Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Хезмәт төбе — хөрмәт
9.08.2017

Хезмәт төбе — хөрмәт

Эшең булса, ашың да була. Шәһәребездә яшьләр өчен эш урыннары җитәрлек. Дөрес, яшьләр эшче һөнәрләрне үзләштерергә атлыгып тормыйлар. “Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?” – борынгыдан калган әйтем. Эшче һөнәр ияләренә кытлык, алар хәзер бигрәк тә кадерле. Шуңа күрә яшьләрнең хезмәте ничек оештырылганын белү өчен Сарапул шәһәренең электрогенераторлар заводына юл тоттым.

Матур киләчәк -актив яшьләр кулында

Шат, көр күңелле, күпне белгән, кызыксынучан яшьләр советы рәисе Александр Мушинкин сөйләгәннәрне сөенеп тыңладым. Заводта барлыгы 4,5 мең кеше эшли, шуларның 40%, ягъни 1804 кеше – яшьләр. Алар үзләренең яшьләр советын оештырганнар. Максатлары: яңа килгәннәргә эш тәртибен өйрәтү, завод тормышына кереп китәргә ярдәм итү, дуслар табу, гаилә кору. Эш планнары төзиләр, бирелгән хезмәт хакын максатчан кулланалар. Акча дигәннән, яшьләр оешмасына завод ялына – 605 мең сум, профсоюз – 380 мең сум бүлеп бирә. Быел яшьләр көнендә алдынгы яшьләрне хөрмәтләп, 6 кешене “Мактау китабы”на керткәннәр, 3 кешегә шәһәр хакимиятенең Мактау грамоталары тапшырылган.
Яшьләр белән эшләү 4 юнәлештә алып барыла. Беренчесе – мәдәният буенча массакүләм чаралар. “Заря” мәдәният йортында ел саен үзешчән сәнгать фестивале уздырыла. Быел яшьләр анда җыр белән гран-при отканнар. Икенчесе — спорт. Спартакиадалар, елга 2 тапкыр велосипедта узышу, өмәләр уздырыла. Өченчесе – социаль- көнкүреш шарт­ларын кайгырту. Дүртенчесе — ветераннар белән эшләү.
Яшьләр советы квартал саен завод директоры, УР Дәүләт Советы депутаты Сергей Мусинов белән очрашулар оештыра. Электрозаводская урамында яңа төзеләчәк 120 фатирлы йорттан ташламалы программалар, кредитлар нигезендә яшьләргә фатирлар сатып алырга мөмкинлек тудырыла. Яшьләр завод ветераннарына (алар 3 мең кеше) бик теләп ярдәм итәләр. Республикакүләм яшьләр слетында да катнашалар икән. Байкал күле янында узган турслетта да катнашканнар, 2 эшче Сочида узачак XIX Бөтендөнья эшче яшьләр һәм студентлар фестиваленә делегат итеп сайланган. Заводта яшьләр әнә шулай күңелле, вакытларын файдалы уздырып яшиләр.

Завод — минем бәхетем

Заводта татарлар да күп икән. Шуларның берсе – Игорь Хәйдәров. “Әти Башкортстан ягыннан. Авылга әби-бабай янына гел кайта идек. Аеруча татар җырларының үзәк өзгеч моңы күңелгә кереп калды”, — дип сөйләде ул. Заводка 8 ел элек токарь булып эшкә килгән. Соңрак доводчик-притирщик итеп куйганнар. “Бу бик катлаулы эш. Станокта хәрби продукция детальләре ясала. Ләкин микроннар дәрәҗәсендәге югары, төгәл сыйфатка ирешү өчен махсус паста ярдәмендә кул белән тиешле сыйфатка ирешәбез. Заводта уртача хезмәт хакы 30 мең сум, минеке 40 меңнән артып китә. Завод җитәкчелеге хезмәтемне югары бәяләп, 6 ел эшләгәннән соң, 3 бүлмәле фатир сатып алырга ярдәм итте. Хәзер шуның процентларын түлибез. Гаиләм бар, ике бала үстерәбез”, — дип, үзе белән таныштырды әңгәмәдәшем. Булачак хатыны белән дә ул заводка эшкә килгәч танышкан. Тормыш иптәше аны үзешчән сәнгатькә дә җәлеп иткән. Хәзер үзе — цехтагы яшьләр өчен җаваплы кеше. Аның йөзенә татарларга гына хас мәрхәмәтлелек чыккан, аны тыңлавы да шулкадәр мавыктыргыч. “Яшьләр авызыннан кайвакыт: “Эш юк”, — дип ишетәсең. Теләгән кеше шәһәребездә эшкә урнаша аламы?” – дип сорыйм. “Әлбәттә! Тик яшьләр хәзер тир түгеп эшләргә теләмиләр. Югары эш хакы беренче көнне үк кирәк аларга”, — дип, үз фикерен белгертте әңгәмәдәшем.

Эшнең һәркайсы яхшы

Шәһәребездәге тагын бер завод – радиозаводтагы хәлләрне беләсем килеп, шунда юнәлдем. Анда 1500 кеше эшли. Директорлары – Кирилл Абдрахманов. Массакүләм чаралар үткәрү өчен җаваплы яшь кыз – Гүзәл Шакирова. Ә яшьләр оешмасының рәисе – 22 яшьлек милләттәшебез Илназ Садыйков. Монда да яшьләребез актив: спартакиадаларда, турслетта, фестивальләрдә катнашалар. Яшьләр советы шулай ук завод директоры белән эшлекле очрашулар оештыра.
Шушы заводта эшләүче яшь татар егете Ринат Нургалиев белән очрашып, ана телебездә әңгәмә корам. “11нче һөнәр училищесын электр белгече буенча тәмамлагач, дәүләт практикасын узарга заводка килдем. Заводка гашыйк булып, шуннан соң эшләргә дә калдым. 13 ел эшлим биредә. Уртача 20 мең сум эш хакы алам. Безнең завод элемтә буенча специальләшә: радиостанцияләр, антенналар ясый­быз. Сугыш вакытында данлыклы “Т-34” танкы өчен “Тапир” радиостанцияләре җитештерелгән. Ә хәзер “Азарт” – офицерлар өчен күкрәк кесәсендә йөртә торган компактлы рацияләр чыгарабыз. Эшемне бик яратып башкарам. Конструктор детальнең сы­зымын сыза, технолог – технологик процессны яза, ә мин гади металл кисәгеннән детальләр ясап, аларның планнарын тормышка ашырам”, — дип горурланып сөйләде Ринат.
Милләттәшебез заводның иҗти­магый эшендә дә актив катнаша икән, аны яраталар, хөрмәт итәләр. Июль аенда Якшур-Бодьяга тур­слетка барган. 8 команда – 100 кеше катнашкан. Радиозаводтан – 15 кешелек команда, 6нчы урынны алганнар.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.