Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Хаталарым өчен хәзер түлим
16.10.2019

Хаталарым өчен хәзер түлим

(картлар йортында тәрбияләнүче апаның сөйләгәннәреннән)

Минем тормышны Ходаем дошманыңа да бирмәсен… Җир астында ятуым мең өлеш хәерле булыр иде, ләкин Аллаһым озын гомерле итеп яралткан, күрәсең…
Балачак елларыма артык озак тукталмыйча, тормышымның йөрәгемне әрнеткән мизгелләренә тукталасым гына килә. Бай яшәдек, дип әйтә алмыйм. Әти сугыш кырында һәлак булган. Бүген дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Дүрт бала идек, сеңелем белән мин генә исән калып, үсеп җиттек. Әни безне кеше итү өчен бөтен көчен куйды. Әллә ничә эштә көне-төне хезмәт итте. Төннәрен заказга күлмәкләр тегә иде, шуңадыр да карт­лыгында тома сукыр калды. Соңгы сулышын минем кулларымда алды бәгърем. Ә мин әнием кебек бәхеткә ия түгел…
Ул бакый дөньяга күчкәндә, без инде тормышлы, үзебез дә оныклар сөяр яшьтә идек. Мин баштарак аны барып карый идем, соңгы елларда үзебез янына алып килдем. Сеңелем айга бер килеп китсә, әнидән дә бәхетле кеше булмый иде инде. Ләкин әни күзләрен йомуга, ул газизебезнең бөртекләп җыйган бөтен мөлкәтен үз исеменә күчерде. Мин ачуланышып йөрмәдем. Гомумән, холкым андый түгел.
Ә тормышка мин бик яратып йөргән егетемә кияүгә чыктым. Заманына күрә бик матур итеп туй ясаган идек. Сәлим белән бердәнбер ул тәрбияләп үстердек. Туганда бик көчсез генә иде сабыем. Аны саклап калу өчен җанымны да бирергә әзер идем. Аллага шөкер, улыбыз исән калды. Җил дә тидермичә үстердем мин аны. Кайнанам бик усал кеше иде. Азрак балага игътибар артып китсә, “өйдә бер эш эшләмисең, ялкау”, дип орыша иде. Соңрак Сәлимне дә миңа каршы котыртып бетерде. Гомумән, 180 градуска үзгәрде мин идеаль дип йөргән ир. Түздем инде, әни барган җирегездә аш буласыз да, таш буласыз, дип, аерылышуга гел каршы торды. Аңа да бер күз яшен күрсәтмәдем. “Бик бәхетле яши”, — дип уйлады ул мине. Һаман шул кайнананың караңгы йөзе, иремнең тырт-пырт торуы тәмам үзәккә үтте. Эштә (гомер буе шәфкать туташы булып эшләдем) бер авылдашымның хастаханәгә бик еш керүен сизеп алдым. Аралашып, дуслашып киттек. Нәтиҗәдә бер-беребезне яратуыбызны аңладык. Бик озак яшерен генә очрашып йөрдек. Мин гомеремдә ишетмәгән матур, наз­лы сүзләр ишеттем. Мансур мине, чын мәгънәсендә, кулларында гына йөртте. Ә без капчыкта ятмый инде, бигрәк тә авыл җирендә. Безнең мәхәббәт тарихы да билгеле булды. Бу турыда белгәч, Сәлимнең ачы карашын үлгәндә дә оныт­мам. Ул мине бик каты кыйнады. Анасы дөрләп янган учакка утын өстәп торды. Бер кашык та бирмичә шул ук төндә урамга куып чыгардылар. Улыбыз инде нәрсәнең нәрсә икәнен яхшы аңлый иде. Үкереп елап калды, балакаем.
Мансурның хатыны гарьләнеп, әйберләрен җыеп, анасына кайтып киткән. Бер кеше сүзенә карамыйча, без бергә яши башладык. Законлы рәвештә аерылыштык. Мансурым белән никах укыттык. Аның ике кызы, минем улым безгә каршы чыктылар. Улым хәтта хастаханәгә дә керми башлады. Бер тапкыр урамда күргәч, эндәшмичә узып ук китте. Ләкин шушы адымыма газиз әнием бер каршы сүз әйтмәде, якламады да. Бары тик кысылмады гына… Оныгын бик яратты. Сеңелем исә башта минем белән бер сүздә булып кыланды. Әни үлеп, күпмедер вакыт узгач, Мансурның беренче хатыны белән дуслашты.
Мансур белән бик бәхетле яшәдек. Бер тапкыр кычкырышканыбызны хәтерләмим. Бөтен проблемаларны уртага салып хәл итә идек. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ул кызлары белән уртак тел тапты, әмма мин бердәнбер улыма якын да килә алмадым. Туенда да күрә алмадым. Бик зур шәһәрдә кафеда туй ясадылар. Килен шәһәрдәге бер түрәнең кызы булып чыкты. Мине хәтта кафега да кертмәделәр. Сәлимнең туганнары кунаклар алдында ни генә әйтеп бетермәделәр.
Мансурның туганнары да үз итмәде мине. Имеш, аларның гаиләләрен мин генә бозганмын! Ләкин беренче адымны Мансур ясады, ә мин наз эзләдем. Төрле бәйрәм чараларына да Мансурның үзен генә чакыралар иде. Ләкин ул миңа сүз әйттермәде. Бары тик каты авыру гына харап итте үзен. Бик бирешмәскә тырышса да, чир көчлерәк булып чыкты. Үпкәсендә яман шеш барлыгы бик соң гына ачыкланды. Күз алдымда ут булды да, су булды. Өч ай дигәндә, бакыйлыкка күчте. Бу хәсрәт үземне дә бетерде. Мин япа-ялгыз калдым. Ходайга шөкер, авыр вакытта дусларым ташламады. Ләкин … Алты аен тулганны да көтмичә, Мансурның туганнары мине өйдән куып чыгардылар. Ә минем ярты гомерем шунда узды, курчак өе ясадым бит мин анда. Шушы кулларымның бөтен көчен калдырдым.
Бүген мин картлар йортында… Белмим күпме гомерем калгандыр инде… Монда минем кебекләр күп. Ләкин аларның күбесенең балалары да, туганнары да юк. Ә минем бертуган сеңелем, 9 ай карынымда йөрткән, 3 яшькә кадәр күкрәк сөтеннән аермаган улым бар. Аның алдында гаеп­ле икәнемне дә аңлыйм. Кызганыч, ул мине беркайчан да гафу итә алмас инде. Һәркемгә үстергән балаларының рәхәтен күрергә язсын иде. Ә мин үз хаталарым өчен үзем җавап бирәм. Нишлисең бит, миңа шулай язган, димәк.

Динара Миннекаева, Казан шәһәре.