Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Халык санын алу сентябрьгә күчерелде
11.02.2021

Халык санын алу сентябрьгә күчерелде

Шушы елның апрель аенда чираттагы җанисәп алу башланырга тиеш иде. Пандемия аркасында ул тагын быелның көзенә күчерелде.

Ә вәзгыять гаять катлаулы. Татарлар Рәсәйдәге сан буенча тоткан икенче урынны саклап калырга тиеш. Шулай булачагына мин ышанам. Хәзер моны дәлилләп бирергә тырышачакмын.
Мин, ярты гасырга якын туган телебезнең нечкәлекләрен, асылын яшь буынга укытучы, аның да егерме биш елын күрше Удмуртиядәге югары, махсус урта уку йортларында, мәктәптә укучы балалар белән эшләгән мөгаллимә буларак, бу мөрәҗәгатемне язганда, үзем укыткан яшьләрнең, балаларның күзләрен күрәм, йөрәк тибешләрен ишетәм һәм рухи дөньяларын тоям кебек. Үзем белем биргән укучыларымның күңелләре белән милләтебезнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаганлыкларын сизәм.
Күп гасырлык бай тарихлы татар халкы моңа кадәр югалмады, үз мәдәниятен, әдәбиятын, динен, үзенчәлекләрен саклап кала алды. Шундый яшьләр булганда, алдыбызда торган җанисәптә без нишләп әле кимергә, үзебезнең сан буенча тоткан икенче урынны башкаларга бирергә тиеш? Моңарчы нинди генә катлаулы тарихи вакыйгалар булса да, без бирешмәдек, нык тордык, сакланып калдык бит. Татар булу — туган халкың белән бер телдә сөйләшү ул. Ә телебезгә татарларның мәгънә коды салынган. Татар телендә сөйләшү – үз халкың белән тыгыз бәйләнеш тә әле ул. Ышанып әйтәм: үземнең укучыларым, студентларым туган телебезне саклау өчен барысын да эшләячәкләр. Үзләре корган гаиләләрдә дә, эшләгән мәктәп–бакчаларда да туган телебезне яратучы, белүче балалар үстерәчәкләр. Татарлар – күпмилләтле Россиянең һәм күпмилләтле дөньяның бер өлеше. Ә аңлаган кешегә күп милләтлелек — Россия өчен зур бәхет ул. Күп телләрне белү кешегә шәхес буларак үсәргә ярдәм итсә, туган телебез аша үз халкыбыз – татарлар белән күзгә күренмәс җепләр аша бәйләнәбез бит.
Оптимист булуымның, татар халкының тарихтагы үз урынын саклап калачагына ышанычымның зур булуына тагын бер җитди сәбәп бар. 2010 елдагы җанисәп алуда үзем дә эшләдем. Яшәү урыным буенча участокта Әгерҗедә 500 дән артык кешене теркәдем. Күпчелекнең “мин – татар, туган телем – татар теле” дип яздыруларына сөенеп йөргән идем. Кайберәүләрнең бюллетеньгә үз куллары белән язып куюлары, яисә мин язганны укып караулары да исемдә. Ә быел пандемиягә бәйле рәвештә җанисәп вакытында сезне өегезгә килмичә генә санаулары бар. Чын татар булырга, милләтеңне кем итеп язганнарын участокка барып тикшерергә киңәш итәм. Үзегезнең кулыгызны куйганда, бик игътибарлы булыгыз.
Газиз милләттәшләрем! Безнең татар халкының бик матур, тирән эчтәлекле мәкале бар: “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”. Шуңа күрә бердәм булыйк, бергә булыйк. Нугайларга, мишәр, керәшеннәргә бүленмик. Барыбыз да Татарстанга йөз тотыйк. Татарның сан буенча күплеге – безгә көч–куәт өстәячәк, киләчәккә ышаныч бирәчәк һәм бердәмлегебезне күрсәтәчәк.

Вәсилә Хәкимова, Әгерҗе шәһәре.