Хезмәт итү кирәкме?
Һәр ел саен егетләребездән армия турында фикерләрен сораштырабыз һәм шунысы кызык, фикерләр һәрвакытта үзгәреп тора. Бу санда да егетләрдән: “Хезмәт итәргә бардыгызмы? Барыр идегезме? Бүгенге көн армиясенә сез нинди карашта?” кебек сораулар бирдек һәм җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Ринат Фәйзуллин (“Иман” татар яшьләре берлеге рәисе, икътисад фәннәре кандидаты):
“Мин армия сафларында хезмәт итмәдем. Чөнки фән кандидатларын хезмәт итәргә алмыйлар. Армиядә һәр кеше дә хезмәт итәргә тиеш түгел, дип уйлыйм. Миңа калса, армия һөнәри булырга тиеш. Бу нәрсә дигән сүз соң? Мисал өчен, безнең уку йортына математика укытучылары җитми. Шулай да, монда теләсә кемне рәттән алмыйлар бит. Бу өлкә белән кызыксынган, үз эшен белгәннәрне генә алалар укытучылыкка. Армиядә дә шулай булырга тиеш. Ул әзерлекле кешеләрдән туплансын иде. Мин контракт буенча хезмәт итүчеләр санын арттыру яклы”.
Руслан Вәлиев (музыка училищесы сутеднты):
“Мин әлегә хезмәт итмәдем. Армия турында начар да, уңай да фикерләрем юк, чөнки кеше сүзенә ышанып кына фикер йөртеп булмый. Һәр егет Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш дип уйлыйм. Хезмәт итәргә чакырсалар, барачакмын”.
Илнас Вахитов (машина йөртүче):
“Армиягә бармадым. Хәзер моңа бик үкенәм. Яхшы, кызыклы эшкә урнашырга теләсәң дә, хәрби билет кирәк. Шуңа күрә, кемдер икеләнә икән, бер ел солдат хезмәтен үтәп кайтырга киңәш итәр идем”.
Рафаэль Габдрахманов (менеджер):
“Үз вакытымда хезмәт итәргә бармадым, ләкин хәзер барыр идем. Минем яшьтәгеләрне ул чакта Чечняга хезмәт итәргә җибәрделәр. Беренчедән, мөселманнарга каршы сугышта катнашасым килмәде. Икенчедән, сәламәтлегем, тормышымны да куркыныч астына куярга кыймадым”.
Айрат Газимҗанов (“Иман” татар яшьләре берлегенең Воткинск шәһәрендәге бүлекчәсе рәисе):
“Мин университетны тәмамлагач ук, заводка эшкә урнаштым. Ә оборона заводы булгач, миңа бронь бирделәр (беркетү). Армия — егетләрдән тормышка яраклы чын ир тәрбияләүче мәктәп ул. Мин, әлбәттә, хезмәт итәргә барыр идем. Дуслардан армия турында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Алар сүзеннән күренгәнчә, кемгә нинди бәхет елмая инде”.
Марат Хафизов (юрист):
“Мин армия сафларында хезмәт итмәдем. Югары уку йортында белем алдым. Мин качып та йөрмәдем, калыр өчен беркемгә дә акча да түләмәдем. Тик нигәдер чакыру килмәде, оныттылар минем турыда. Дөресен генә әйткәндә, хезмәт итәргә барасым килми. Мылтыктан атарга монда 1-2 атнада өйрәнергә була. Ә армия тагын ниндидер яңалыкка өйрәтәдер дип уйламыйм. Шулай да Ватанга куркыныч янаган очракта илем алдында булган бурычымны кайтара алачакмын”.
Гүзәл Шакирова.