Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Хаҗ кылу — зур гыйбадәт
27.08.2015

Хаҗ кылу — зур гыйбадәт

Хаҗ кылу — Исламның биш баганасының берсе. Матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр Зөлхиҗҗә аенда хаҗга барырга тиеш. Аллага шөкер, 1989 елдан башлап илебездә хаҗ кылырга мөмкинлекләр киңрәк ачылды. Бу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, илдәге үзгәрешләр белән бирелгән нигъмәт. Без моның кадерен белергә тиешбез.

Шушы 26 ел эчендә безнең республикада, аеруча Ижау шәһәрендә хаҗ кылучылар саны елдан-ел арта. Бер елны 100 кеше барган чаклар да булды. Бу — безнең респуб­лика өчен зур сан. Чөнки, элек 1-2 кеше генә була иде. Хаҗга баруны оештыру буенча республикада 4 төркем эшли. Без үзебезнең нинди оешмалар белән эшләгәнне әйтәбез. Хаҗга баручы кайсысын тели, шунысын сайлый. Һәр якшәмбе хаҗиларга Җәмигъ мәчетендә дә­ресләр үткәрелә. Мон­да хаҗ кылуның шартлары, тәр­типләре турында аңла-тыла.
Быел долларның кыйм­мәтләнүе аркасында, хаҗга бару авырлашты. Ләкин шулай булса да, “Хаҗ фонд” оешмасы бәяләрне артык күтәрмәде. Бу — хаҗга баручыга, хаҗга барырга ният кылучыга Аллаһы Тәгаләнең бик зур рәхмәте. Шәригатебездә: “Әгәр дә кемнеңдер хаҗга барырга мөмкинлеге бар икән, ул аны кичектермәсен кылсын. Чөнки киләчәктә барырга мөмкинлеге булмас, яки башка берәр мәшәкать килеп чыгар”, — диелә. Чыннан да, узган ел хаҗның иң түбән бәясе 100 мең сум булса, быел ул 200 мең сумга җитте. Шуңа күрә мөмкинлек булган вакытта барырга кирәк. Икенче елга, бәлки хәлләр үзгәрер әле дип ышансак та, кеше хаҗны кичектерергә тиеш түгел. Бу безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан әмер итеп куелган гыйбәдәт.
Хаҗ кылу кемнәргә фарыз? Ир кешегә. Кемдер эше аркасында илдән чыга алмаска мөмкин, яки сәламәтлек буенча аңа ерак юл ярамый. Бу кешегә фарыз түгел. Әгәр дә инде кешенең акчасы, мөмкинлеге дә бар икән, ул хаҗ кылуны кичектерегә тиеш түгел. Хатын-кызларның алып баручысы — ире, балигъ булган улы, әтисе, бабасы, ир туганы булырга тиеш. Мондый алып баручысы булмаса, хатын-кызга хаҗ кылу фарыз түгел. Хатын-кыз олы яшьтә булып, акчасы да булса, аңа башка шундый хатын-кызлар төркеме белән барырга рөхсәт ителә.
Хаҗга барып кайту ул — сәяхәт, диңгезгә барып су кереп кайту, ял итү түгел. Хаҗга бару элек-электән үк авыр булган. Хәзер уңай­лы автобуслар, самолетлар бул­са да, яхшы торак урыннарга урнашсалар да — хаҗ кылу авыр. Анда кеше бик күп була, төрле авырулар да килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә хаҗ ул — сәяхәт итү түгел, ә гыйбадәт. Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.): “Хаҗга баруның савабы — җәннәт”, — диде.
Күп кеше хаҗга бару өчен нык тырыша. Хезмәт хакыннан, пенсиядән акча алып куя. Тик хаҗга бару ул акчаң бармы, юкмы икәннән генә тормый. Иң элек дөрес ният, гыйбадәт кылып кайту нияте булу кирәк. Гыйбадәттә без нәрсә эшлибез? Мәсә­лән, намаз вакытында ке­шегә
төртмибез, кеше өстеннән йөрмибез, гайбәт сөйлә­ми­без, зарар китермибез. Хаҗ вакытында да гөнаһлардан сакланырга тиешбез.
Хаҗга барыр алдыннан тагын шунысын да уйларга кирәк: без рәнҗеткән, үпкәләткән кешеләр юкмы? Андыйлар булса, алардан гафу үтенергә кирәк.
Аннары балаларга, якыннарга: “Әгәр мин вафат булсам, менә шуны-шуны эшләгез”, — дип васыять әйтергә кирәк. Болар барысы да шәригатебез хө­кемнәренә керә. Ягъни кеше, хаҗга мәңгелеккә киткәндәй, саубуллашып китә. Әгәр дә инде кеше хаҗдан исән-имин әйләнеп кайта икән, бу — бик зур шатлык. Хаҗ кылып, өенә, гаиләсе янына әйләнеп кайтканда, гөнаһларыннан чистарынып, үзен яңа туган бала кебек хис итә.
Хаҗилар Мәккәгә килеп эләккәч, матурлыкка сок­лана, кибетләрдән төрле әйберләр җыя. Хәзер инде 90нчы еллардагы кебек анда барып, әйбер җыеп кайту вакыты түгел. Анда барып, гыйбадәт җыеп кайтырга кирәк. Чөнки Әл-Хәрәм мәчете янында укылган намаз, өйдә укыл­ган намазга караганда 100 мең мәртәбә артыграк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең Мәдинә шәһәрендәге мәчетендә намаз укысаң, савабы 1000 мәртәбә артык була. Мөмкин булган кадәр һәр намазда мәчеттә булу кирәк, Аллаһ ризалыгы өчен зәм-зәм суы эчәргә кирәк. Бу — хаҗга барырга әзерләнгән кар­дәшләребезгә васыять.
Бердәнбер һәм бар нәрсәне дә Үзенә буйсындыручы Аллаһы Тә­галәгә гыйбадәт кылырга кирәк­леген аңлау — бик мөһим нәрсә. Мөселманның бөек максаты — Хак Тәгаләне олылау, Аның әмерләрен тормышка ашыру һәм үтәү. Шул рәвешле Аллаһының ризалыгы табыла.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.