ләр уятты. Мин тирә-якка тиз генә күз йөрткәннән соң, коридорга чыктым.
Бу камерага керү шундый авыр кичерешләр калдырды, тизрәк изолятордан урамга чыгып, күкрәк тутырып һава сулыйсым килде.

Медицина бүлмәсендә

Экскурсияне дәвам итеп, корпустагы психологик ярдәм, укыту класс­ларын карап чыктык һәм медицина бүлмәсенә кердек. Анда ак халатлы табиб янында яшь кенә кыз утыра иде. Минем тәнем чымырдап куйды. Тагын яшьләр!
“Изоляторга яңа эләккән һәр кеше, иң беренче чиратта, тикшерү уза. Хатын-кызлар өчен махсус җиһазландырылган бүлмә бар. Бирегә, кирәк булганда, бар төр табиблар да чакырыла”, — ди табиб. Аның сүзләре буенча, күп очракта изоляторга эләккән авыл җирлегеннән булган хатын-кызлар бер тапкыр да табибка күренмәгән була. Шуңа күрә нәкъ биредә аларда төрле авырулар, хәтта ВИЧ авырулары да табыла икән.
Медицина бүлмәсеннән соң без бинадан чыгу ишекләренә юнәлдек. Шул мизгелдә барсыннан да алдан йөгерәсе килде. Корыч капкалардан чыгып киткәч, артка таба борылып та карыйсым килмәде. Аллам сакласын!

Гүзәл Шакирова.
УФСИН фотосурәтләре.