Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Хезмәт итәргә әзерме?
16.04.2014

Хезмәт итәргә әзерме?

1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылыш вакытында нинди яңалыклар бар? 

Быелның төп яңалыгы — электрон хәрби карта барлыкка килүдер, мөгаен. Армия сафларына алынган һәр егеткә шәхси карта биреләчәк. Анда аның әти-әниләре, үзе, сәламәтлеге, спорт өлкәсендә ирешелгән уңышлары турында мәгълүмат булачак. Киләчәктә әлеге электрон карта хәрби билетны да алыштырырга мөмкин. Бу карта белән теләсә кайсы хәрби объектка кереп булачак. Картадагы мәгълүмат 10 ел саен тикшерелеп, үзгәртеләчәк. Шулай ук быел армиягә китүчеләрнең киемнәре дә үзгәреш кичерде. Бер солдат өчен тегелгән комплектның бәясе 64 мең сумга җитә. Дөрес, Удмуртия комиссариатына әле мондый форма килеп җитмәгән. Аның каравы, быел солдатларны чакырылыш пунктларында ук шәхси гигиена кирәк-яраклары белән тәэмин итәчәкләр: теш пастасы һәм щеткасы, сөлге, кырыну станогы, кул кремы, шампунь. Элек аларны үзең белән алырга кушалар иде. Хәрби комиссариатта булачак солдатка үзе белән алырга яраган һәм тыелган әйберләр турында мәгълүмат бирәләр. Рөхсәт ителгән кирәк яракларга паспорт, машина йөртү турындагы таныклык, исем, фамилия, атасының исеме язылган сумка, кәгазь, конверт, ак, кара, яшел тегү җебе, энә, бер тәүлеккә җитәрлек бозылмый торган ашамлыклар, китап-журналлар, музыкаль инструментлар керә. Солдат ел фасылына туры китереп киенгән булырга тиеш. Баш киеме булу мәҗбүри. Ә менә аның юл сумкасында пакетлы чәйләр, кофе, көнбагыш, одеколон, лосьоннар, пыяла, фарфор, кисүче, кадаучы предметлар, дарулар булырга тиеш түгел.
Армия сафларына, төрле авырулары булу сәбәпле, алынмый калучылар саны артканнан-арта. Монда да яңалыклар юк түгел. Әгәр 27 яшькә кадәр сәбәпсез армиягә барудан качып йөргән икән, аңа хәрби билет урынына хезмәт итмәве турында белешмә биреләчәк. Ул белешмәдә аның хәрби комиссариаттан качып йөргәнлеге турында мәгълүмат күрсәтеләчәк. Төрле авырулары булып Ватан алдында үз бурычын үти алмаганнарга, әлбәттә, икенче караш һәм аларга мондый белешмә бирелмәячәк. Удмуртия Республикасының хәрби комиссары Александр Комлев сүзләренчә, медицина тикшерүе узарга килгән ир-егетләрнең сәламәтлеге мактанырлык түгел. “Удмуртия егетләре Калининградтан алып Владивостокка кадәр хезмәт итәләр. Күпчелек, әлбәттә, коры җир гаскәрләрендә, чөнки сәламәтлекләре канә­гатьләнерлек булмау сәбәпле, флотка туплый алмыйбыз. Соңгы тапкыр 2005 елда флотка солдатлар җибәрә алган идек”, — ди ул. Быел армиядән алып кала торган авыруларның исемлеге кыскарды. Хәзер 2нче дәрәҗә яссы табанлылык (плос­костопие) булганда, умыртка сөяге сынган очракта (авыру дәрәҗәсенә карап) хезмәт итәргә яраклы дип санала.

Дөресен генә әйткәндә…

Илдар Шәрипов (Ижау шәһәре): “Дөресен генә әйткәндә, мин армиягә бармас идем. Бушка бер ел уздыру гына дип саныйм. Чөнки бүгенге көндә хезмәт итүче дусларым да, хезмәт итеп кайткан абыем да: “Армиягә барып та йөрисе юк. Ел буе бер үк көн тәртибе: иртәнге гимнастика, иртәнге аш, аннан төшкә кадәр буш вакыт, физик әзерлек, кичке аш, дип сөйлиләр. — Кайбер частьләрдә хәтта корал тотып та карап булмый икән, нинди ату турында сүз булсын. Минем әти үзләре хезмәт иткән вакыттагы армия шартлары турында сөйли. Мин әтиләр заманындагы армиягә барыр идем. Анда күпкә кызыклырак булган. Тик шулай да, Ватан алдындагы бурычымны үтәргә җыенам”.