Хатирәләр саклый тәрәзәләр
Урамнан узганда, мин аларның тәрәзәләренә карарга яратам. Ак пәрдәләргә төренгән, яран гөлләре үсеп утырган тәрәзәләр каршында Мәрьям апа басып торадыр, менә хәзер кул болгар күк тоела… Тукта! Алма бакчасына каршы ачык тәрәзәдән гармун тавышы ишетелә. Мин ишек алдына, аннан өйгә керәм. Түр бүлмәдә Әхәт абый гармунда уйный, ә Мәрьям апа кызарып-пешеп коймак пешерә: «Мактап йөрисең, коймак пешерәм. Әхәт абыең мич коймагы ярата…»
Менә шулай гомере буе ирен кайгыртып, аның шатлык-кайгыларын, уңышларын уртаклашып, кирәк вакытта киңәшләрен биреп гомер итте ул. …Язмыш юллары көтмәгәндә кешенең тормышын үзгәртә дә куя икән. Тәтеш районының Бакырчы авылында туып-үскән кызны да язмыш җилләре Әгерҗе районына алып килде. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергәч, язмыш аның уй-хыялларын (туган ягына кайтып, агроном булу теләген) да үзгәртеп куйды. Әгерҗе егете, буй-сыны белән чибәр, сабантуйларда мәйдан тоткан Әхәт Камалиев кызның йөрәгенә мәңгегә кереп утырды. Агроном белгечлеге алган яшьләр Әгерҗе районына кайттылар. Ә инде укырга кергәнче үк эш күрсәтергә өлгергән Әхәтне, утыз меңенче рәис итеп, К.Маркс исемендәге колхозга эшкә билгеләделәр. 1958 елның февраль ае була бу вакыт. Терлекчелек биналары ярымҗимерек, маллар ач, хезмәт дисциплинасы түбән. Яшь белгеч колхозны менә шундый хәлдә кабул итеп ала. Үзләренең яшәү шартлары да мактанырлык түгел: ярымҗимерек иске йорт, салкын, ягар өчен утын юнәтү дә проблемага әйләнә… Икесе өчен дә йокысыз төннәр башлана. Яшь рәис өчен, артта сөйрәлүче колхозны аякка бастыра алырмынмы, колхозчылар ышанычын аклый алырмынмы шикелле сораулар булса, яшь хатынга шәхси тормышларын алып бару, иренә таяныч булу бурычы өстәлә. Әкрен-әкрен зур сынаулар аша колхоз аякка баса. Рәис эшне сәләтле белгечләр белән тулыландыруны, хезмәт дисциплинасын ныгытуны, матди-техник базаны булдыруны максат итеп куя. Девятерняда беренчеләрдән булып кирпеч заводы, югары сортлы он тегермәне, пилорама сафка баса. Сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермаларының биналары ныгытыла яки яңабаштан төзелә. Сөт-май заводы барлыкка килә. Яшелчә бакчасында кәбестә, кыяр, кишер, чөгендер үстерелә. Үз колхозчылары да, тирә-як авыллар да яшелчә белән тулысынча тәэмин ителә башлый. Колхоз районда гына түгел, республикада да терлекчелек, игенчелек буенча алдынгы урыннарны яулый. Ә бит бу уңышларның артында кеше хезмәте тора. 33 ел дәвамында колхоз Әхәт Хаҗетдинович җитәкчелегендә ирешелгән уңышлары өчен, күп еллар буена алдынгы урыннарда булды. Колхоз РСФСР Министрлар Советы, КПСС Үзәк Комитетының Мактау грамоталарын алды. Әхәт Хаҗетдинович үзе дә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ”Батыр хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде, ТАССР Югары Советына депутат итеп сайланды, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Бу уңышларда аның тугрылыклы тормыш иптәше Мәрьям Кәримовнаның да өлеше зур, әлбәттә. Иренең эше барсын өчен, үзенә кыенлык китереп булса да, уңай шартлар тудырырга тырыша ул. Колхозга кунаклар килгәндә, үз өендә кабул итү, кунак итү дә күп вакыт председательнең вазифасына керә. Монда да, иренең йөзенә кызыллык китермәс өчен, ачык йөз күрсәтеп кунак итү Мәрьям өстенә төшә. Шулар өстенә өч баланы үстерергә, белемен күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Балалар үстергәндә, Казан дәүләт университетында читтән торып, югары белем ала. Мәктәптә тәрбияче, балалар бакчасы мөдире… Һәркайсы сабырлык, җаваплылык сорый торган эшләр. Үзененең агроном булуын да онытмый, яшьлек хыялларын тормышка ашыра башлый. Балалар бакчасының тирә-ягын гөлбакчага әйләндерә: бакчага чия, алма агачлары утырталар. Алай гына түгел, авыл халкының да бакчаларында җиләк-җимеш куаклары, агачлары утыртуны оештыра, тагын бер кат табигатьне яратуын күрсәтә. Әллә нинди зур исемнәр алмаса да, гади, кешелекле булуы белән авыл халкының хөрмәтен казана. Ләкин язмыш аларны кайгы белән дә сыный: бердәнбер уллары Шамилне япь-яшь килеш үлем тартып ала. Бу авыр кайгыны әти кеше эш белән баса алса, ана кеше кайгысын күз яшьләре белән юа. Бу хәсрәт аның сәламәтлеген шактый какшата, еш авырый башлый. Бу очракта аңа, әлбәттә, Әхәте таяныч була. Бигрәк тә, ул лаеклы ялга чыккач, җан тынычлыгы белән яши башлый. Ниһаять, бер-берсенең кадерен белеп яшәр вакытлар җитә. Ләкин эшсез торырга өйрәнмәгән Әхәт Хаҗетдинович Нарат бригадасын аерым колхоз итеп, шунда эшли башлый. Кемнәргәдер бу эш ошамый: аяк чалулар башлана. Комиссия артыннан комиссия китертә башлыйлар… Көчле рухлы Камалиевның да сәламәтлеген какшатуга ирешәләр. 70 яше тулып килгәндә, Әхәт Хаҗетдиновичның йөрәге кинәт тибүдән туктый. Бер канаты “сынган” Мәрьям Кәримовна өчен дә тормыш тукталгандай була. Ярый әле, кызлары бар: аның гомерен озайтып тордылар. Мәрьям апа өчен иң авыры кайчандыр Әхәте аякка бастырган колхозның таралуы, юкка чыгуы булды. Гомере буе үзенең туган якларын, туган авылы Бакырчыны сагынып яшәсә дә, икенче туган авылы Девятерняның бетә, хәерчеләнә баруына җаны әрни иде. Камалиевтан соң колхозда әллә ничә җитәкче алмашынды, ләкин берсе дә колхозны саклау өчен көчен түкмәде, киресенчә, үз мәнфәгатьләре өчен генә файдаландылар. Мәрьям апа боларның барысыннан да хәбәрдар булып, бик борчыла иде. Бервакыт аммиак түгеп, ул тутырылган цистернаны алып китүләре, табигатькә зыян килүе билгеле булды. ”Шушы емкостьны кайтарту өчен, бер ай Казан юлын таптады бит Әхәт!” — дип үртәлде ул. Сугару өчен җиргә күмеп калдырылган алюминий торбалар артыннан да аз чапмады бит. Аларын да әллә ничә машинага төяп алып киткәннәр… Әйе, ашаган белми, тураган гына белә шул. Каты куллы председательне өнәп бетермәгәннәр дә аңладылар: Камалиев булса, колхоз да, авыл да бу хәлгә төшмәс иде!
Вакытында Әхәт Хаҗетдиновичның тырышлыгы аркасында алдынгылар рәтенә баскан колхозны бик тиз күреп алдылар, рәиснең дә абруе үсте, аның авторитеты күләгәсе тирәсенә ышыкланып, югарыга үрмәләүчеләр дә шактый булды. Кызганычка каршы, араларында аңа каршы таяк күтәрүчеләр дә табылды, гомере кыскаруга да сәбәп булдылар. Соңгы көненә кадәр бу хәлләргә Мәрьям апаның җаны әрнеде, белемле, алдан күрү сәләтенә ия булган иренең үз тирәсенә елышкан кайбер бәндәләрне таный алмавына гаҗәпләнә иде ул.
Әхәт абыйның да, Мәрьям апаның да бакыйлыкка күчүләренә шактый вакыт узган. Исән булсалар, берсенә 90, икенчесенә 85 яшь булыр иде. Тормыш кануннары кырыс шул, адәм баласына буйсынырга гына кала. Кеше китә, җыры кала, диләр. Камалиевларның да җыры булып, балалары, оныклары, кылган яхшы гамәлләре калды.Бу җирдә аларның үз эзләре бар. Кызларына — Фәридәгә, Фәнүзәгә рәхмәт: туган нигезләрен таратмыйча саклап, йортларын карап торалар. Ак челтәрле тәрәзәләр ерактан балкып торалар. Тәрәзәләр дә хатирәләрне саклый шикелле.
Гәүһәрия Шәймәрданова, Әгерҗе-Девятерня.