Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Хезмәтенә күрә хөрмәте
25.06.2014

Хезмәтенә күрә хөрмәте

1993 елның 24 июне Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Яшьләр көне буларак расланды. Шул көннән башлап әлеге бәйрәмне һәр ел саен бөтен Россия яшьләре көтеп ала.

Быел Яшьләр көне уңаеннан Ижауда чаралар, көчле яңгыр яву сәбәпле, үткәрелмәгән Шәһәр көнендә планлаштырыл­ган чаралар белән кушылачак, диләр оештыручылар. Шуңа да әлеге бәйрәм уңаеннан күп кенә чаралар инде июнь уртасыннан ук уздырыла башлады. 17 июньдә республика буенча инновацион һәм иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүче яшь­ләргә, иҗтимагый студент төркемнәрендә активлык күр­сәтүче, дәүләт яшьләр сәя­сәтен тормышка ашыруда зур өлеш керткүчеләргә Удмуртиянең Яшьләр эше буенча министрлыкның махсус пре­мияләрен тапшыру тантанасы булды. Бу премия ел саен тапшырылып килә һәм быел аңа 29 кеше лаек булды. Алар арасында безнең милләттәшләребез дә бар.

1993 елның 24 июне Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Яшьләр көне буларак расланды. Шул көннән башлап әлеге бәйрәмне һәр ел саен бөтен Россия яшьләре көтеп ала. Удмуртия Республика Хөкү­мәте рәисе урынбасары вазифа­сын вакытлыча башкаручы Николай Мусалимов үз чыгышында: «Иҗтимагый тормышта сез — иң актив яшьләр. Сез — безнең киләчәгебез һәм ышанычыбыз. Республикабызда яшьләр өчен үзләрен күрсәтү өлкәләре бихисап. Иң мөһиме — теләк. Бу премия сезнең соңгы казанышыгыз булмасын. Зур үрләрне яуларга омтылыгыз, бары тик кыюлар гына үз алларына куелган максатларына ирешә ала», — дип сәламләде. Яшьләр эше буенча министр вазифаларын вакытлыча башкаручы Максим Сорокин: “Сез — Удмуртия яшьләренең элитасы, сөт өсте. Киләсе елда әлеге премиягә өстәмә итеп сезгә Яшьләр эше буенча министрлыкның штаттан тыш хезмәткәрләре дигән таныклык та бирү турында уйларга кирәк. Чөнки сез — безнең ярдәмчеләр, без сезгә таянабыз”, — дип яшьләрне үсендереп тә куйды.Удмуртия предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче актив яшьләре арасында “Ижсталь” заводының инженер-технологы Рөстәм Рәхмәт улы Сәрвәров, югары уку йорты студентлары арасында ИжДТУда белем алучы Динара Ра­сыйм кызы Мирзаәхмәтова, урта белем бирү йортлары арасында Ижау кооператив техникумы студенты Асия Фәрит кызы Миңнебаева әлеге премиягә лаек булдылар. Алар белән якынрак танышыйк әле.

Динара Мирзаәхмәтова: “Мин быел Ижау дәүләт техник университетының магистратурасын тәмамлыйм. Кечкенәдән төрле чараларны яратам, аларда бик теләп катнашам, балачактан бию белән шөгыльләнәм, спорт һәм туризм белән кызыксынам. Инде берничә ел рәттән Идел буе Федераль округында узган туристлар слетында катнашып, Удмуртия данын якладым. Узган ел, мәсәлән, Сочида Россиякүләм турслетта катнаштык. Гомумән, мин — ИжДТУның массакүләм-мәдәни хәрәкәте һәм студентларның координацион советы әгъзасы. Без үзебез дә студентлар өчен күп эшләр башкарабыз. Уку йортының данын республикада һәм башка регионнарда да лаеклы якларга тырышабыз. Бүгенге көндә мин уку йортында тәрбия эшләре идарәсендә дә эшлим. Миңа студентлар белән эшләү бик ошый. Ниндидер идеяләрне тормышка ашыру һәм аның нәтиҗәсен күрү — ул бик күңелле. Минем өчен премиянең күләме мөһим түгел. Чараларда катнашканда беркайчан да: “Миңа моның өчен нәрсә була? Күпме акча бирәләр? Нинди файда?” — дигән сораулар куймыйм. Мин бары тик ошаган, яраткан эш белән шөгыльләнәм”.
Асия Миңнебаеваның уңыш­лары турында аның укытучысы, тәрбия эше буенча директор урынбасары Марина Морсеева сөйләде: “Асияне әлеге премиягә техникум тәкъдим итте. Чөнки ул — уку йорты тормышында бик актив студент. Матур җырлый, һәр чараны диярлек алып бара, төрле һөнәри конкурсларда катнаша. Суздаль шәһәрендә узган “Россиядә — карьера” дип аталган һөнәр һәм эшмәкәр идеяләре буенча милли чемпионатта зур уңышларга иреште. Әлеге чемпионатта Россиянең төрле уку йорт­лары студентлары һөнәри осталыкларын күрсәтәләр. Безнең уку йорты “Социаль тәэмин итүне оеш­тыру хокуклары” белгечлегендә 36 регион арасында дүртенче урынны яулады. Ә Асиянең шәхси “Юридик онлайн-клиника” дип аталган проекты беренче урынга ия булды”.
Киләчәккә планнары турын да сөйләшкәндә Асия: “Быел диплом алганнан соң, югары уку йортында белем алуымны дәвам итәргә телим. Белгечлегем буенча эшкә урнашып, иҗтимагый юнәлештә дә үз алдыма куелган максатларга ирешәсе бар. Бал биюләренә, гитарада, пианинода уйнарга өйрәнәсем килә. Шулай ук корея телен үзләштерергә, татар телен дә ныклап өйрәнергә телим. Мин үзем 10нчы мәктәпнең татар сыйныфында укыдым. Тик кызганычка каршы, ул вакытта туган телемнең мөһимлеген, аның кирәклеген аңлап бетермәгәнмен. Үз телемдә иркен аралаша алмыйм. Шушы хатамны да төзәтергә кирәк әле”, — диде.
Кызларның иҗтимагый тормышта янып яшәүләре үз уңышлары, хыяллары турында сөйләгәндә дә сизелеп тора иде. Аларның күпме яңа идеяләре, тормышка ашырасы төгәл максатлары бар. Премия алучы милләттәшләребезне ихластан котлап, киләчәктә үз дигәннәренә ирешсеннәр дигән теләктә калабыз. Ә калган яшьләребезгә алардан үрнәк алып, дәүләт биргән мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча, җәмгыять өчен файдалы булуларын телибез.

Гүзәл Шакирова.