24.03.2012
Хезмәт кешесенең абруе арта
24 март 2012 ел
УР хезмәт министры Сергей Фефилов белдерүенчә, Хезмәт кешесе елы республикада лаеклы узган. Нәтиҗәдә, хезмәт кешесенең абруен күтәрү юнәлешендә мөһим адым ясалган. 2011 елда республика буенча уртача хезмәт хакы, 2010 елдагы белән чагыштырганда, 12,4 процентка артып, 15 836 сум тәшкил иткән. Бюджет өлкәсендә хезмәт хаклары ике тапкыр — 6,5әр процентка, уку йортларында укытучыларның һәм медицина хезмәткәрләренең, тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары икенче тапкыр 6,5 процентка гына түгел, ә 30 процентка арткан.
УР Президенты һәм
Хөкүмәте хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде