Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Халык – бәяләр сагында
21.09.2012

Халык – бәяләр сагында

Халык – бәяләр сагында

“Кибет киштәләрендәге товарларның бәяләрен халык үзе контрольдә тота”, — дигән сүзләргә бик ышанмасам да, бәяләр сагында торучыларның үзләре белән очрашу уйланырга мәҗбүр итте. Дөрестән дә, халык белән дәүләт арасында бәяләр сәясәтен күз уңында тотучы “Бердәм Россия” партиясенең “Халык контроле” программасы уңышлы гына эшләп килә икән. Индустриаль һәм Октябрь районнарындагы кибетләргә сәяхәткә бу юлы Удмуртия Республикасы Сәүдә министры Петр Пономарев та кушылды. Шулай ук республика кибетләрендәге бәяләрне Президент Александр Волков та үз контроленә алган. Петр Пономарев сүзләренчә, “Халык контроле” Сәүдә министрлыгына кулланучылар базарындагы бәяләрне игътибар үзәгендә тотарга ярдәм итә. “Министрлыкта эшләүчеләрнең һәр кибеткә кереп, социаль товарларның бәяләрен тикшереп, чагыштырып йөрергә вакытлары юк, ә әлеге программа кысаларында контролер булган актив пенсионерларның бу эшкә вакытлары да, теләкләре дә бар”, — ди министр Петр Пономарев. Бу юлы бәяләргә “күз-колак булырга” Раиса Баранова килгән иде. Ул үз эше турында бик рәхәтләнеп сөйләде: “Без атнага бер тапкыр үзебезгә билгеләнгән кибетләргә кереп, икмәк, сөт продуктлары, йомырка, җиләк-җимеш, яшелчә һәм балалар ризыкларының бәяләрен тикшерәбез, чагыштырабыз, хаклары артса, программаны җитәкләүчеләргә хәбәр итәбез. Кибетләрдә безне сатучылар да, җитәкчеләр дә берсүзсез кабул итәләр, сүзебезне тыңлыйлар. Үзем дә гап-гади сатып алучы булгач, миңа бу эш белән шөгыльләнњ бик ошый”. “Әлеге кешеләр җиткергән мәгълүматны без министрлык һәм Хөкүмәт дәрәҗәсендә тикшереп, тиешле чаралар күрәбез. Товар җитештерүчеләр белән очрашып, бәяләрне бер дәрәҗәдә саклау турында килешәбез. Шушы бер системага салынган эшебез нәтиҗәсендә кулланучылар кәрҗиненә кергән азык-төлек бәяләре буенча (I урында иң кыйммәт бәя) Удмуртия Россиянең 83 регионы арасында 70нче урында тора. Һәм киләчәктә тә социаль продуктларга бәяләрне арттыру хисабына баерга теләүчеләргә юл куймаячакбыз”, — диде үз чыгышында Сәүдә министры Петр Пономарев. Ә барыбызны да борчыган икмәк бәяләре турында ул: “Кайгырыр урын күрмим. Бәяләр артса да, инфляция кысаларында гына булачак. Бу исә 5-6% тирәсе. Җитмәсә, бу узган елга караганда, түбәнрәк. Аз тәэмин ителгән халык категориясе ала торган беренче сорт һәм “Дарницкий” икмәкләренә бәяләрне бүгенге дәрәҗәдә сакларга тырышырбыз” , — дип ышандырды.

“Халык контроле” әгъзалары һәм Сәүдә министрының республиканың ике кибетендә уздырган тикшерүләре вакытында бәяләрдә арттырулар табылмады. Киләчәктә дә әлеге матур гамәлләр дәвам итсен иде.

 

Гүзәл Шакирова