Халыкның көче һәм бөеклеге — күренекле шәхесләрдә!
1 апрельдә Питрәч районында XVII гасырның бөек татар шагыйре һәм дин эшлеклесе Мәүлә Колыйның иҗади мирасын өйрәнүгә һәм исемен мәңгеләштерүгә багышланган чаралар узды. Россиякүләм конференция эшендә күпләгән тарихчылар, әдәбият галимнәре, дин эшлеклеләре, археологлар, этнографлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашты. Быелгы фәнни җыен Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде. Конференциядә Россиянең 12 төбәгеннән, шулай ук Татарстанның 24 районыннан тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, әдәбият белгечләре катнашты. Удмуртиядән әлеге җыенда укытучы Вәсилә Хәкимова, “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе Рәзилә Хәмидуллина катнашты.
«Туган телне саклагыз һәм кадерләгез»
“II Питрәч фәнни-төбәкне өйрәнү укулары” уңаеннан иң мөһим чараларның берсе – Татарстан Републикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Питрәч районы хакимияте башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, хакимият вәкилләре, Татарстанның төньяк-көнбатыш казыяте мөхтәсибләре, дин әһелләре катнашында Мәүлә Колыйның туган җире — Чыты авылында башланып китте. Элек монда үтеп йөри алмаслык чытырманлык булган, диләр. Күрәсең, авылга Чыты (кыскартылган) исеме шуннан чыгып бирелгәндер. Тарихи мәгълүматлар буенча Чыты территориясен үзләштерү XVI гасырга туры килә. Һәрхәлдә, XV — XVI гасырга караган кабер ташлары һәм Хан кызы каберенә караган ташлар шуның турында сөйли. XIX гасырда ук авылда өч мәчет эшләве мәгълүм, монда гыйбадәт кылып кына калмаганнар, дини-дөньяви дәресләр дә алып барганнар. Өстәвенә, мәчет гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә зур мәдәни һәм мәгърифәтчелек ролен дә үти, кешеләрне дин ныклыгы белән берләштерә. Халык арасында мондый факт та билгеле: авыл шартлы рәвештә ике өлешкә бүленгән булган. Берсендә ясаклар, икенчесендә казаклар яшәгән. Өстәвенә, бу аларга дус-тату яшәргә комачауламаган. Халык Мишә елгасы янындарак төпләнгән, ул авылдан бераз төньяктарак урнашкан. Якын-тирәдә яшәүче күпчелек кешеләр игенчелек, терлекчелек, кайберләре тегүчелек эше белән шөгыльләнгәннәр. Шунысы игътибарга лаек: күп кенә кешеләр гармунда һәм скрипкада уйнаган.
Биредә авылга керү юлында XVII гасыр татар суфый шагыйре хөрмәтенә истәлек билгесе (стела) куелачак урынга киләчәк буыннарга мөрәҗәгать иткән вакыт капсуласын салу тантанасы узды. Капсулага: «Туган телне саклагыз һәм кадерләгез», – дип, киләчәк буыннарга рус, татар, инглиз, гарәп телләрендә мөрәҗәгать язылды. Әлеге язуны 2072 елның 1 апрелендә ачып укыячаклар. Тиздән, быелның җәендә биредә 6 метрлы стела урнаштыру, әйләнә-тирәне ямьләндерү, агачлар утырту көтелә. Икенче тукталыш Чыты авылы мәчетендә булды. Гыйбадәт йортына рәсми рәвештә Мәүлә Колый исеме бирелде. Танылган шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан башкарылды. Якын киләчәктә Питрәч районы Мишә елгасы яр буен төзекләндерү һәм яр буе паркына Мәүлә Колый исемен бирү ниятләнә. Тантанада катнашучылар алга таба Яңа Шигали авылында сафка басып килүче Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчетнең рәсми ачылышка әзерлек барышы, биредә Рамазан аенда көтелгән чаралар планы белән танышты.
Җомга намазыннан соң кунаклар Яңа Шигали авылы (Царево) “Прогресс” күппрофильле лицеенда конференциянең пленар утырышында катнашты. Биредә XVII гасыр суфи шагыйрь Мәүлә Колыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференциянең секция утырышлары үткәрелде. Татарстанда һәм чиктәш территорияләрдә Мишә елгасы бассейнының һәм Казан арты төбәкләренең тарихи-мәдәни үткәнен өйрәнү белән бәйле проблемалар каралды. Галимнәр Мәүлә Колыйның татар халкы тарихында әһәмияте гаять зур булуын билгеләп, аның мирасын өйрәнүгә караган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шагыйрьнең Татарстан, Идел-Урал төбәкләре, мөселман Көнчыгышы һәм Евразия илләренең рухи тормышына зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр. Әгерҗе районы Иж-Бубый авылыннан булган актив хәбәрчебез, шагыйрә Рәзилә Хәмидуллина үзенең чыгышында: “Мәүлә Колый иҗади мирасының зур өлеше Әгерҗе районында табылу әлеге конференциядә катнашуымның төп сәбәбе булды. Әдипнең ике поэмасы теркәлгән кулъязма — җыентык 1990 елда Әгерҗе районы Яңа Аккуҗа авылында Фазлетдин ага Габдрахманов дигән кешедән табып алына. Ә 1978 елда археограф-галим Марсель Әхмәтҗанов Мөхәмәдьярның “Нуры Содур” поэмасының да күчермәсен тапкан була. Конференция бик тә уңышлы үтте, яңа кешеләр белән таныштым, тәҗрибә уртаклаштык”, — диде тәэсирләре белән уртаклашып. Тиздән конференция нәтиҗәләре буенча фәнни җыентык бастыру көтелә.
Сагынам сине, Питрәч
Питрәч районы – Казан яны төбәкләренең берсе. Әйтергә кирәк, шәһәрләшкән район. Татарстанның төньяк-көнбатышында урнашкан. Ул Лаеш, Биектау, Арча, Теләче, Балык Бистәсе районнары белән чикләшә. Питрәч районы 1930 елның 10 августында оеша. Аның үзәге — Казаннан 45 чакрым ераклыкта Мишә елгасының гүзәл уң ярында җәелеп яткан Питрәч авылы. Аның 450 елдан артык тарихы бар. Иван Грозный идарә иткән елларда Свияжск таулыгында Идел ярында Троицкий-Сергиев монастыре төзелә. Бу монастырь төзүчеләренә патша Казаннан көнчыгышта җир бирә һәм беренче җирлек Троицк дип атала. Авылда матур агач Никола чиркәве төзелә. Элеккеге авыл Никольский дип атала башлый. Монастырь карамагында булган җирләрдә башта монастырь өчен кирәкле белгечлекләр: агач кисүчеләр, киез итекчеләр, чүлмәкчеләр, балта осталары, тегүчеләр булган кешеләргә генә яшәргә рөхсәт ителә. Шуңа күрә Питрәч авылының исеме «пестрый народ» дип атала. Бу авыл атамасының гамәлдәге версияләреннән берсе. Исемнең икенче версиясе – өлкәннәр сөйләве буенча, борынгы урманнарда май, июнь айларында гөмбә күп булган. Бу гөмбәне «пестрец» дип атыйлар. Казанлылар: «Пестрец алып килделәр», – дип хәбәр иткәннәр һәм базарга тәмле пестрец гөмбәсен сатып алырга ашыкканнар. Бу, күрәсең, авылның Питрәчкә үзгәрүенә нигез булгандыр. Питрәчтә төрле милләт халыклары яши, барлыгы 37087 кеше. Күпчелеген татарлар һәм руслар тәшкил итә. Татарлар – 54%, руслар – 44%, ә башка милләт вәкилләре – 2%. Район үзәгендә 9 меңнән артык кеше исәпләнә. Казан артында төпләнеп яшәүче Мишә буе керәшеннәре төркеменең зур бер өлешен тәшкил итәләр. Этнографлар Мишә буе керәшеннәрен иң борынгы дип саный. Питрәч керәшеннәренең мәдәнияте башка төркемнәр мәдәнияте белән аваздаш булса да, сөйләм телендә, өс киемнәрендә һәм җырларында үзләренә генә хас булган үзенчәлекләре очрый. Питрәч районында 10 керәшен авылы бар икән.
“Әлбәдән” уеннары
Әлбәдән авылына сәяхәтебез аеруча ошады. Авылга килеп кергәндә үк кырдагы корылмалары үзенә тартып тора. Авылда алтмышка якын кеше яши. Әлеге авыл – Брест крепостен ахыргача саклаган, сугышта батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы герое Петр Гавриловның туган авылы. Авылда данлыклы батырның тормышын, керәшен көнкүрешен чагылдырган музей эшли. Ел саен 21-23 июнь көннәрендә биредә Петр Гавриловка багышланган “Әлбәдән” уеннары уза. Фестивальдә төрле мәйданчыклар эшли. Кунаклар, тамашачылар сугыш чоры атмосферасына: окоплар һәм блиндажлар, хәрби техника һәм гаскәрләр, концерт программасы, кыр кухнясына эләгәләр. “Бу, чыннан да, үз масштабы буенча уникаль вакыйга. Петр Гавриловның шәхси әйберләре экспозициясе герой музеенда күрсәтелә. Шулай ук фестиваль территориясендә фотозоналар урнаштырыла, анда һәр кунак үзен Кызыл Армия сугышчысы яки кыр медсанбаты табибы итеп күрә ала. Ике көрәшне торгызабыз. Беренче көрәш 1941 елның 22 июнендә гитлерчылар һөҗүм иткән чактагы кебек иртәнге сәгать 4 тә була. Икенче көрәш көндез уза, майор Гаврилов җитәкчелегендәге ныгытма саклаучыларның һөҗүмнәре кабатланыла. Сугыш сценарие геройның шәхси кичерешләре һәм гарнизон халкының язмышы: мәхәббәт, курку, нәфрәт һәм ышану турында. Барлык бәрелешләр Татарстан һәм якын төбәкләрнең реконструкторлары, хәрби техника, пиротехника, авиация бомбардировкалары эффекты катнашында уза. Фестиваль кунаклары да катнашучылар һәм артистлар белән бу сценарийда катнаша ала. Мондый проектның аналоглары юк. Чараның кульминациясе булып Брест крепосте өчен көрәш тора”, – дип сөйләделәр безгә оештыручылар.
Питрәч районына сәяхәтебез эчтәлекле һәм уңышлы узды. Бу конференциянең биредә уздырылуы сәбәбе – бөек шәхес Мәүлә Колыйны татар халкына таныту, шәһәрләшкән районда миллилегебезне уяту. Күптән түгел төзелгән Яңа Шигали поселогына килеп кергәч, Европа илләренә килеп кергәндәй буласың. Чисталык, матурлык күзгә ташлана. 1000 нән артык бала белем алучы “Прогресс” күппрофильле лицее сокланырлык. Биредә яшәүчеләр Казан шәһәре якын булганлыктан, анда хезмәт куя. Киләчәктә әлеге поселокта эш урыннары булдыру турында да фикер алыштылар. Бирсен Ходай!
Рәфилә Рәсүлева.