Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Хезмәт аша хөрмәт яулаучылар
5.12.2013

Хезмәт аша хөрмәт яулаучылар

Хезмәт белән чыныгып үскән, тырыш, түземле авыл балалары үз алларына куйган максатка ирешүгә җитди карый, ә ата-аналары балаларын кеше итү өчен тир түгеп эшли. Әлеге язмам геройлары мине үзләренең нәкъ шундый эш сөючәнлекләре, җиң сызганып хезмәт итүләре белән җәлеп итте дә инде.

Удмуртиянең Красногорск районы Бәрән авылында гомер итүче Сафуан һәм Нәсимә Балтачевлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы — Сафуан абый авылда данлыклы балта остасы. Ир-ат үз гомерендә йорт төзеп чыгарга, ул тәрбияләп үстерергә, агач утыртырга тиеш, диләр. Ул үзләре өчен генә дә ике йорт салып чыккан. “Аларның берсендә тормыш иптәшем белән үзем яшим, икенчесендә гаиләсе белән улым”, — ди Сафуан абый. Ә утырткан агачларга килгәндә, аларның чиге булмагандыр, чөнки ул 20 ел буе урман хуҗалыгында эшләгән. Инде алтынчы ел лаеклы ялда булуга карамастан, Сафуан абый бер минут та тик утырмый ул. Бура бурап сата, Нәсимә ханым белән бергәләп кортчылык белән шөгыльләнәләр.
Шунысы игътибарга һәм ихтирамга лаек: Нәсимә ханым һәм Сафуан абый барлык балаларын да гыйлемле, һөнәрле итү өчен бар тырышлыкларын куйганнар. “Балаларны үстерү, белемле итү, тиешенчә киендерү өчен 7шәр сыер караган чаклар булды”, — дип сөйли гаилә башлыгы. Аларның уллары Әмир Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең урман хуҗалыгы факультетын тәмамлап район үзәгендә яши, ЮХИДИ хезмәткәре булып эшли. Кызлары Асия Ижау дәүләт медицина академиясендә укып, бүгенге көндә район шифаханәсендә балалар табибы. Гүзәл — Алнашта башлангыч сыйныф укытучысы.
Иң мөһиме: алар әти-әниләре кебек хезмәт сөючән. Бер-берсе белән дус-тату, ярдәмләшеп, туганлык кадерен белеп яшиләр.
Кайгы-хәсрәтнең дә иң ачысын кичерергә туры килә шул бу гаиләгә. Балтачевлар гаиләсе фаҗигале рәвештә олы һәм кече улларын югалта. Шулай да, тормышны, хезмәтне яраталар, җор күңеллелекне югалтмый алар. Өй алларында шаулап чәчәк атып утырган гөлләр дә, авылның кечкенә балалары өчен дип урамда Сафуан абый төзеп куйган уен мәйданчык, атынгычлар да моның ачык дәлиле.
Балтачевлар яшәгән йорт та авылның иң матур урынында урнашкан. Авылга терәлеп торган урман, якында гына агып яткан елга, болынлык…
Сафуан абый һәм Нәсимә апаның күңелләре дә шушы матурлыкка бай табигатьне хәтерләтте миңа.

Элмира Нигъмәтҗан.