Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Хезмәтенең татлы җимеше
19.01.2017

Хезмәтенең татлы җимеше

2016 елда Удмуртия Республикасының Мактау тактасына керүче татарлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Милләттәшләребез республикабыз буенча шактый сибелеп яшиләр. Балезино поселогының 2нче мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наилә Муса кызы Касимова әлеге дәрәҗәгә лаек булды. Бу хакта без аның белән очрашып әңгәмә кордык.
— Наилә ханым, үзегез белән таныштырып китсәгез иде.
— 1964 елны Балезино поселогында әтием Муса Галиулла улы һәм әнием Сания Шәмсетдин кызының эшче гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Мин — гаиләдә иң өлкәне. Үземнән кала әле сеңелем дә бар. Әби-бабай өйдә булгач, балалар бакчасына йөрмәдем. Өйдә генә тәрбияләндем. Икетуган сеңелләрем гомер буе укытучы булып эшләделәр. Мин дә балачактан укытучы булырга хыялландым. Мәктәптә укыган чакта тарих укытучым, сыйныф җитәкчем Әлфия Сәләхетдин кызына гашыйк идем. Аның кебек яхшы укытучы булырга хыялландым.
— Ул хыялларыгыз тормышка аштымы?
— Аллага шөкер, дим. 1993 елда Глазов дәүләт педагогика институтының тарих факультетын тәмамладым. Балезино поселогының 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме, хокук фәнен укытам. Югары категорияле укытучы. Уңышларым да шактый. “РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре”, УР атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, Россия Федерациясе иң яхшы укытучылары конкурсында җиңү яулавым белән горурланам. РФ Конституциясенең 20 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Мәскәүдә Кремль Сараенда узган тантаналы кабул итүдә катнашу бәхетенә ирештем. Укучыларым тарих, җәмгыять белеме, хокук буенча олимпиадаларда җиңү яулыйлар. Дарья Алексеева һәм Екатерина Бушкова кебек кызларыбыз хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар. Өлкән сыйныфлар арасында узучы “Мин — тавыш бирүче” рес­публика олимпиадасының призерлары булдылар. Ә 2016 елның апрель аенда 10 нчы сыйныф укучысы Дмитрий Микрюков әлеге конкурста җиңеп, “Мәгариф” милли проекты нигезендә, Россия Федерациясе Президенты Указы белән премиягә тәкъдим ителде.
— Уку-укыту барышында яңа тех­нологияләр куллану — һәр укытучыга куелган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә…
— Әйе, шуңа да заман белән бергә атлар өчен, укучыларны җәлеп итү, кызыксындыру өчен мин дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда яңа технологияләрне, интернет ресурсларны кулланырга тырышам. Аларны урынлы куллану үз нәтиҗәләрен бирә.
24 ел сыйныф җитәкчесе булып эшләү дәверендә, 3 тапкыр чыгарылыш уздырдым. Хәзерге вакытта 7”б” сыйныфын җитәклим. Минем сыйныф инде берничә ел рәттән мәктәптә «Самый классный класс на приз школы №2» ярышында беренчелекне бирмиләр. Тәрбия дәресләрендә укучыларны шәхес итеп тәрбияләргә, Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.
— Укытучы эше авырмы?
— Бик авыр булса да, эшемне бик яратып башкарам. Хәзерге программалар да бик авыр, шунлыктан кайбер укучыларга яңа тема үзләштерү җиңел бирелә, ә кайсыберләренә авырданрак. Андыйлар белән аерым шөгыльләнәм. Дәрестән соң да калып, кичкә кадәр әзерләнәбез. Шулай булса да, укучылар тырышалар, кызыксыналар, укыйлар. Кайберләре өстәмә дәресләр дә алалар. Андыйлар белән эшләргә дә кызыклы. Алар илhамландыра, эшкә этәргеч бирә, эшләү өчен стимул булып торалар. БДИ һәм ТДИ (төп дәүләт имтиханы) га зур әзерлек эшләре алып барам, чөнки укучылар тарих һәм җәмгыять белеме буенча имтиханнарны уңышлы тапшыралар.
— Минемчә, хәзерге яшьләр дип­лом алалар, ләкин укытучы булып эшләмиләр. Сезнең моңа карашыгыз?
— Әйе шул, хәзерге яшьләр мәктәптә эшләр өчен түгел, ә югары белем алу өчен генә укыйлар. Чөнки мәктәптә эшләр өчен таләпләр катгый куела. Мин Балезино районында тарих һәм җәмгыять белеме методберләшмәсе җитәкчесе дә әле. Хәзерге вакытта безнең районда әлеге фән буенча укытучылар таләп ителми.
— Балезино — бик тарихи, борынгы яклар. Тарих укытучысы буларак, сез туган як тарихын өйрәнәсезме?
— Әйе, районыбыз тарихы белән кызыксынам. Минемчә, тарихчы боларны өйрәнергә, белергә, укырга тиеш.
— Наилә ханым, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Алга таба тагы да зур уңышларга ирешергә язсын!

Укытучы — иң авыр, иң җаваплы, иң кирәкле һәм элек-электән зур абруйга ия булган һөнәрләрнең берсе. Замана укытучысы — ул яңалыкка омтылырга, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемларга, үз фәнен тирән белергә тиеш. Хәзерге көндә такта һәм акбур белән генә укучыны җәлеп итәрлек дәрес биреп булмый. Яңа заманча технологияләрне кулланып эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Наилә Касимованың да укучылары БДИ буенча югары баллар җыеп, илебездәге дәрәҗәле югары уку йортларының тарих һәм юридик факультетларында белем алалар. Әйтик, 2014 елны Екатерина Бушкова республика һәм район олимпиадаларында җиңеп, БДИ буенча 96 балл җыеп, хәзерге вакытта Мәскәү юридик академиясенең Киров филиалында белем ала, яхшы укуы өчен губернатор стидендиясенә ия. Гөлназ Касимова, Оксана Алексеева югары уку йортларында белем алалар.
Наилә ханымның хезмәттәше Балезино районы Люк урта мәктәбе укытучысы Елена Санникова аның турында: “Наилә Мусаевна тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары методберләшмәсен 20 ел җитәкли. Мин ул бирә торган дәресләрнең берсен дә калдырмаска тырышам, чөнки ул безгә бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат бирә, безне дә үзе артыннан әйди. Аның белән теләсә нинди педагогик проблема хакында фикер алышырга була. Ә күпме көч һәм вакытын сарыф итә ул укучыларын олимпиадаларга һәм дәүләт имтиханы тапшырырга әзерләү өчен! Аның укучылары Удмуртия һәм Бөтенроссия олимпиадаларында һәрвакыт җиңү яулап, республика данын яклыйлар. Мактау тактасында урынга ул чын-чынлап лаеклы. Бу аның хезмәтенә бәя”, — ди.

Минемчә, укытучы нинди генә булмасын, яшьме ул, картмы; исемлеме, исемсезме; гади укытучымы, категориялеме; дәрәҗәлеме, дәрәҗәсезме — барыбер аларның һәрберсе бала өчен Укытучы. Иң әһәмиятлесе — бала үз укытучысына соклансын. Укытучы өчен иң зур бәхет, еллар үткәч, укучыларының: ”Апа, безне укытып, кеше иткәнегез өчен рәхмәт”, — дигән сүзләрен ишетүдер.

Гөлнара Вәлиева.