Хатлар тыныч күк астында язылсын
Барсы да яхшы, әнкәй
Солдат хатлары… Кайсы чорда язылса да, кайдан гына килсә дә, еракмы ул, якынмы, барыбер кадерле! Ул хатларның һәр сүзе мең кат ятланган. Хәзер кесә телефоннары заманында, бу хатларның кыйммәте тагын да арта. Алар җылы, алар кабатланмас! Хатларны сакларга ярамый, дисәләр дә, мин үзем улымның армия сафларында хезмәт иткәндә язган хатларын саклыйм, вакыт-вакыт аларны алып укыйм. Хатлардан җылылык бөркелә, өйне, туганнарны сагыну… Хатның һәр юлында “әнкәй” сүзе кабатлана, аларны мин ташлый алмыйм, кулым бармый. Оренбургта хезмәт иткән улым Ленарның хатларыннан өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәм: “Сез борчылып ятмагыз, әнкәй, үзем теләп киттем хезмәткә, яхшы гына хезмәт итеп кайтырмын! Шатланып яшәгез, улым армиядә, дип”, “Борчылмагыз! Улым армиядә, дип горурланыгыз!”, “Монда барсы да яхшы, әнкәй, борчылма! Чаңгыда ярыштык, иптәшләрем алдында грамота бирделәр, күңелле булды! Яшьләргә әйтегез: куркып ятмасыннар, армиядән!”. Бу хатларны ничек итеп ертып ташлыйм?! Сүзләр генә түгел бит болар, безне яшәтүче көч, кечкенәләргә тәрбия, шул елларда улымның армия хезмәте тарихы…
Кечкенә генә кәгазь битләренә язылган, сугыш җиле кагылган саргаеп беткән хатлар, кайнар нокталардан юлланган өмет, ышаныч, юату сүзләрен сыйдырган хатлар, бүгенге көн солдатларының кесә телефоны хатлары — аларның һәрберсендә туган җирне, туган авылны, туган телне ярату, җирсәүне сизәбез, якыннарын, туганнарын, авылдашларын сагынуны тоябыз, җан авазын ишетәбез…
Өчпочмаклы хатларда — хәтер
Хатлар, хатлар… Өчпочмаклы төрле төстәге конвертлар. Читенә кыр почтасының тәртип саны куелган. Әллә ничә төрле кулъязма,төрле төстәге карандашлар белән төрле телдә язылган. Тик бу хатларның максаты, теләге бер: ”Җиңү! Өмет, ышаныч!” Алар ашыгып язылган… Атыш тынып торган арада солдат окопта яки блиндажда, кәгазен берәр савыт төбенә яки тез башына куеп, хат яза. Дошманга булган ачы нәфрәте дә, туган җиренә булган мәхәббәте, яралардан сызлануы, иптәшләрен-дусларын югалту ачысы — барысы да шушы хатка сыеп бетә. Бу кечкенә генә кәгазьдә азат ителгән шәһәрләр һәм авыллар турында да сөйләнә. Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпочмаклап төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләр язып, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә.
Мәктәп музеенда китапчык формасында эшләнгән сугыш еллары хатлары җыелмасы саклана. Бу бик кадерле ядкарьне үсеп килүче буыннарга тапшыруда зур эш башкарган музей җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Анда Таһир Ижболдин, Газиз Мусин, Габдулла Хуҗин һәм тагын берничә авылдашыбызның сугыш елларында язылган хатлары тупланган. Батыр сугышчылар өйдәгеләргә җылы сүзләрен, яңалыкларын да язалар. Авылдашыбыз Габдерахман Кәримов хатларының берсендә Дан ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр итә. Мәктәп эзтабарлары, музей хезмәткәрләренең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе булып, 75 елдан соң гына хаттагы сүзләрнең дөреслеге раслана. «Хәерле көн, хәерле сәгатьтә. Әни, мин синең хатыңны алдым. Хатны сез 27 ноябрьдә язгансыз, ә мин аны 11 декабрьдә алдым. Әни, хатларың өчен рәхмәт. Хатларыңны ешрак яз. Ә хәзер үзем турында. Мин Дан ордены белән бүләкләндем. Илебезнең азатлыгы өчен батырларча сугышкан өчен бирделәр. Хәзер без булачак хәлиткеч сугышка әзерләнәбез. Исән булырга язсын. Сез дә исән-имин булыгыз. Киләчәк Яңа ел белән котлыйм. Сезнең улыгыз Габдерахман”.
Кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көткән аларны! Һәр гаиләгә мондый хатлар килү чиксез зур бәхет, зур шатлык булган. Хатны укыгач, саклык белән генә төреп, югалмаслык җиргә куйганнар, аларның кайберләре безнең көннәргә кадәр сакланган. Саргаеп беткән хатлар… Көтү, сагыну сагышыннан саргайган әниләр, тол хатыннар… Бүген исә без, бу бәһасез хатларны укып, авыр сугыш елларын искә төшерәбез. Әти-бабаларыбызның тиңсез батырлыгы, әби-әниләребезнең сабырлыгы алдында баш иябез. Җан җылысы салынган бу хатларның, һичшиксез, илаһи көче булган.
Барысы да артта калды кебек
Сугыш бетеп күп еллар үткәч, уллары кайнар нокталарга эләккән әниләр елый-елый тагын хатлар көттеләр. Хәер, әниләр генәме соң?! Әфганстан, Чечен җирендә хезмәт иткән һәр егет авылның газиз баласы бит! Инде, Аллаһының рәхмәте белән, әфганчыларыбыз барысы да исән-сау әйләнеп кайттылар. Кызганычка каршы, Әфганстаннан килгән хатлар сакланмаган. Бары Илшат Ханнановның кайтыр алдыннан язган соңгы хаты: “Башка хат язмагыз, озакламый кайтырга чыгабыз. Барысы да артта калды кебек, тик күңел ышанмый…“ — дип язган сугыш эченнән исән-имин кайтып, бик яшьли бакыйлыкка күчкән авылдашым. Аларның барсының да Рәхмәт хатлары, хөкүмәт бүләкләре саклана… Болары исә үлем белән күзгә-күз очрашкан бу батыр егетләрнең хәрби еллары, юллары, кылган гамәлләре турында тагын да күбрәк сөйли…
Исәнбай мәдәният йортында хәрби хезмәттәге егетләргә хат язу, алардан җавап хатларын алу, кичә оештырып, ул хатларны уку гадәте бар. Бу матур гадәт бик зур тәрбияви әһәмияткә ия, минемчә. Булачак солдатларга теләкләр, әти-әнигә, укытучыларга рәхмәт сүзләре, сорау буенча җыр башкару… Күңелләрне тетрәндерә торган чара бит ул — “Солдат хатлары” кичәләре…
Ул хатларда егет хыяллары,
Тере сүзе, тере сөйләше,
Әниләрнең көне-төне укып,
Өмет булып тамган күз яше.
Солдат хатын әгәр бергә
җыйсаң,
Туар иде моңа кадәрле
Һич булмаган һәм булмаячак
Җан тетрәткеч йөрәк әсәре…
(Риф Мифтахов)
Чечен җирендә хезмәт иткән Рөстәм Исмәгыйлев, Булат Сундуков, Алмаз Тукмановның мәдәният йорты хезмәткәрләренә язган хатлары бүген дә кадерләп саклана. Кайнар нокталардан бернинди зарлану, сыкрау, үкенүсез язылган, туган җир, туган авыл, туган нигезне, туган телне зурлаган бу хатлар әле киләчәк буыннарга барып җитәр дигән өмет бар күңелдә. Кайда гына хезмәт итсәләр дә, югалып калмаган, сер бирмәгән, әти-әнисен хатларыннан өзмәгән, газиз халкының тынычлыгын саклаган һәм саклаучы барлык авылдаш ир-егетләргә сокланып, рәхмәт әйтеп баш иясе генә кала.
Заманалар үзгәрә… Солдат хатлары да заманча хәзер. Алар телефонда. Монысының да уңай ягы бар – газизеңнең тавышын ишетәсең… Хәер, хатның нинди булуында да түгел хикмәт, балаларның исән-сау, илләребезнең тыныч булуында.
Мин сине шундый сагындым
Солдат хатлары турында язганда, тагын бернәрсәгә кагылмый калып булмый. Ул да булса, сөйгән кызларга, озатып калган газиз ярларга язган хатлар. “Сагынам, яратам, көтәм! Алтыным, җаным, сөеклем! Мин кайтырмын көт!” Менә шулар бит инде иң авыр хезмәтне дә җиңеләйтүче, иңнәргә канатлар куючы татлы сүзләр! Әгәр без, сугыш башланган көннән башлап, күпме никахларның булмый калуын, туй күлмәкләренең киелмәгән килеш сандык төпләрендә саргаюын, күпме балаларның бер тапкыр да “Әти!” – дип әйтә алмаганын, күпме кәләшләрнең цинк табутларга ятып елаганын онытмасак, бүгенге тыныч көннәрнең, имин төннәрнең, әтиле балаларның никадәр зур байлык икәнен аңларбыз.
Сөйгәнен армия сафларына озатып, көтеп алып, матур туйлар ясап, балалар үстерүче парларның олы бәхетенә көнләшерлек. Көтә белү, сабырлык, тугрылык, намус, ышану кебек сыйфатлар өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бүләге бит ул — тигез, бәхетле тормыш! Күршеләрем Илназ — Айгөл Гобәйдуллиннарның мәхәббәте вакыт белән сыналды. “Үзем озаттым, үзем каршы да алачакмын!” — диде Айгөл. Озатканда, күпләр шулай әйтә, тик көтеп алганнар сирәк! Ике арада йөргән хатлар бу мәхәббәтне ныгыткандыр, минемчә. Аларның рөхсәте белән, солдат хатларыннан сөю тулы өзекләрне сезгә дә укытасым килә: «Мин сине шундый сагындым! Тизрәк сине күрәсем, кочасым, иркәлисем килә!..”, “ Мин ышанам, без очрашырбыз. Мин сиңа ышанам, алтыным!”, “Беркайчан да онытма, мин сине бик-бик яратам һәм сине генә яратачакмын да!!! Шуны аңласаң иде! Сау бул! Яратам сине, алтыным!”. Бу хатларны тыныч кына укып та булмый, күңел тула. Бүгенге көндә бик сөйкемле ике кыз үстерүче бу парга сәламәт булып, тигезлектә озын-озын гомер кичерергә язсын. Менә шундыйлар күбрәк булсын иде! Солдат хатларына сөенеч күз яшьләре генә тамсын! Солдатлар хатларны тыныч күк астында тыныч күңел белән язсын!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.