Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Халык мәнфәгатьләрен кайгырту – беренче урында
30.04.2021

Халык мәнфәгатьләрен кайгырту – беренче урында

27 апрель көнне Филармония бинасында Җирле үзидарә көненә һәм төбәк муниципаль берәмлекләре Советының 15 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Чараны Александр Бречалов ачып җибәрде.

Республика Башлыгы муниципаль хез­мәткәрләрне бәйрәм белән котлады. “Сезнең хезмәт җиңелләрдән түгел. Үзләрен борчыган проблемалар, сораулар белән халык, иң беренче чиратта, җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә. Кешеләрнең үтенечләрен тыңлау, аларны борчыган мәсьәләләрне чишү зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Бүгенге көндә халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң алгы планга куела. Дәүләт программалары ярдәмендә юллар төзекләндерелә, ял итү урыннары булдырыла — барысы да халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнә. Сез кешеләргә авыр вакытта да ярдәм итәсез. Үзем дә район-авылларга барган саен энергия алып кайтам. “Вортчинское” һәм “Техникумовское” муниципаль берәмлекләре башлыкларының ихлас һәм намуслы булулары өчен (Нина Дресвянникова һәм Валерий Первушин) рәхмәт белдерәм. Эшли башлаган вакытта ук Нина Дресвянникова миңа: “Без сезнең өчен тавыш бирмәячәкбез”, — дип язган иде. Шул вакыттан соң без аның белән күрешеп, проблемаларын ачыкладык. Аларның авылларына юл юк икән. Шул вакытта ук юлны ясый башладык”, — дип сөйләде Республика Башлыгы һәм “Хәзер ничек соң, Нина Юрьевна, юл бармы?” — дип сорады. Тик җавап сөендерерлек түгел иде. Нина Юрьевна: “Әле һаман да ясап бетермәделәр. Үз эшләренә салкын караучы подрядчы оешмалар 4 елга якын юлны сыйфатлы ясап чыга алмыйлар. Һаман да юлны төзекләндерү эшләре бара”, — диде.
“Шулай ук Әсән совхоз-техникумында булганнан соң, мин анда безнең ярдәмнән башка күпме эш эшләнгәненә гаҗәпләндем. 2021 ел Удмуртиядә Авыл елы дип игълан ителде. Планда — 600 социаль объект төзү, 150 чак­рым авыл юлларын ремонтлау, 69 авылны Интернет белән тоташтыру эшләре тора”, — диде Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов. Ул район һәм җирлек башлыкларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Бу көнне «Удмуртия Республикасында иң яхшы муниципаль проектлар — 2021» рес­публика конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Анда 74 муниципалитет катнашкан. Региональ бюджеттан финанслау алган проектларны сайлап алу 4 номинация буенча узган.
«Халык саны мең ярымнан кимрәк булган торак пунктларда муниципаль проектлар» номинациясендә җиңүче дип, Кез районының «Кулигино» муниципаль берәмлеге аталды. Кулига авылында Совет урамы, 45б адресы буенча ял итү зонасы төзекләндереләчәк — биредә эскәмияләр, фонарьлар куелган спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
«Шулай ук Юкамен районының «Биатлон — безнең киләчәгебез» дигән проекты җиңүче дип табылды. Грантның суммасы — 350 мең сум.
«Муниципаль районнарның һәм муниципаль округларның административ үзәк­ләрендә муниципаль проектлар» номи­на­циясендә Ува районыннан «Инвис-парк» проекты 600 мең сум күләмендә грантка ия булды.
«Шәһәр округларында муниципаль проектлар» номинациясендә беренче урынны «Воткинск шәһәре яр буен төзекләндерү» проекты алды. Моның өчен 800 мең сум биреләчәк.
Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Исаев Завьялово һәм Якшур-Бодья районнары башлыкларына спорт мәйданчыклары төзелешенә сертификатлар тапшырды. “Кешеләр барлык проблемалары белән беренче чиратта сезгә килә һәм сезгә шушы проблемаларны хәл итәргә кирәк. Сез шулай ук республика һәм федераль дәрәҗәдә сәясәт формалаштыруда да турыдан-туры катнашасыз”, — диде Андрей Исаев. Бәйрәм чарасы «Шулдыр жыт» ан­самбле чыгышын карау белән төгәлләнде.

Гөлнара Вәлиева.