Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Хезмәт иясе — хөрмәт иясе
27.08.2015

Хезмәт иясе — хөрмәт иясе

Вакыйп Гаяз улы Зарипов Можга районы Сосмак авылында туып-үсә, бөтен хезмәт юлын басу-кырларда иген, бәрәңге, җитен үстерүгә ба­гышлый. Июнь аенда Вакыйп ага олы юбилеен билгеләп үтте, кунакка бик күп туганнары, балалары, онык­лары җыелды.
1942 елны 4 сыйныф белем алып, инде 12 яшеннән колхоз кырларында эшли башлый. “Әниләр үзләре белән ияртеп алып баралар иде”, — дип искә ала ул. Җәйгә чыккач, авыл җирендә эш тагы да күбәя. Балачагы сука сукалап, чәчү чәчеп, тырма тырмалап уза. Мал­ларга азык әзерләү эшләрендә дә катнаша яшүс­мер егет. “Мин — атта, 3 хатын-кыз төйиләр, бушаталар. Дүртәү шулай кырдан азык ташып, ферманың бөтен малын туйдыра идек”, — дип искә алды Вакыйп абый.
1947 елны егетне Ижауга ФЗОга алалар. Анда укып, ташчы-мич чыгаручы һөнәрен үзләштереп, заводта эшли башлый. “Мартен мичләре чыгара идек”, — ди ул.
Чита өлкәсендә Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, Ижау заводында эшләвен дәвам итә. Тик тиздән үзен авыл хужалыгы министрлыгы аркылы янә авылга кайтаралар. Вакыйп ага, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, тракторчы булып эшли, җитен, бәрәңге үстерә.
Ул елларда Вакыйп ага колхозда алдынгылар исемлегендә була. Гомере буе намус белән яшәргә, эшләргә күнеккән милләттәшебезнең исеме Мактау такталарына эленә. 2 мәртәбә Нынек авыл советына депутат итеп тә сайлана. Вакыйп Гаяз улының авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган күпьеллык хезмәте югары бәяләнә: бүген аның күкрәген 2 Хезмәт даны ордены һәм башка бик күп медальләр бизи…
Вакыйп аганың гаиләсе турында да әйтеп үтми мөмкин түгел. Ул 3 бала атасы, тормыш иптәше Мәсхүдә Гали кызы белән 46 ел тигез гомер кичерәләр. 90нчы еллар башында хатыны дөнья куйгач, Вакыйп агага япа-ялгызы яшәргә авыр була һәм ул балалары янына Можгага күчеп килә. Биредә тормыш юлдашын очрата. Шөкер, бүген аның тормыш мәшәкатьләрен уртаклашырга янында Мән­дүмә апа бар. Аларның бергә гомер итүләренә инде 13 ел. Икесе дә тормышларыннан бик канәгать.
Балалар ярдәменә салынып ятмыйлар. Үз тормышларын үзләре күрәләр: яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. “Аллаһы Тәгалә тазалыкны биреп, хәрәкәттә булганда шуннан да зур бәхет юк”, — диләр өлкәннәр.
Тормыш, кызганыч, бер төрле генә бармый, ярдәм кирәк чаклар да була. Вакыйп ага белән Мәндүмә апа бу яктан бик бәхетле. Киләсе көннәргә аларның ышаныч-терәкләре, яраткан балалары, оныклары бар. Барлык өлкәннәргә дә алар кебек картлык көннәрен балалары, якын туганнары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә уздырырга яз­сын иде.

Эльвира Насыйбуллина, Можга шәһәре.