Иң яхшы хезмәткәрләр бүләкләнде
Шушы көннәрдә Эчке эшләр министрлыгында иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды. «Җәмәгать тәртибен саклаудагы казанышлары өчен» медаленә Можга бүлекчәсенең Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Руслан Мансур улы Ганиев һәм Ринат Нургали улы Әсхәдулин ия булдылар. Әлеге зур дәүләт бүләге Удмуртия Республикасы буенча нибары 3 кешегә бирелде, шуларның икесе – милләттәшләребез.
Хыяллар тормышка аша
Руслан Ганиев кечкенәдән милициядә эшләргә хыяллана. Әтисе Мансур Сәйфелгани улы гомере буе тикшерү бүлегендә җитәкче урынбасары булып хезмәт куя. Әлеге тынгысыз эш, төн урталарында җинаять кылынган урынга чыгып китү һәм башка мең төрле мәшәкать балачактан таныш булса да, ул кечкенәдән погон тагарга хыяллана. Әнисенең тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, әтисенең эштән кайтканын көтүен бүгенгедәй хәтерләсә дә, әлеге һөнәрнең авыр һәм куркыныч булуын күреп үссә дә, милиция хезмәткәре булырга хыяллана ул. “Әтинең формасын киеп, көзге каршына баса идем дә: “Бу кием миңа бик килешә. Минем дә әтием кебек буласым килә”, — дип хыяллана идем”, — ди. Әйе, егетнең хыяллары Аллаһның амин дигән чагына туры килгәндер. Баштарак әти-әнисе каршы булып, бәлки кире уйларсың дип, киңәшләрен дә биреп карыйлар. “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, — дип юкка әйтмиләр. Руслан: “Үземне гел шушы хезмәттә генә күрә идем. Шушы һөнәр иясе булу теләге бик көчле булды. Шуңамы, әти-әнине дә күндерә алдым”, — ди ул.
Үз юлын тапкан
Ринат Нургали улы Әсхәдулин шулай ук Можгадан. Мәктәпне тәмамлагач, Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә электрик белгечлегенә укый. 2001 елда тәмамлап, туган шәһәренә кайтып, “Свет“ заводына электрик булып эшкә урнаша. Тик эше күңеленә ятмый. Әтисе аңа: “Улым, полициягә барып карамыйсыңмы соң? Анда 20 ел эшләсәң, пенсиягә дә чыгасың”, — ди шаяртып. “Әтинең сүзен тыңлап, барып карамакчы булдым. Башта айныткычта эшләдем. Анда эшкә килгәч, укымыйча булмый. Халык телендә “Антоновка” дип аталучы милиция мәктәбенә укырга кердем. Ул ябылу сәбәпле, укуны Түбән Новгородка барып тәмамладым. Ярты ел эшләгәч, җинаятьләрне тикшерүче булып эшли башладым. 2009-2010 елда “кайнар нокта»га — Грозныйга командировкага җибәрделәр. Аннан кайткач, ирешелгән нәтиҗәләрем өчен бүләкләндем. Руслан Мансурович мине командировкадан соң үзе янына чакырды. Шуннан без бергә эшли башладык. Ул — минем өйрәтүчем дә, җитәкчем дә», — ди.